|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.09.2011 Җәмгыять
Тормыш сәхнәсеКазан метросының Кремль тукталышында, метроның Муса Җәлил һәйкәленә таба юнәлгән “авызы” төбендә үк, матур, милли киемнәрдән балкып-янып татар әбие басып тора. Башында вак сәйләннәрдән чәчәкләп чигелгән яшел калфак, аның өстеннән таратып ап-ак яулык бәйләгән, өстендә шулай ук милли бизәкләр чигелгән күк күлмәк, аның өстеннән шәмәхә камзул кигән, таякка таянган, кулына пакет тоткан. Метродан чыгучы-керүчеләрнең кайберләре әбигә сәдака биреп узалар. Кырыкмаса-кырык кеше уза торган юл өстендә мондый матур әби нишләп тора?
– Апам авырып ята минем, бөерләре авырта, 86 яшь инде аңа, – диде әби, бик ачылып китәргә теләмичә генә.
Аннан, һәр сүзен тартып ала торгач, ике сүз саен “иншаллаһ”ны әйтүче әби хакында түбәндәгеләр аңлашылды. Ул Мәрьям исемле икән, ә апасы – Мәсхура.
– Абыстай булып та йөрим, – диде ул. – Башта Рәшидә абыстайда белем алдым, аннан картым белән Рамил хәзрәт Юнысов янына йөреп укыдык. Ләкин картым Миңнемөхәммәт авырый башлап, яман чирдән үлеп китте. Улым да кыска гомерле булды. Апам бөтенләй ялгыз. Хәзер икәү яшибез. Мин үзем дә биш тапкыр операция кичергән кеше. Кол Шәриф мәчете төзелгәндә шунда башка хатыннар, әбиләр белән барып, җыештырып, идәннәр юып йөрдек. Хәзер җомга көннәрендә шул мәчеткә киләм. “Шушы мәчет төзелешенә минем дә өлеш кергән бит!” – дип, ишекләрен каерып ачып керәм, бу тирәләрдә рәхәтләнеп йөрим. Алданрак килеп, биредә басып торам.
– Акча бирәләрме соң? – дигәч, Мәрьям әби кесәсеннән тиеннәр алып күрсәтте – бер сум, илле тиен, ике, биш сумлыклар. “Бирәләр, бирәләр, иншаллаһ, кайсы йөз сум да бирә, төрлечә бирәләр”, – диде ул.
– Әби, апагызга бик кыйммәтле дарулар кирәкмени соң, табиблар нәрсә әйтәләр?
– Табиблар нәрсә әйтсеннәр, үлгәнен көтәләр инде алар, 86 яшьлек әбигә нәрсә дисеннәр!
– Пенсиягез аз мәллә, әллә фатир өчен бик күп түләтәләрме?
– Алтыны алам, фатир өчен дә түлибез инде, яшибез бит әле, иншаллаһ.
Әйтүе буенча уразада икән үзе, ифтарга да гел чакырып торалар икән. Хәллерәк чакта мәетләр дә юып йөргән.
Без сөйләшеп торганда: “Мә әле, Дәү әни”, – дип, бер егет әби учына берничә тәңкә салып китте. Әби, кесәсеннән дога язылган бер кәгазь чыгарып, яртысын укыды да, калганын танымады бугай, буталып, кәгазьне кире тыгып куйды. Амин тотты.
– Быел фитра сәдакасы кеше башына 50 сум, аны бирүне безгә Аллаһы Тәгалә бурыч итеп куйды, сәдака биргән кешеләргә исемнәрен әйтеп дога кылам, – диде.
“Сез бик матур киенгәнсез, үзегез дә матур әби икән, фотога төшерим әле”, – дигәч, кискен каршы төште: “Мин фотога төшә торган әби түгел, гөнаһ ул, безгә ярамый, алайса китәм мин моннан”, – дип, ул, җил-җил атлап, Муса Җәлил һәйкәленә таба юнәлде һәм шул тирәдә гаип тә булды.
Без инде таҗик чегәннәренә ияләштек, гарипләрнең акча сорап торулары да нәфрәтләндерми. Ләкин чиста, матур, тыйнак татар әбиләрен кул сузып, теләнеп торган хәлдә һич кенә дә күрәсе килми!
Нәкъ менә шуңа күрә ул минем игътибарымны җәлеп итте дә. Мин аның янына иманлы-нурлы йөзле, чиста-матур киемле, пакь күңелле Ак әбиләрне тансыклап килеп баскан идем. Баксаң, ул чын Ак әби түгел, ә тормыштагы шундый әбиләрнең театральләштерелгән образы гына икән. Бу образны “сәхнәләштерүдә” талантлы режиссер кулы да сизелгән кебек тоелды.
Назилә САФИУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|