|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.09.2011 Җәмгыять
Казан халкын яратасызмы?Россиядә яшәүче һәр ун кешенең берсе Мәскәү халкын яратмый. “Ромир” тикшерү холдингы үткәргән сораштыру нәтиҗәләре әнә шуны күрсәткән. “Мәскәүдә яшәүчеләргә мөнәсәбәтегез нинди?” – дигән сорауга респондентларның 80 проценты: “Битараф”, – дип җавап кайтарган. Ил халкының 9 проценты исә мәскәүлеләрне ярата. Ә калганнар исә, ил башкаласында яшәүчеләрне сөймим, дип белдергән. Мәскәү халкын яратмаучыларның күбесе Себердә, Көньяк, Төньяк-Көнбатыш һәм Урал федераль округларында яши. Ә Татарстан халкы республика башкаласында яшәүчеләрне ярата микән? Шамил ФӘРХЕТДИНОВ, Татарстанның атказанган артисты (Аксубай районы, Яңа Ибрай авылында туган):
– Казанга килгәч, шәһәргә ияләшкәнче, шәхси йортта яшәдем. Беренче вакытта шәһәр тормышы куркыта бит ул. Аллага шөкер, Казанга бик тиз ияләштем. Гомумән, миңа Казан, Мәскәү йә булмаса Санкт-Петербург халкы ошамый, дип әйтә алмыйм. Минемчә, бөтен кеше бертигез. Без, артистларга, бик күп шәһәрләрдә булырга туры килә. Кая гына барсак та, горурланып, без Казаннан, Татарстаннан, дибез. Казан – Россиянең өченче башкаласы да бит әле. Аны ничек яратмаска мөмкин?!
Лилия НӘҖИПОВА, Яшел Үзән башкарма хакимиятенең бүлек белгече:
– Казанга терәлеп үк яшәгәч, яратмый мөмкин түгел. Казаннан кала, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт кебек зур шәһәрләребез дә бар бит әле. Минемчә, әнә шул зур шәһәрләрдә яшәүчеләр бер-берсен өнәп бетерми. Моның сәбәбе бер-берсеннән көнләшүдәдер. Ә безнең алар каршына чыгып мактанырлыгыбыз юк. Шуңа күрә дә тыныч яшибез.
Дамир СӘМЕРХАНОВ, Минзәлә театры баш режиссеры:
– Без бер республикада яшибез бит. Кемнедер ярату-яратмау турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Алар башкалада яши, без төбәктә көн күрергә мәҗбүр, дигән фикер искерде инде ул хәзер. Ник дигәндә, бүген интернет заманында яшибез. “Дөнья пәрәвезе” аша теләсә нинди эшне тиз арада башкарып чыгарга була. Мөмкинлекләребез бертигез. Казанга атнасына ике тапкыр барып кайтабыз, шуңа күрә ул хакта уйлаган да юк.
Салават МИҢНЕХАНОВ, җырчы (Азнакай шәһәрендә туган):
– Башка шәһәрләрдән аермалы буларак, Казанга мөнәсәбәтем үзенчәлекле дип әйтә алмыйм. Башкала халкына да тискәре карашта түгел. Минемчә, казанлылар республиканың башка төбәкләрендә яшәүчеләрдән бер ягы белән дә аерылмый. Шәһәрдәге “бөке”ләр һәм бер подъездда яшәүчеләрнең бер-берсен белмәве, ул гына да түгел, белергә дә теләмәве генә күңелгә ятмый, әлбәттә. Казан белән чагыштырганда, Азнакайны күбрәк яратам.
Рәшит ХАҖИЕВ, пенсионер (Әгерҗе районы):
– Шәһәрдә яшәүчеләрне гомумән аңламыйм. Бер көн түгел, бер сәгатьтә дә тыным кысыла башлый минем анда. Үзебезнең агач йортыбызга ни җитә! Кемдер Казанда яшәүне артыграк күрә икән, яшәсен. Казанлыларга бер ачуым да юк. Кызганам мин шәһәр халкын...
|
Иң күп укылган
|