поиск новостей
  • 24.07 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.07 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.07 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 27.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 29.07 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.07 "Бабайлар чуагы" Камал театры ("Шәрык клубы" кинотеатры), 18.00, 12+
  • 30.07 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.07 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 17 Июль
  • Алсу Хәбибуллина - җырчы
  • Рәдиф Сәгъди - язучы
  • Рафаэль Йосыпов - галим
  • Диләвер Османов - җырчы
  • Семен Якубов - автоузышчы
  • Тәслимә Фәйзуллина (1953-2018) - актриса
  • Мәхмүт Аракаев - радио ди-джей
  • Халидә Бегичева - җырчы
  • Рөстәм Яушев - рәссам
  • Гөлназ Закирова - җырчы
  • Казан шәһәрендә снимать итәргә квартира эзлим. Совет яисә Савиново районнарда булса бик уңайлы, ләкин башка районнарны да карыйбыз. Бюджетыбыз якынча 25 мең. тел: 89586288252
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтәгә керү өчен: 89050250667. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • Тәрбиягә алырга теләүчеләр өчен ике көчек бар. 89656091217
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтә өчен Telegram: @ilmira_safiulla. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • 2019елгы джили атлас машинасы салаты. бер кулда,сак йоргэн. 89600349053
  • 2016 елгы Лада Гранта машинасы (лифтбек) сатыла. Кара зәңгәр (шәмәхә) төстә, 2 хуҗа, комплектация база, автозапуск, стеклоподъемниклар. Эче чиста, тәртиптә тотылган.172000 км йөргән. Белешү өчен тел.: 89377752225
  • Казан шэhэре . Гвардейская урамында озак вакытка квартира ( хрущевка ) арендага бирелэ , тел 89172718632 . РИЕЛТОРЛАР БОРЧЫМАГЫЗ
  • Исәнмесез, Казанда студия снимать итәм, риелторларсыз, сдавать итүчеләр булса языгызчы .89503219329
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
Архив
 
19.06.2025 Мәдәният

Харис Хөснетдинов: “Табутны ачып карадым, энемнең йөзен танымадым”

Артист тормышында кыска вакыт эчендә төрле хәлләр: энесе белән бәхилләшү, каен җиләкле болын, исем кушу сәфәре... Каен җиләгенең бер литры – 15 мең сум! Әнә шулай сатулашырга мәҗбүр бүген ул. Тинчурин театры артисты Харис Хөснетдиновның телефоны тынып тормый соңгы көннәрдә. Әле кайгы уртаклашып шалтыраталар, әле җиләк сорап аптыраталар икән.

– Ләйлә белән ел саен каен җиләген күп җыябыз бит. Әй, сорап та карыйлар, сат әле дип, җанга төшәләр. Бер литрын бер мең сумнан авыз да ачмыйча алабыз, диләр. Саткан, ди ул бәягә! Мәйтәп, бер литрын ун мең сумга да ризалашмыйм, әле унбиш мең сум дисәгез уйлап карарга була, димен. Быел 22 литр каен җиләге җыйдык. Сатарлыкмыни? Ишәйдек бит. Оныгыбыз туды – Әбүбәкир! Яңа гына Петербургка барып, исем кушып кайттым, үзем дә намазда мин, аннары оныгыма азан әйтеп исем кушу – нәселе башында торган бабайсы эше бит, борынгыдан килгән гадәт, – ди Харис.  

Моннан ел ярым элек Харис Хөснетдинов намазга баскан. Әлегә хатыны Ләйлә ханым уйлана диде, әмма догаларны күңелдән шактый өйрәнде, ди гаилә башлыгы. Ерак юлга сәфәр кылганнар, Арыслан исемле улын Ләйсән исемле кызга өйләндереп, туй иткәннәрен язган идек. Бәхетләрен түгәрәкләп уллары туган!
 
– Арслан Мәскәүдә эшли иде, төзелеш оешмасында инженер ул. Петербург шәһәреннән 150 чакрым ераклыктагы Приозерский шәһәрендә төпләнделәр. Үзләре оныгыма Бакир дип  исем яздырып чыкканнар иде. Анда мәчет тә, мулла да юк, бала исемсез ятмасын дип Ләйлә белән җыендык та онык янына очтык. Мин инде, дини дусларым киңәш иткәнчә, хәерлерәк була дип Әбү иҗеген дә кушып Әбүбәкир иттем. Ике айлык булды инде менә, без барганда бер генә атналык иде. Көндәлек видеодан сөйләшәбез, үсә инде, экран аша безгә томырылып карап тора! Әллә таный инде безне, мәйтәм, Ләйләгә, – ди Харис әфәнде.
 
Ләкин зур шатлыктан соң күтәрәлмәслек хәсрәте дә озак көттермәгән. Харисның махсус хәрби операциядә контракт нигезендә хезмәт итүче бертуган энесе 46 яшьлек Хәбир Хөснетдинов алгы сызыкта батырларча һәлак булган.
 
– Ачы хәсрәт килде шул. Нишлисең инде, язганы. Безнең әни 87 яшендә, аның өчен борчылдык, йөрәге генә күтәрә алса иде дидек. Табут кайткач, үзем ачып карадым, энекәшнең йөзен танымадым... Калганын үзегез аңлагыз инде. Илнең тынычлыгы, иминлеге өчен җанын фида кылды ул. Быел әнигә хаҗга барырга путевка бирәсе иделәр, ерак юлга түзмәс йөрәгем, дип бүләктән баш тартты. Исән булсак, икенче елга әни белән хаҗ сәфәренә кузгалырга исәп бар барын, Аллаһы ничек язгандыр, – ди артист. 
 
Гомер санаулы мәл. Ахыры кемгә дә билгесез. Менә шуның өчен дә балалары белән бер казанда кайныйсы килә Харисның. Еракта яшәүче улына да Казанга кайтырга кушкан.
 
– Арысланны җибәрмиләр, тагын бер генә айга кал дип ризалаштырганнар. Бер айдан соң тагын бер ай диярләрме, белмим, әмма исән-сау булыйк. Исәнлек тә, саулык та зур байлык бит, – ди ул.
 

Гөлнур ШӘРӘФИЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 19.06.2025
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы