поиск новостей
-----
Бүген кемнәр туган
  • 11 Август
  • Илсур Сафин - җырчы
  • Зөлфәт Хәким - язучы, автор-башкаручы
  • Равил Харисов (1948-2020) - җырчы
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле юкә+чәчәк балы,кәрәзле бал сатам. 1л-750 сум, 3л -2000 сум. 3 банка алсагыз, 1800 сум, кәрәзле бал- 900сум/килосы-. Казанга китереп бирү каралган. 89625497103 языгыз, шалтыратыгыз)
  • Башкорт балы 1 литры 1300 сум белән, киптерелгән юкә чәчәге чәе сатам. 89375251717
  • Актаныш ойрт 3.млн руб. Дача 2оот.руб.89625751843
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
Архив
 
28.06.2025 Җәмгыять

Хыянәт (булган хәл)

– Бүген бигрәк иртәләгәнсез! – Көтү каршыларга дип, каршы як күршеләренең капка төбенә җыйналган халыкны Булат шулай сәламләде. Авылның бу очында аларда гына эскәмия бар, иртә-кич шунда җыйналып, бераз дөнья, авыл хәлләрен гәпләшеп алалар. Кайчакта бәхәсләшеп, эләгешеп тә китәләр. Бигрәк тә Илһам яшьтие килсә…

Үзен генә хаклы дип санаучы кордашының теле озынрак шул. Бөтен кешене тигезләргә дә җитешә ул.  «Кызларны аны кем дә үстерә, менә малай үстергән булсаң, болын кадәр өйдә икәү генә утырып калмас идегез!» – Кызлары кияүгә киткәннән бирле Булатны әнә шулай дип үстерли ул. Түзә Булат, каты бәрелми. «Еще не вечер», – дип кенә куя. «Әле улларыңның икесе башлы-күзле булмаган, монда калалармы, китәләрме – билгесез…» – Монысын күңеленнән генә әйтә.

 
Булат чыгып, озак та үтмәде, җиңел машина килеп туктады. Аннан 30–35 яшьләрдәге егет чыгып, русчалап исәнләште дә Булатларның өен сорады.
 
– Здесь я, здесь… – Булат таныш түгел егетнең каршысына ашыкты һәм: «Кайттыңмы, улым!» – дип, кочагына алды. Таныш түгел егет тә үз телендә әкрен генә нидер әйтте, анысын җыйналган халык аңламый калды. Булатның «улым» дигән сүзе аларның һушын алган иде…
 
– Улым, диме?! Сүз саен «еще не вечер» ди иде… Менә «вечер»ы шушы булган икән… Менә сезнең мактаулы, бик тыйнак, идеаль ир дигән Булатыгыз… – Илһамның бу сүзләренә җавап бирүче булмады.
 
Көтү кайтып, малларын урнаштыруга Булатларга ашыгып күршеләре Наҗия килеп керде.
 
Бакчага чүпкә чыгармын дигән идем, тәпкемне генә үткенләп бир әле, Булат… – Үзе ялт та йолт карана… – Гөлия ни хәлләрдә соң, күренми?
 
Аңлады Булат. Наҗиянең тәпке үткенләтү дигәне бер хәйлә генә… Читтәге улы эзләп кайткач, өйдә кара тавышлар чыгарга тиеш бит инде. Нишлиләр икән, хатыны Гөлия аяктан егылмадымы икән дип, тикшерергә керүе.
 
– Әйбәт кенә, Наҗия! – Берни булмагандай, абзардан бер чиләк яңа сауган сөт күтәреп чыккан Гөлияне күреп, Наҗия аклы-күкле булды, тәпке кайратырга кергәнен дә онытып, чыгып китте.
 
– Көтеп тор, хәзер берәм-берәм барысы да хәл белергә керәчәк, – диде Булат. – Нинди сәбәпләр табып бетерерләр икән…
 
Шулай булды да. Сәбәпләрен дә таптылар, керделәр дә… Тик берсе дә бу йортта гайре табигый хәл күрмәде. Улының Сергей исемле булуын гына белделәр. Иртән инде бөтен авыл Булатның читтә улы булуын, кунакка кайтуын, өйләрендә кара тавыш чыгып, Гөлиянең аяктан егылуын… тагын әллә ниләрне мәш килеп сөйли иде.
 
Кичкә таба күрше авылдан бертуганы Марзия апасы белән Гадил җизнәсе бик борчылу йөз белән килеп кергәч тә эшнең нидә икәнен аңлады Булат: «Сезгә дә барып җиттемени?!»
 
– Нәрсә әйтерләр икән дип, уйнап кына «улым» дип каршыладым бит мин аны… Сережаның армиядәге дустым Игорьның улы икәнен беләсез бит… Сез дә шул әкияткә ышандыгызмыни? Кайтасын да әйткән идем. Әтисе үлгәч, озатырга баргач, аралар суынмасын, кайтып йөр, дип чакырган идем…
 
– Гөлия, син ничекләр риза булдың бу әкияткә?
 
– Әкият дип… бер сүздән шуның кадәр күпертерләр дип уйламадык та…
 
– Менә хәзер ничекләр җыеп алырсыз да ничекләр акланырсыз икән…
 
– Акланырга уйламыйм да. Хыянәтче дип тик санап йөрсеннәр. Ходай каршында да, Гөлиям каршында да, сезнең алда да йөзем ак… Миңа шул җитә. Аның каравы хәзер уллы да булдым…

Фото: ясалма фәһем

 

Гөльяр
Ватаным Татарстан
№ --- | 28.06.2025
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы