поиск новостей
  • 13.11 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 14.11 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 14.11 "Тынлык" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 15.11 "Ситса туй" Камал театры, 12.00, 16+
  • 15.11 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 15.11 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 15.11 "Тынлык" Кариев театры, 18.00, 16+
  • 16.11 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 16.11 "Гомер моңы" Кариев театры, 18.00, 12+
  • 18.11 "Бию пәрие" Камал театры, 19.00, 12+
  • 18.11 "Умырзая" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 19.11 "Зәңгәр шәл" Камал театры, 19.00, 12+
  • 19.11 "Ялла" концерты. Тинчурин театры, 19.00, 6+
  • 19.11 "Без бит авыл малае" Кариев театры, 19.00, 12+
  • 20.11 "Күңелем кукурузы" Камал театры, 19.00, 16+
  • 20.11 "Күрәсем килгән иде..." Тинчурин театры, 11.00, 14.00, 6+
  • 20.11 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.00, 16+
  • 20.11 "Кавказ һәм Көнчыгыш халыклары биюләре" концерты Тинчурин театры, 19.00, 6+
  • 21.11 "Көл" Камал театры, 19.00, 16+
  • 21.11 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.00, 16+
Бүген кемнәр туган
  • 13 Ноябрь
  • Илназар - җырчы
  • Айрат Гыйлаев - көрәшче
  • Салават Хәбибуллин - актер
  • Резеда Ганиева (1932-2020) - галим
  • Лилиана Сафина - журналист
  • Мөдәррис Газетдинов - композитор
  • Казанда Восстания/Ибрагимова урамында урнашкан 2 бүлмәле фатирнын 1 булмэсе тәртипле кызларга арендага бирелэ. Комиссия юк. 89376001290
  • Климатик хезмәт күрсәтү: кондиционерлар урнаштырабыз, төзәтәбез, чистартабыз. Шулай ук сатабыз. 89377752225
  • Мәскәү р-ны, Восход ур, 13 А адресында урнашкан 294енче Гөрләвек балалар бакчасына тәрбияче, өлкән тәрбияче һәм кече тәрбиячеләр кирәк. Коллектив бик тә дус-тату. 89600711371 мөдирнең номеры
  • 1.11.2025. КАЗАН узэгендэ Назарбаев урамында 1 булмэле фатир арендага бирелэ. Тэртипле кызлар очен. Коммуналь тулэулэр белэн 30000 сум. тел. 89178887888. Реелторсыз.
  • Хэлэл урдэк ите сатыла.Казанга китереп бирэбез.кг 650сумнан .тел 89393453961
  • Продаю сварочный аппарат ELITECH АС-160 в отличном состоянии, ламели 10 шт. Телефон 89178553159.
  • Хэлэл угез ите сатылачак, Казанга китереп бирэбез.Алгы бот 560 сум/кг.арткы бот 580 сум/кг тел.89520347319
  • Казанда Кәҗә бистәсе, Яшьлек метро станцияләре тирәсендә арендага 1 бүлмәле фатир эзлим. Риэлторлардан башка:) тел: 89872237890
  • 1992 елгы, бик яхшы сакланган, яхшы ремонтланган УАЗ-3303 автомобиле сатыла. Бәясе килешү буенча. Телефон:89172681882
  • Казанда Закиева урамындагы 41 нче йортында урнашкан 2 бүлмәле фатирнын 1 бүлмәсе тәртипле татар кызына арендага бирелэ. 89179109270
Архив
 
23.06.2025 Язмыш

4 ятимне тәрбиягә алган Альфида Алексеева: «Әти-әниләре язмышын кабатламасалар иде…»

Балтачта яшәүче Альфида Алексеева ире Илнур белән 4 ятимне әти-әниле иткән. Үзләренекен дә кушкач, 7 бала үсә бу ояда. Иң кечесенә – 12 яшь. Олы уллары оныклар белән сөендергән. Альфида – тумышы белән Мари Элдан. Укуын тәмамлагач, аны юллама белән Балтачка эшкә җибәрәләр. Шунда танышкан егете белән гаилә коралар, ныклы тамыр җәяләр.

