поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
02.09.2011 Сәясәт

Нефть төсендәге революция

Демократия өчен кан койганнармы, әллә нефть өченме? Ливиядәге вакыйгаларның сәбәпләрен белгечләр төрлечә аңлата. Әмма Төнь­як Африка дәү­ләте турындагы яңалыкларның соңгы вакытта күбрәк икътисадый сәхифәләрдә урын ала башлавы игътибарны җәлеп итә. Көнбатыштагылар Ливия халкының тормышы өчен генә борчылды микән?

Ливия дөньяда нефть һәм газ ятмаларына иң бай илләр исемлегендә. "Кара алтын" запасы анда, мәсәлән, 46 миллиард баррель дип исәпләнә. Ә нефть һәм аңа булган бәяләрнең болай да кризис хәлендәге дөнья икътисадына ни дәрәҗәдә йогынты ясавын аңлатып торуның кирәге юктыр.

 

Шуңа күрә Көнбатышның эре басмалары соңгы вакытта Ливиядәге хәлләргә икътисадый күзлек аша бәя бирә башлады. Алар хәбәр итүенчә, шук нефть компанияләре Төньяк Африкада күпме табыш аласын Триполи урамнарында атышлар тынганчы ук санарга тотынган. Шуңа күрә хәзер Көнбатыштагыларның Ливиягә ни өчен кораллы һөҗүм оештыруына шиклән­мәскә дә була. Демократия һәм Каддафидан коткарудан бигрәк, БМО резолюциясен арттырып башкаруда аларны башка нәрсә – нәкъ менә табигый байлыкларны ­эләктерү теләге этәрүен чамалавы кыен түгел. Каддафиның нинди кеше булуын Ливиядә яшәүчеләр генә әйтә ала. Әмма полковник, җирле халыктан бигрәк, Көнбатыштагыларның үзләренә комачау иткән булып чыга. Чит илләрнең икътисадый басмаларына ышансаң, Ливиядәге байлыкны бүлешү мәсьәләсен бик тә гади ысул белән хәл итәргә җыеналар: хәр­би операциягә кем күпме өлеш керткән, аңа байлык та шуның кадәр эләгәчәк. "Бу ил хәзер безнеке инде", – дигән британ сәясәтчеләренең берсе "Экономист" басмасына. Ә менә хәрби операциягә катнашмаган Россия, Кытай һәм Бразилиягә нефть калҗасын эләктерү авыррак буласын фаразларга мөмкин.

 

Революция яки оппозициянең баш күтәрүе түгел, ә көчләү. Төньяк Африкадагы хәлләр әнә шуңа охшаган. Каддафи качты, хәрбиләр дә юк, әмма ни өчен ирек өчен барган сугышта Триполидә йөзләрчә кеше үтерелә? Ливиягә ярдәм итәргә теләгән илләр ни өчен медицина һәм азык-төлек ярдәме күрсәтми­ләр? Полковник табылган очракта да, тынычлык урнашасы шик уята. Гыйрак белән Әфганстанда да яхшы һәм мул тормыш вәгъдә иткәннәр иде бит. Ә Ливиядәге баш күтәрүчеләр инде Триполигә кергәнче үк үзара тарткалаша башлаган. Араларында кайчандыр американнарга каршы сугышкан "Әл-Кагыйдә" вәкилләре барлыгын бөтен дөньяга хәбәр иттеләр. Шуңа күрә Төньяк Африкада нәрсә буласын күз алдына да китереп булмый. Хәер, иң мөһиме: нефть кенә чыксын. Ә кайбер белгечләр Көнбатышның Ливия белән туктап калмаячагын фаразлый. Алар фикеренчә, вакыйгалар Икенче Бөтендөнья сугышы башланган 1939 елны хәтерләтә һәм американнарның "Зур Якын Көнчыгыш" проекты кысаларында килеп чыгучы гражданнар сугышының киләсесе Сүриядә булачак. Димәк, Иранга да ерак калмый.

 

Ливиядә нәрсә булды?

