|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.06.2025 Авыл
![]() Иртәгә шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручылардан чыгымнар өлешен каплауга гаризалар сайлап алу башланаТатарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2025 елның 20 июненнән 4 июленә кадәр шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнардан савым сыерлары, ана кәҗәләр һәм бер яшьтән зуррак кәҗә бәтиләре тотуга чыгымнар өлешен каплауга гаризалар кабул итү башлану турында игълан итә, субсидия күләмнәре түбәндәгечә карала: бер сыерга - 6300 сум исәбеннән, бер ана кәҗәгә һәм бер яшьтән зуррак кәҗә бәтиенә - 1000 сум исәбеннән. Документлар «Минем субсидияләр» («Мои субсидии») системасы аша электрон рәвештә кабул ителә. Мәгълүматны төгәлләштерү өчен контактлар: 8(843) 221-76-88 (8801).
Гаризаларны сайлап алу буенча мәгълүмат, субсидияләр бирү тәртибе, сайлап алуда катнашу өчен документлар рәвешләре Министрлыкның рәсми сайтында түбәндәге сылтама буенча урнаштырылган: https://agro.tatarstan.ru/podderzhka-lph-na-soderzhanie-doynih-korov.htm.
Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм чараларын арттыру «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» милли проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.
--- |
Иң күп укылган
|