поиск новостей
  • 24.07 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.07 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.07 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 27.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 29.07 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.07 "Бабайлар чуагы" Камал театры ("Шәрык клубы" кинотеатры), 18.00, 12+
  • 30.07 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.07 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 17 Июль
  • Алсу Хәбибуллина - җырчы
  • Рәдиф Сәгъди - язучы
  • Рафаэль Йосыпов - галим
  • Диләвер Османов - җырчы
  • Семен Якубов - автоузышчы
  • Тәслимә Фәйзуллина (1953-2018) - актриса
  • Мәхмүт Аракаев - радио ди-джей
  • Халидә Бегичева - җырчы
  • Рөстәм Яушев - рәссам
  • Гөлназ Закирова - җырчы
  • Казан шәһәрендә снимать итәргә квартира эзлим. Совет яисә Савиново районнарда булса бик уңайлы, ләкин башка районнарны да карыйбыз. Бюджетыбыз якынча 25 мең. тел: 89586288252
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтәгә керү өчен: 89050250667. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • Тәрбиягә алырга теләүчеләр өчен ике көчек бар. 89656091217
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтә өчен Telegram: @ilmira_safiulla. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • 2019елгы джили атлас машинасы салаты. бер кулда,сак йоргэн. 89600349053
  • 2016 елгы Лада Гранта машинасы (лифтбек) сатыла. Кара зәңгәр (шәмәхә) төстә, 2 хуҗа, комплектация база, автозапуск, стеклоподъемниклар. Эче чиста, тәртиптә тотылган.172000 км йөргән. Белешү өчен тел.: 89377752225
  • Казан шэhэре . Гвардейская урамында озак вакытка квартира ( хрущевка ) арендага бирелэ , тел 89172718632 . РИЕЛТОРЛАР БОРЧЫМАГЫЗ
  • Исәнмесез, Казанда студия снимать итәм, риелторларсыз, сдавать итүчеләр булса языгызчы .89503219329
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
Архив
 
18.06.2025 Шоу-бизнес

Салават Миңнеханов эстрададан китү-китмәү турындагы сорауга җавап бирде (ӘҢГӘМӘНЕҢ ДӘВАМЫ)

– Сез эстрададан киттегезме?
– Без китмәдек. “Эстрададан китәбез”, – дип игъланнар да ясамадык. Гадәттә, андый сүзләр әйтүчеләр беркая да китми. Без барыбер шул өлкәдә кайнашабыз, аралашып торабыз. Гүзәлем дини җырлар яздыра. Хатын-кыз аудиториясе өчен чыгыш ясый. Мин мәҗлесләр алып барам. Әмма җырлар яздырмыйм.

Әңгәмәнең башы

– Моңа диндә булуыгыз сәбәпчеме?

– Чыгыш ясау, җырлау мәсьәләсе буенча диндә әле дә бәхәсләр бара. Әгәр икеләнү барлыкка килә икән, эшләмәү хәерлерәк. Элек Гүзәлем белән чыгыш ясаганда күзләребез янып тора иде. Бервакыт икебезгә дә бу уңайсызлыклар тудыра башлады, шуңа күрә эшне дини юнәлештә дәвам итәргә булдык. Мәҗлесләрне шәригать кануннарына туры китереп үткәрәм. Мәҗлес “музыка”сыз була дигәч, күпләр куркып кала. Моңа да ачыклык кертәсем килә. Шул ук көйләр, заманча җырлар акапеллага яздырыла, бары тик музыкаль инструментларсыз гына. Хәмерсез, хәләл чараларны үткәрә башлагач та, күпләр сәерсенеп караган иде. Хәзер үзегез күрәсез, никах туйлары бик популяр. Ике ярның кавышкан мизгелләрен, дискотека белән бозасы килми. 
 
– Салават, мәдрәсәдә дә укып йөрисез икән. Моңа күңелегез тарттымы?
 
– Мәдрәсәгә килгәч, үземнең бернәрсә дә белмәвемә инандым. Намазны да җиренә җиткереп укымауны да аңлыйсың. Бик төпле, төгәл белем бирәләр. Менә хәзер имтиханнар бара. Быел утырып калырмын ахры, чөнки биремнәр җиңелләрдән түгел. Белмим икән, димәк өйрәнергә кирәк. Мин мәдрәсәгә укып чыгып, кәгазь алу өчен түгел, белем алыр өчен килдем. 
 
– Элек эпатаж образлы җырчы идегез. Хәзер сез бөтенләй башка, шулай бит?
 
