|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
29.06.2025 Криминал
Башкортстанда яшәүче хатын ирен, дус хатынын һәм үз улын үтергән58 яшьлек ханым 2 кешене үтергән өчен суд каршына басачак. Тикшерү версиясе буенча, бу хатын-кыз 2005 елның июлендә Благовещенск районының Танайка авылында үзенең дусты белән хәмер эчеп утырган. Хатын-кызлар арасында көнчелек сәбәпле низаг килеп чыккан, гаепләнүче хатын торак хуҗабикәсенә кимендә 5 тапкыр балта белән суккан. Шуннан соң дивандагы одеялга ут төрткән һәм качкан. Төтенне күреп алган күршеләр янгынны сүндергән һәм хатын-кыз мәетен тапканннар. Узган елның ноябрендә әлеге ханым шушы ук районының Сизәш авылында үз йортында булганда, көнкүреш мәсьәләләре аркасында чыккан талаш вакытында үз улына тупас каты предмет белән 3 тапкыр суккан. Шуннан соң аңа бензин сипкән һәм ут төрткән.
«Хокук саклау органнарына Сизәш авылында шәхси йортта янгын чыгу турында хәбәр килде. Янгын урынында әнисе белән бергә яшәгән 40 яшьлек ир-ат мәете табылды. Хатын талашкан вакытта улын этеп җибәрүен, улы башы белән тумбочкага килеп бәрелүен, ә үзе, куркып, йортка ут төртүен әйтте. Әмма суд-медицина экспертизасы җәрәхәтнең тупас предмет белән берничә мәртәбә бәрүе нәтиҗәсендә барлыкка килүен ачыклады», – диләр Русия Тикшерү комитетының БР буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә.
Моннан тыш, 1995 елда әлеге хатын үз ирен үтергән өчен 3 елга ирегеннән мәхрүм ителгән булган. Ул аңа балта белән суккан һәм мәетен яндырырга маташкан булган.
Җинаять эше карау өчен Башкортстан Республикасы Югары судына җибәреләчәк.
Язма "Башинформ" буенча әзерләнде.
--- |
Иң күп укылган
|