– Бер-бер артлы өч балабыз туды. Ике ул, бер кыз үстердек, – ди ул. – Энебез суга батып үлгәч, аның улын да үзебезгә алып кайтырга туры килде. Кызганыч, киленебез кыек юлга кереп китте. Аны ана хокукыннан мәхрүм итеп, баланы ятимнәр йортына алып киттеләр. Әлбәттә, моңа түзеп тора алмадык, – дип сөйли ул. – Альбертны алып кайту җиңел булмады. Башта документлар артыннан йөрергә, аннары үзебезгә дүрт ай укырга туры килде. Йөри торгач, 1 ел вакыт узды. Ул чакта машинабыз да юк иде әле. Бер автобустан икенчесенә күчә-күчә, урау юллар аша алып кайттык Альбертны.  Татарча бер сүз дә белми иде ул. Юлда кайтканда әкренләп барысын да аңлаттым. Бездә яшәргә туры киләчәген әйттем. Ул инде әнисенең нишләп йөргәнен аңлый иде. Шөкер, кызым Әдилә белән бер яшьтә булуы эшне җиңеләйтте. Икәү бер сыйныфта укый башладылар. Альберт безгә «әти», «әни» дип үсте. Быел 20 яшен тутырды. Сабадагы көллияттә укып чыкты. Шөкер, туганымны авыр язмыштан саклап кала алдык. Үз әнисе дә исән-сау. Кайчагында улыма, янына барып сөйләш, хәлен белеш, дип тә карыйм. Тик аның бәгыре каткан. Миңа башка бу хакта  әйтмә, син минем әнием, ди.

Олы уллары Альфида белән Илнурны оныклар белән сөендергән инде. Уртанчылары әлегә өйләнмәгән, анысы Санкт-Петербургта яши. Әдилә белән Альберт быел укуларын тәмамлап, зур юлга чыгарга әзерләнә.

– Балаларыбыз әкренләп тормышта үз юлын таба башлады. Шуңа күрә берәр ятимне бәхетле итәргә иде дигән теләк барлыкка килде. Бу хакта районның социаль яклау бүлегендә дә әйтеп куйган идем. Өч ятимгә әни кирәк булгач, мине эзләп таптылар. Башка гаиләдә 7 ел яшәгәннән соң, кире ятимнәр йортына китерелгән сабыйлар иде алар. Бик озак уйладым. Куркып та калдым. Ни өчен яшәгән гаиләләреннән алуларын аңларга тырыштым. Ике якта да нидер булган дип уйладым, – ди Альфида. – Үземнеке итеп яратсам, алар да кире какмас әле, дидем дә тәвәккәлләдем. Шулай итеп, тагын ике кыз һәм бер малайлы булып куйдык. 16, 14, 12 яшьлек үсмер балалар белән уртак тел табарга, һәрберсен аңларга кирәк. Әни булу җиңел түгел. Мин бу балаларның үземә «апай» дип дәшүләрен сорадым. Беренчедән, үз әниләре исән-сау, икенчедән, алдан алган гаиләдә әниле булып яшәгәннәр. Безгә «апай», «абый» диюләре дә җитә. Ничек дәшүләренә карап кына аларны яратуым кимеми.

Кызлар апайлары белән мәш килсә, уллары Илнур янында икән.

– Үз йортыбыз белән яшәсәк тә, шәһәрчә торабыз. Бакчабыз да бик кечкенә генә. Әмма балалар эшкә өйрәнсен өчен бергәләп чүп тә утыйбыз, суын да сибәбез. Бер кызым өй җыештырырга оста, икенчесе тәмле итеп ашарга пешерә. Улыбыз да кул арасына керә башлады, – ди Альфида. –  Аларны алуга гаиләдәге тәртипне аңлаттык. Иң мөһиме – бер-береңне ишетү һәм сөйләшү. Бернинди дә серләр булмасын, дидек. Нинди генә проблемалар туса да, уртага салып сөйләшергә килештек. Өчесенә дә телефон алып бирдек. Үз әниләре белән элемтәгә керделәр. Ул Казанда яши, сөйләшеп торалар. Нинди генә булса да, әни әни инде. Аны аңлап кабул итәбез.  Әтиләре СВОда һәлак булган икән. Бу турыда әле күптән түгел генә белдек.

Альфида әйтүенчә, иң мөһиме – балалар рәхмәт әйтә белә. Кайдан кая килеп эләккәннәрен аңлыйлар.

– Иң олысы быел тугызынчыны бетерде. Балаларны Казанга ук чыгарып җибәрәсебез килми. Кукмарадагы Янил көллиятенә укырга кертергә дип торабыз. Башта һөнәрле булсыннар, дибез. Кулларына диплом алгач, йә эшкә керерләр, йә инде яңадан укырлар. Бар да үзләреннән тора. Без юл күрсәтүче генә, – ди Альфида. –  Ятимнәрне үстерә алуыма бик сөенәм. Кемнәрдер СВОда катнаша, Ватанны яклый, кайберәүләрнең шунда газиз балалары һәлак була. Ә мин илемә үземчә булышырга булдым. Ятимнәрне яратып. Бер генә теләгем: әти-әниләре язмышын кабатламасыннар, бу тормышта үз юлларын табып, чын кешеләр булып үссеннәр иде. Әти-әнигә менә шул зур бүләк! Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты  гамәлгә ашырыла.


---
Ватаным Татарстан
№ --- | 23.06.2025
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы