|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.06.2025 Җәмгыять
![]() "Казанда 3 бүлмәле фатирыбызны сатып, 3 чемодан белән Аланиягә күчендек"Алия белән Булат Әгълиуллиннар моннан биш ел элек, Казандагы барлык мал-мөлкәтләрен сатып, Төркиянең Алания шәһәренә барып урнашкан. “Үзебездә киләчәк тормышыбызны күрми башладык, шуңа да күченеп китәргә булдык”, – ди алар. – Казандагы өч бүлмәле фатирны сатып, монда да өч бүлмәле торак алдык. Үзебез дә риэлтор булып эшләргә керештек. Милек сату-алуның нечкәлекләрен төптәнрәк аңлагач, яшәү урыныбызны дүрт бүлмәлегә алыштырдык. Бермәлне бәяләр арткан иде, хәзер тагын төште. Шуңа да бу якларга күченергә телисез икән, йоклап ятмагыз, — ди Әгълиуллиннар. Ни өчен Төркияне сайладыгыз дигән сорауга исә беравыздан: “Күпләр кебек үк, диңгез, климатның уңайлы булуы, мөселман кардәшләребез, хәләл ризык җәлеп итте”, — дип җавап кайтардылар. Читтә узган биш ел гомер эчендә күченеп китүләре өчен бер дә уфтанганнары юк. Телефоннан сөйләшкән саен күз яшьләрен тыя алмаган әти-әниләре дә, чит ил паспортлары ясатып, балалары янына кунакка килеп, тормыш-көнкүрешен күргәч, күңелләренә тынычлык табып, Төркиядәге яшәешкә сокланып, сөенеп кайтып киткәннәр. Алиянең әнисе берничә кышны, гомумән, алар янында уздырган. Ни кызганыч, узган көз бакыйлыкка күчкән. – Безнең арттан туганнарыбыз да күченде әле, – ди Алия. – Аралашып, ярдәмләшеп гомер итәбез. Биредә яратып яшәсәк тә, авыл барыбер сагындыра инде. Якыннарыңа сынау килсә яки берәрсен соңгы юлга озатканда, аеруча кыен. Кайтып җитә, ярдәм итә, кайгы уртаклаша алмыйсың, шунысы бигрәк тә үзәкне өзә. Әмма, Алия белән Булат әйтүенчә, читкә китеп яшәүнең уңай яклары күп. Алар фикеренчә, иммиграция гаиләне берләштерә, мөнәсәбәтләрне ныгыта. Гомумән, комфорт зонасыннан чыгу кешене үзгәртә, үсешкә этәрә, диләр. Казанда бер дә рәсем ясамаган кызларының да Төркиядә сәләте ачылган, искитмәле сурәтләр төшерә башлаган. Киләчәктә шул юнәлештә укуын дәвам итәргә тели.
Гүзәл САБИРОВА |
Иң күп укылган
|