|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
28.06.2025 Мәдәният
Кариев театрында Энҗе Камалиеваның юбилее булды (ВИДЕО)Кичә Татарстанның атказанган артисты, Габдулла Кариев театры актрисасы Энҗе Камалиеваның 50 яшьлек юбилее булып узды. Шул уңайдан театр фойесында юбилярның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган күргәзмә әзерләнде. Сәхнәдә исә юбиляр төп рольне башкара торган “Ак чәчәкләр кебек...” спектакле күрсәтелде. Спектакльдән соң күп котлаулар яңгырады. Татарстанның Дәүләт Советы депутаты, Камал театры һәм “Әкият” курчак театрларының сәнгать җитәкчесе Зәйниев Илгиз Газинур улы, Кариев театры директоры Гайниев Илнур Зөфәр улы, театрның баш режиссеры Әюпов Ренат Мирзахәсән улы, “Ак чәчәкләр кебек...”нең авторы, Татарстанның атказанган табибы Мухина Равия Гаяз кызы, Саба район үзәк хастаханәсенең баш табибы урынбасары Гайнуллина Ильмира Госман кызы юбилярга котлау сүзләре җиткерделәр. Шулай ук Энҗе Камалиева күпьеллык тугры хезмәте һәм мәдәният үсешенә керткән зур өлеше өчен “Мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Энҗе Камалиева 1975 елның 27 июнендә Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районы Тәберде авылында туа. 1995 елда Казан театр училищесын, 2015 елда Казан (Идел буе) Федераль университетын тәмамлый. Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында 1995 елның августыннан эшли.
--- |
Иң күп укылган
|