– Беренчедән, бу продюсерлык үзәге уйлап тапкан образ иде. Ул вакытта без чын иҗат белән шөгыльләндек. Күптән түгел генә беренче җырларымны тыңладым әле. Хәзер мин андый җырлар иҗат итә алмас идем. Дөресен әйткәндә, җырның сүзләренә игътибар итмәдем. Бер көйне айлар буе яздыра идек. Минем белән эшләүче егетләр дә 100 процентка эшләде. Иҗат спорт түгел бит ул. Аны бәяләүнең төгәл кагыйдәләре юк. Мин кечкенәдән сәхнәдә чыгыш ясадым. Районкүләм чараларда гел бушка җырлап йөри идем. Берсендә продюсер килде дә: “Әйдә без сине танытабыз”, – ди. Болар миңа җырны радиога алып барырга тәкъдим итте. Имеш, җырны радиога бирәсең дә таныласың. “Болгар радиосы”на килдем. Акчам юк, ә ротациянең бәясен белергә кирәк. Радиога кердем дә: “Ничә сум кирәк” – дим. Башта җырны худсоветка тәкъдим итәбез диләр. Кыскасы, җыр худсоветны үтмәде. Аннан: “Җырны эфирга биреп карыйк, өч шалтыратучының икесе җыр яхшы дисә, алабыз”, – диләр. Өч кеше шалтырата, өчесе дә җыр өч тиенлек тә түгел ди. “Татар радиосы”на киттем. Анда да худсоветны үтмәдем. Әмма “Йолдызлар фабрикасы”на кастинг турында белеп алдым. Шунда җиңдем. Татар сәхнәсе үзгәргән вакыт иде. Мин иҗат белән шөгыльләндем, барысы да кызык тоелды. Хәзер иҗатны бизнес буларак кына кабул итәм. Элек башка хисләр иде. Берәр нинди премия бирсәләр дә, атналар буе канатланып йөрдем. Бервакыт мин моңа битараф була башладым. 
 
– Үткәннәргә күзәтү ясагансыздыр. Оялырлык әйберләр бармы?
 
– “Татарстар” проекты кысаларында пәнҗешәмбедән җомгага каршы төндә дискотекалар оештыра идем. Намаз укый башлагач, бу проекттан киттем. Дискотекалар, төнге тормыш, күңел ачу темалары миңа якын иде. Үземнең клубым да булды. Хәзер алай эшләмәс идем. Тик кайвакыт үткәннәргә карыйм да, хәзер үҗәтлек җитеп бетми дип уйлап куям. Эшләп карамаган һөнәр калмагандыр. Торбалар да ташыдым, складта да, йөк ташучы булып та эшләдем. Бервакыт кибет мөдире кирәк дигән игълан күрдем. Эшкә урнашырга килдем. Иртәгә кибет ачылырга тиеш, гел көтмәгәндә ут сүнде. “Үзеңне күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек”, – дип уйлап куйдым. Җитәкчеләр янына килдем дә: “Әйдәгез, ут бирүче компаниягә барабыз, хәзер барысын хәл итәбез”, – дим. Килдек. Җитәкчеләр тавышланалар. Берсе ачудан кып-кызыл булып чыкты. “Тынычланыгыз, хәзер барысын җайлыйм”, – дим. Ә чынбарлыкта бернинди элемтәләрем дә, “блат”ым да юк. Кабинетка кердем дә: “Сез бит мине беләсез. Мин хәзер йөк ташучы булып эшлим, кибет мөдире булырга дип эшкә урнашырга килдем. Әгәр дә сез кибеттә утны кабызсагыз, минем киләчәк тормышымны үзгәртә алачаксыз”, – дим. Абзый берничә минутка тынып калды. Аннан телефонын алды да: “Кабызыгыз”, – дип шалтыратып әйтте. Шулай итеп мине эшкә алдылар (көлә). Тормышта сынаулар да күп булды. Хәзер аларны да елмаеп искә алам. 
 
– Гүзәлем белән мөнәсәбәтләрегез дингә килгәч үзгәрдеме?
 
– Без болай да ислам дине кысаларында яшәдек. Ризык һәм бизнеста гына үзебезгә күбрәк нәрсә рөхсәт итә алдык. Тәртипсез тормыш алып барган булсам, сөйләр идем, бәлки. Ә мөнәсәбәтләребез үзгәрмәде диярлек. Елдан-ел араларыбыз якыная, бер-беребезгә булган хөрмәт арта. 
 
– Гүзәлем белән никах укыту тарихы да кызыклы. Аны да искә алыйк әле.
 
