поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Күз алдыңа китер. Суда ике ир-ат бата. Берсен син яратасаң, икенчесе – сине ярата. Кайсын коткарачаксың?
    – Туктале, ә нигә ике ир-ат бергә чупылдаша соң әле анда?
Бүген кемнәр туган
  • 15 Июль
  • Надир Дәүләт (1944-2021) - галим
  • Гәрәй Рәхим (1941-2021) - язучы
  • Римма Ибраһимова - җырчы
  • Әгъзам Гобәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Зиннур Мансуров - шагыйрь
  • Әхтәм Зарипов (1935-2024) - актер, режиссер
  • Ринат Рәхмәтуллин - җырчы
  • Мөхәммәт Әблиев (1900-1941) - язучы
  • Раил Сәлахиев - актер
  • Мәгубә Сыртланова (1912-1971) - очучы
  • Сөббух Рәфыйков (1913-1971) - язучы
  • Константин Куранов (1935-2022) - журналист
  • Фәрит Гобәев - фоторәссам
  • Минтимер Минһаҗев - эшмәкәр
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
  • Сдается 1 ком квартира в Ж К Радужный, рядом с Салават Купере 1,все необходимые для проживания есть, цена 23000+к/у 89272414127
  • Казанның Закиева урамындагы 141 нче йортта ике булмэле фатирның бер булмәсе тыныч, тәртипле кызга арендага бирелә. 89179109270 Гөлнур
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
Архив
 
25.06.2025 Җәмгыять

«Декреттагы гламур әни» Альбина Сөләйманова: «Яшьләрнең күбесе бертөрле киенә»

Гадәттә, бу сәхифәгә кунакларны үзем сайлыйм. Бу юлы бераз башкача эшләргә булдым: Казанның үзгә зәвыклы кешеләрен тәкъдим итүне сорап, шәхси блогымда язылучыларга мөрәҗәгать иттем. Берничәсе нәкъ менә аны атады! Кунагым — «декреттагы гламур әни» (үзе шулай билгеләүне сорады) Альбина Сөләйманова.

 – Альбина, киенүеңне казанлылар бик ярата. Үзең Казан яшьләренең зәвыгын ничек бәяләр идең?

– Мин үземнең яшьтәгеләрне күздә тотып сүз йөртермен инде. Бәя бирү дә минем өчен бик авыр. Миллениаллар арасында зәвыклы итеп киенүчеләр күп түгел, ә кызыклы образлар уйлап табучылар тагын да азрак. Аларның һәрбересен беләбез кебек. Шоурумнар, блогерлар, мода өлкәсендәге идоллар тараткан трендларны гаепләргә кирәктер, чөнки яшьләрнең күбесе бертөрле киенә. Экспериментларга бармый, шул блогерларга таянып, «Ctrl+C-Ctrl+V» ысулы белән киенә. Кием аша эчке дөньяңны күрсәтү дигән әйбер бар бит, мин менә шул яклы, шәхсән.
 
– Син үзеңне стилист буларак күрмисеңме?
 
– Юк, беркайчан да андый позициядә булмадым. Казанда кая карама – стилист. Миңа бу якын түгел. Мин үземне «модница» дип әйтә алам. Кием сайларга, фотога төшәргә яратам. Ә, чынлыкта, стилистлар шәһәребездә күп түгел.
 
 
– Кемнәр соң алар?
 
– Ася Бажан, Елена Зарипова, Сабина исемле тагын бер туташ бар иде, хәзер, кызганыч, мода индустриясеннән китте бугай.
 
ҖИРЛЕ «КЛОУН» ДӘРӘҖӘСЕНДӘ ЙӨРТТЕЛӘР
 
– Мода белән кызыксынуың кайдан килә?
 
– Мин Түбән Кама шәһәреннән. Ике туган сеңелләремнең берсе – Лондонда, берсе Швейцариядә тора иде. Алар һәрвакыт кызыклы итеп киенделәр. Үзләре киеп туйган әйберләрен миңа җибәреп бардылар. 20 ел элек соры кечкенә шәһәрдә шәмәхә төстәге тун, алтын төсендәге аяк киеме белән йөрдем. Туганнарымның зәвыклары искиткеч иде. Шуңа минем дә ул вакыт өчен туган шәһәрнең бер почмагында да очрата алмаслык, Кытай, Цюрих, Копенгаген һәм бөтен дөнья буйлап җыелган әйберләрдән торган гардеробым тупланды. Әлбәттә, Түбән Камада мине аңлаучылар булмады, сыйныфташларым сәер киенүемнәе көлә иде. Ул вакытта беренче «хейт» аша үттем! Җирле «клоун» дәрәҗәсендә йөрттеләр мине. Ләкин үземне төрле төсле образларда шулкадәр рәхәт хис итә идем, башкаларның фикеренә игътибар да итмәдем. Бүген дә андый киемнән урамга чыгучылар юк диярлек, 20 ел элеккене әйтеп тә тормыйм инде... Әлбәттә, хәзер аның кадәр үк экстравагант образларда йөрмим, ләкин кешеләрдә реакция тудырырга яратам. 
 
– Зәвыгыңны кыскача ничек атар идең?
 
– Аны Ася Бажан «уңайлы шәһәр образы» дип атады. Миңа шулай билгеләү ошый. Йолдызлыгым буенча мин – үгезбозау, шуңа беренче чиратта киемнең уңайлы, аңлаешлы, табигый тукымалардан булуын яратам. Кысып торган әйбер кимим. Гардеробым кызым белән урамга да чыгарга, кафега да барырга, дуслар белән дә очрашырга уңайлы булган универсаль киемнәрдән тора.
 
 
– Ә образларыңа аксессуарлар ярдәмендә акцентлар өстәргә яратасыңмы?
 
– Әйе! Сумкалар, күзлекләр бик яратам. Әйтик, көне буена планнарым бар икән, иртән зур сумка эченә кечкенә сумка, күзлек салып куям да, көн дәвамында образыма яңалык өстим. Бу бик уңайлы!
 
 
БЕР КҮЗЕ КҮРМИ ТОРГАН ПЕСИ КЕБЕК
 
– Бүген «кулланучылар» җәмгыятендә яшибез. Әйберләрнең кыйммәте кими. Кешеләр өсте-өстенә кием ала. Синең очракта ничек?
 
– Гардеробым кечкенә. Иремә рәхмәт – ул экология мәсьәләсендә «акыллы» куллану яклы. Өйдә әйбер күбәя башласа, шунда ук берәрсен башкаларга бирүемне сорый. Шуңа киемнәремне дә дус кызларга, туганнарыма җибәрәм. Берәр әйбер аласым килсә, башта өйдәге берәр киемнән арынырга кирәк дигән кагыйдә белән яшибез. Иремнең үзендә дә берничә джинсы белән берничә күлмәк кенә – шуларны алмаш-тилмәш кия.
 
Ә кызыбызга килгәндә, киресенчә: әтисе теләгән һәрнәрсәсен алып тора, ә мин җыештырып барам. Өстәвенә, ул бик тиз үсә, киемнәре дә кечерәя. Һаман яңа әйбер алып торуда мәгънә күрмим.
 
– Гардеробыңда иң кызыклы әйберләреңнең берничәсен ата әле.
 
– Алсу төстәге иске күлмәк. Мин күп әйберләремне тектертәм. Шушы күлмәкнең дә эскизы кинәт кенә башыма килде дә, тектерттем. Ул бик гади. Шул күлмәгемне киеп Италиядә бер танылган бренд кибетенә кердек. Бер мизгелдә яныма консультант килеп, әйләндерә-әйләндерә карый, кайдан алуымны сорый башлады, фотога да төшереп алды. Ул брендның киемнәре арасында шушы алсу күлмәкне күрсәм дә гаҗәпләнмәм сыман. Күңелгә кереп калды ул вакыйга. 
 
Икенчесе – Япониядән апам алып кайтып биргән кимоно күлмәгем. Аны 9–10 ел киямдер, бер дә искерми. Берәр җиргә барганда нәрсә кияргә белмәсәм, тотам да шул кимононы киям. Иң отышлы образларымның берсе!
 
Өченчесе сумка булсын. Бер танылган брендның винтаж сумкасын ресейл платформадан сатып алган идем. Ул шуның хәтле шыксыз һәм ямьсез булган, күрәсең, аны айлар буе беркем дә алмаган. Мин беренче күрүдә гашыйк булдым. Бер күзе күрми торган песи кебек булды ул. Алдым! Сезон буе йөрттем. Кайбер әйберләр шулай үз хуҗасын көтә диләр бит.
 
– Быелгы җәйге сезонда нәрсә кияргә киңәш итәр идең? Бәлки, киресенчә, антитрендларны әйтә алырсың?
 
– Үтенеп сорыйм, берүк баллон итәк һәм итәк-тенниска кия күрмәгез – туйдырып бетерде. Аның урынына туры тегелешле мини-итәк алыгыз. Аяк киемнәреннән үрелгән балеткалар, вьетнамкалар трендта булачак дип беләм. Үзем күп очракта интуициягә таянып киенәм, шуңа башкаларны да чикләп куясым килми. Гомумән, беренче карашка туры килмәгән әйберләрне бер-берсе белән «туганлаштырырга» курыкмаска киңәш итәр идем.
 
 
фото: Фирүзә Вәлиева

Алсу МАНСУРОВА
Идел
№ --- | 25.06.2025
Идел печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы