поиск новостей
Көн мәзәге
  • Безнең җыелма команда, ниһаять, дөнья чемпионатына эләгәчәк! Бишәр “Сникерс” кәгазе җыеп тапшырган кешеләргә шундый мөмкинлек бирелде. 

Бүген кемнәр туган
  • 11 Октябрь
  • • Габделфәт Сафин - җырчы
  • • Венера Шакирова - актриса
  • • Рузилә Хәертдинова - җырчы
  • • Фирдәвес Әһлия - язучы
  • • Дамир Фәттахов - дәүләт эшлеклесе
  • • Рөстәм Гафаров - дәүләт эшлеклесе
  • Казан шэхэре , Авиатозелеш районында , Тэцевский урамындагы яна комплекста, бер булмэле фатирга тэртипле гаилэ эзлибез. Шалтыратыгыз 89297292910 Римма
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
Архив
 
27.06.2025 Хәвеф-хәтәр

«Янгын чыкканда, кызыбыз йоклаган булган. Ярый әле тәрәзә аша чыга алган...»

Иртән иртүк авыр хәбәр килеп иреште. Казан шәһәрендәге Залесный бистәсендәге Актаныш урамында янгын чыккан. 26 июнь көнне ике хуҗалыкта янгын чыгып таш диварлар гына торып калган.

Үз тырышлыклары белән тергезгән, еллар буе шул нигезләрендә корган, бар тырышлыкларын куйшан Нурия һәм Илшат Галиевларның йорты, каралты-курасы янып беткән. Күршеләре да зыян күрган, ике катлы йортлары көлгә әйләнгән. Бистә халкының бердәмлеге аркасында гына ут башка йортларга күчми кала. 

– Өебезнең нинди халәттә икәнен менә шушы фотолардан күрәсез инде, – дип сүз башлады Нурия апа. – Өй тулысы белән янып бетте. Эчке өлешләре генә калды. Чөнки ялкын эчкә төшмәде. Йортыбыз иминиятләштерелмәгән иде. Кызганыч, бүлмәләрдәге бөтен җиһазлар яраксызга әйләнде. Берсе дә калмады. Бистә халкы тырышлыгы белән генә башка күршеләребезнең йортларын саклап кала алдык. Үзегез беләсез, хәзер йортларны да тыгыз салалар бит. Ялкын телләренең башкаларга да күчү ихтималы зур булды. 
 
Нурия апа озак еллар Юдинода урнашкан 156нчы номерлы мәктәптә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли. Ә ире Илшат элек йортларны төзекләндерү буенча оста булган. Хәзер исә шәхси бер фирмада зур йөк машинасын йөртә. Кызлары Таңсылу да әнисе кебек үк укытучы һөнәрен сайлаган. Кечеләре Ләйлә ялга лагерьга киткән. 
 
Янгын иртән чыккан, бу вакытта Нурия апа эш урынына БДИ комиссиясе составында эшләр өчен киткән була. Ә иптәше Илшат абый өй тирәсендә үлән чабып йөргән. 
 
–  Ирем газонокосилка ник эшләми башлады икән дип караштыра башласа, йортның икенче катына ут капкан булган. Безнең электр үткәргече бакырдан иде, аллюминийдан ясалганы нык куркыныч, диләр бит инде. Күршеләребез: "Болар идән ясыйлар бугай", дип уйлаганнар. Бер-беребезгә карап шулай алданганбыз. Ирем икенче катка күтәрелсә, икенче каттагы түбә янып ята икән. Безнең йортыбыз икегә бүленгән, бер ягында без, икенче ягында күршеләребез яши. Элекке КМПО заводының өйләре. Кызыбыз Таңсылу йоклаган булган. Илшат ишектән керә алмагач, кызым тәрәзә аша чыга алган. Документларны да алганнар. Күрешебез янгын сагы хезмәтенә 10.10 шалтыраткан. Залеснаядагы гына парк булган, машиналарында су булмаган. 10.50 дә генә ут сүндерүчеләр килеп җиткән. Җил белән ялкын ялмап алды ике йортны да. Менә хәзер хезмәттәшләрем килергә тиеш, исән калган әйберләрне барлыйбыз, кайсын ыргыртырга, кайсын юарга. Икенче кат ясалмаган иде, ә күршеләребез миллион акчалар түгеп икенче катны ремонтлаган, яңартты. Барысын да ут йотты. Дознавательләр килде, карады, аллюминий калган. Шуннан җылынган, диләр. 
 
– Тумышыбыз белән Балтач районы Куныр авылыннан, –-дип сөйләде безгә Нурия апаның апасы Халидә. – Киявебез Илшатның төп нигезе ул, кияүгә чыккач та, сеңлем бирегә килен буларак аяк басты. Никахлары да, туйлары да биредә үткәрелде. Шунда кызлары туды. 
 
Тамчы­дан күл җыела, диләр. Шуңа да әлеге гаилә тизрәк йортларын торгызу теләге белән яна. “Шәһри Казан”ны укучылар ара­сында ярдәм итәргә теләүчеләргә телефон номеры: Галиева Нурия Минлехановна Сбербанк, Тинкофф 89274066664. Галиев Ильшат Винирович, Сбербанк 89274092709 исеменә беркетелгән.
 

Лилия ГАЙНУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 27.06.2025
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы