поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
02.09.2011 Шоу-бизнес

Оскар Усманов үзе булып калырга тели

Һәр эстрададагы кебек, татар эстрадасында да танылу өчен иң беренче шарт булып хит булырдай җыр тора. Тавыш та, мөмкинлек тә, кесә калынлыгы да кайвакытта икенче урынга төшеп утыра. Шәп көй, сыйфатлы аранжировка, мәгънәле текст – иң беренче сәхнәгә чыккан яшь җырчы өчен әнә шул гына трамплин була ала. Аннан хәзер күбрәк яшь җырчылар җырны түгел, җыр җырчыны таныта башлады.

Композитор Оскар УСМАНОВ иҗатына мөрәҗәгать итүчеләр дә яхшы белә – Оскар язган җыр шундук хитка әверелә. «Йолдызлар яңгыры», «Буран дулый», «Каеннар арасында», «Бәллүр савыт», «Талбишек», «Мәхәббәт шушыдыр», «Нурлар чәчеп яшә, әнкәй», «Нигә болай ашкынасың, йөрәк?» дигән җырларның кайсын гына алма – аларның рейтингы һәрчак югары. Атаклы композитор Вадим Усмановның улы татар телен камил белми, әмма әлеге киртә җыр язганда бернинди дә комачаулык тудырмый, текстның мәгънәсен аңласаң, җырчының тавыш мөмкинлеген тоемласаң, җыр үзеннән-үзе туа ала, дип исәпли ул.

 

Оскар аз сүзле, шәхси тормышын җиде кат бик астында тотучы кеше икән. Шуңа да әңгәмәдә биргән җаваплары «кыскалыкта – осталык» принцибына нигезләнгән.

 

– Оскар, әгәр композиторлар рейтингын төзесәк, Оскар Усманов кайсы урында булыр иде икән?

 

– Икенче урындадыр, мөгаен. Беренче урындагылар болай да күп бит инде! (Елмая.) Әгәр инде бик рәсми төстә якын килсәк, бу сорау миңа түгел.

 

– Сезнең популярлык сере нидә һәм Сез аңа ничек ирештегез?

 

– Белсәң иде аны... Минем фикер йөртү һәм җырны тоемлавым иҗатымны яратучылар күңеленә хуш килә, күрәсең.

 

– Үз өлкәгездә шәхес булып формалашу юлы нинди булды?

 

– Музыкага тартылу, аңа мөнәсәбәт балачактан ук формалашкандыр. Әти-әнием кечкенәдән музыкага мәхәббәт тәрбияли алды – джазмы ул, авыр рокмы – һәр стильне мин белә идем. Үземне белә-белгәннән бирле музыкасыз узган бер генә көнемне дә хәтерләмим. Радиоалгычта бөтен дөньяның радиостанцияләрен табарга тырыша, тапкан нәүбәттә аларны комсызланып тыңлый идем. (Ул вакытта аларның күбесе СССРда тыелган!) Бер сүз белән, дөньяви музыкадан һәрвакыт хәбәрдар булдым. Беренче композицияләремне фортепианода мәктәп елларында иҗат иттем. Татар музыкасы белән исә әтинең студиясендә аранжировщик булып эшли башлагач кына таныштым. Беренче елларны татар эстрадасы өчен көйләр иҗат итәрмен дип башыма да китермәгән идем. Аңа да вакыт узу белән кереп киттем.

 

– Нинди җырчылар белән эшләргә яратасыз – инде танылганнар беләнме, әллә «ярдәмгә мохтаҗлар» беләнме?

 

– Һәркайсы белән кызык.

 

– Кайсы җырыгызны аерып, менә бусы аеруча күңелгә якын, дип әйтә алыр идегез?

 

– Кайсын да аерып күрсәтә алмыйм – аларның һәркайсы үзенчә кадерле. Һәрберсе – минем хезмәт һәм җанымның бер кисәге.

 

– Музыкаль талант ул тумыштан килгән бүләкме, хезмәт җимешеме?

 

– Тумыштан булмаса, эшләрлек чимал булмый. Һәр нәрсә Ходайдан һәм ул һәр һөнәрдә шулай дип уйлыйм.

 

– Хәзерге шоу-бизнеста Сезне нәрсә канәгатьләндерми һәм, гомумән, сәнгатьлелек ягыннан, бармы ул бездә татар шоу-бизнесы?

 

– Музыка ягыннан канәгатьләндерми. Аеруча кайбер популярлаштырырга теләгән көйләрнең музыкаль эшләнеше ягыннан бөтенләй лаек булмаганнарын ишетсәм... Әмма бу минем фикер. Татар шоу-бизнесы бар инде ул. Шул ук эстрада.

 

– Гаиләгез турында беләсе килә.

 

– Мин тамырларым белән үк Казан кешесе. Дүрт яшемә кадәр Кремль янында – Ленин урамында, «Джузеппе» кафесы йортында яшәдек. Кремль, Черек күл – минем ватаным дисәм дә була! Хәзер дә анда йөрергә, балачагым хатирәләренә бирелергә яратам. Үз гаиләм – хатыным Динә мәктәптә музыка дәресләре укыта, кызым Камиләгә 16 яшь. Музыкага сәләте бар.

 

– Шәхес һәм музыкант булып үсү өчен нәрсә эшләргә кирәк?

 

– Шәхес буларак белмим. Бәлки, күбрәк кешеләр белән аралашырга, үз фикерең булу, дипломат була алудыр. Музыкант буларак, һәр эштәгечә, эшләргә һәм эшләргә!

 

– Чирек гасырдан соң Оскар Усманов нинди булачак?

 

– Алла теләсә, үзем булып каласым килә.


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»