 

Фәндәс САФИУЛЛИН, сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе:

 

– Бәрелешләрдә чит ил гаскәрләре катнаша икән, бу инде революция булмый. Ливиядә оппозиция НАТОны алдарга телиме, яисә киресенчәме, анысын аермачык әйтеп булмый. Тик шунысы билгеле: бу хәлләр халык тормышын яхшыртмаячак. Революциядә катнашучылар бердәм булган очракта гына ниндидер уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Мондый вакытта чит ил кешеләренә таяну дөрес түгел. Алар үзләренең мәнфәгатен кайгырта, ә халыкка ирек һәм матур тормыш кирәк. Моңа кадәр Ливиядә уку, сырхауханәләрдә дәвалану бушлай иде. Бу кемгә ошамаска мөмкин соң? Миңа калса, бу сугышта хәйлә бик күп, ил халкы ярыйсы гына алдана. Революцияне халык оештырырга, бары тик алар күтәрелеп чыгарга тиеш. Бәрелешләрдә башка илләр катнашуы илдә берничә көч уйнавын аңлата.

 

Рәфыйк МӨХӘММӘТШИН, сәясәтче, Россия ислам университеты ректоры:

 

– Ливиядә бәрелешләр – Муаммәр Каддафига каршы эшләнгән Европа һәм Америка һөҗүме. Нефтькә бай илләр болай да бар, мисал өчен шул ук Катар, Согуд Гәрабстаны. Әмма монда бер нәрсәне аерып әйтергә кирәк: башка гарәп дәүләтләре Европа һәм АКШ белән тыгыз элемтәдә тора, алар белән инде күптәннән хезмәттәшлек итә. Ә менә Каддафи һәрвакыт үзенә күрә бер сәясәт алып барырга тырышты, аның кемнәргәдер бил бөгеп яшисе килмәде. Ливиядәге революция аның халкы тарафыннан оештырылмаган, бу аның эчке тормышы түгел. Монда бөтен басымны һәм һөҗүмне НАТО гаскәрләре алып бара. Әгәр төптәнрәк уйлап карасаң, сугышның кемгә кирәклеген һәм кемнәр тарафыннан оештырылуын аңларга була.

 

Илшат СӘЕТОВ, "E-tatar" электрон газетасы мөхәррире, сәясәт фәннәре кандидаты:

 

– Ливиядәге хәлләрне ике яклап карарга була. Беренчедән, андагы халыкның яртысына якыны Каддафига каршы. Дөрес, ул ил өчен күп нәрсә эшләде, тик барыбер диктатор үз фикереннән китми. Бәлки, кайберәүләргә Ливиядә яшәү алай ук начар да булмагандыр, әмма халык аннан туйды, аларга яңа тормыш, яңача караш кирәк. Каддафи кешеләргә күп нәрсә бирсә дә, аның режимы каты. Икенче яктан карасаң, илдәге бәрелешләрнең Көнбатыш ярдәменнән башка килеп чыгуын күз алдына китерүе авыр. Революциядә НАТО гаскәрләре катнашмаган булса, бүген анда бөтенләй башка вәзгыять булыр иде. Чит ил хәрбиләре булганга, баш күтәрүчеләр үзләрен бик иркен һәм каты тота. Ә бит Каддафи армиясе көчсезләрдән саналмый. Ливиядәге революциядә Көнбатышның кулы ап-ачык сизелә.

 

Илнур ҖӘМИЛЕВ, нефть ширкәтендә оператор:

 

– Әлбәттә, бар нәрсә нефть, акча һәм мөлкәт өчен эшләнә. Ливия халкы Каддафи вакытында яхшы яшәгән кебек күренә генә ул, чынлыкта исә хәлләр бөтенләй башкача. Россиядә дә бит бөтен җирдә демократия, сүз иреге, иркенлек диләр. Ә вәзгыять бөтенләй башкача. Мәскәүдә әнә нинди генә митинглар оештырып маташмыйлар, пикетларга чыгып карыйлар, тик файдасы гына юк, халыкны тиз арада тараталар. Чөнки алар дөреслекне сөйләргә җыена. Ә Ливиягә килсәк, озакламый Каддафины куачаклар яки үтерәчәкләр, бөтен байлыкны НАТОга кергән илләр бүлешәчәк.


Илнар ХӨСНУЛЛИН
Ватаным Татарстан
№ 163-164 | 02.09.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»