– Ун ел бер кыз белән очрашып йөрдем. “Әйдә никах укытабыз”, – дип тә ничә тапкыр әйткәнмендер. Әти-әни дә өйгә кайткач: “Улым, өйләнергә кирәк. Вакыт бара”, – дия иде. Ата-ана борчыла инде, сүз дә юк. Без Мисырга клип төшерергә барырга булдык. Ул вакытта Гүзәл белән таныш идек инде: чараларда күрештек, икебез дә мәдәният өлкәсендә эшлибез. Мисырда клип төшерү очсыз түгел, миңа чыгымнарны бүлергә кирәк. Гүзәлгә: “Мисырда клип төшерергә теләмисеңме?” – дидем. Менә шулай тугыз көнгә Мисырга киттек. Ике клип төшердек. Чит илдә, телне дә белмибез, клип төшерергә кирәк. Төннәрен йокламадык, арып беттек. Менә шул вакытта Гүзәлгә игътибар иттем. Холкын әнинекенә дә охшаттым, бернигә дә карамый гел алга бара. “Миңа шундый хатын кирәк”, – дип уйлап куйдым. Шулай итеп эшләрне тәмамладык, өйгә кайтабыз. Юлда барганда: “Никах укытырга теләмисеңме?” – дип әйтеп куйдым. “Ярар”, – ди. Шул ук көнне кич белән Гүзәл: “Иртәгә кулымны сорарга кил”, – дип шалтыратты. Шаккаттым, болай тиз булыр дип уйламаган идем. Икенче көнне кул сорарга бардым. Бер атнадан соң никах укыттык, ике атнадан соң туй үткәрдек. 
 
– Ә мәхәббәт? 
 
–  Гүзәл бик чибәр кыз, холкы да миңа ошады. Барысы бик тиз узды.  Мин дә башны югалтып гашыйк булырга малай түгел идем инде. Яшем бар иде. Ә гаилә коргач, Гүзәлгә караш үзгәрде. Хөрмәтем артты, мин аны чын күңелдән ярата башладым. Мәхәббәт, бәлки, шулдыр? 
 
– Сез дуэт буларак та чыгыш ясый идегез. Кайсыгыз ешрак юл куя иде? Бу кагыйдә тормышка да туры киләме?
 
– Күбрәк Гүзәлнең тавышына җайлаша идем. Кайвакыт җырларга кыенрак булды. Без тормышта да бер-беребезгә юл куябыз. Мин – Гүзәлгә, Гүзәл – миңа җайлаша. “Миңа ошый, мин шулай әйттем”, – дип кенә тормыш бармый. Гүзәлнең эшләре бар икән, димәк мин өйдә балалар белән калам. Алдан сөйләшеп, фикерләшеп эшлибез. Бер-беребезгә ышанабыз. Гомумән, гаиләбездә җитди проблемалар юк, шөкер. 
 
– Улыгыз туу белән дә котлыйм сезне. Улыгыз да көтеп алынган бала. Күңелне нинди хисләр били?
 
– Бу – Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте. Кылган догаларыбыз, ихлас теләкләребез кабул булды. Мең кат шөкер итәбез. Кызыма да: “Син Аллаһы Тәгаләнең бүләге”, – дип кабатлыйм. Мәдрәсәгә Мәдинә белән бергә йөрибез. Бик яратып, теләп йөри. Кызларча серләшеп аласы килсә, әнисе янына йөгерә. Хәзер ата да, ана да баланы тәрбияләүгә үз өлешен кертә ала. Әгәр ир-ат көне-төне эштә икән, әлбәттә, балаларны күбрәк хатын-кыз карый. Тик шулай да балаларга вакытны жәлләргә кирәкми. 
 
– Гүзәлем йөклелек вакытын яшерде. Бу чит-ят күзләр тимәсен өченме?
 
– Ибраһимыбызны югалта яздык. Гүзәлне хастаханәгә алып киттеләр. Табиблар да баланы югалту ихтималы зур диделәр. Ул вакытта нинди хисләр кичергәнемне сүз белән аңлатып бетерә алмыйм. Аллаһы Тәгаләдән ялварып сорадым. Барысы да аның кулында. Беренче балабызны да зарыгып көттек. Бар харам әйберләрдән баш тарттым. 
 
– Диндә икенче хатын алырга да рөхсәт ителә. Сез тагын бер хатын алыр идегезме?
 
– Коръәннең Ән-ниса сүрәсендә яраткан кешегә ике, өч яки дүрт хатынга өйләнегез диелгән. Бер ирнең берьюлы дүрт хатыныннан артык була алмый. Әгәр дә сез аларга карата бөтен нәрсәдә дә, ягъни матди яктан, игътибар һәм мөнәсәбәт ягыннан да да бертигез гадел булмаячагыгызны аңлыйсыз икән, бары тик бер, яки ирекле хатынга өйләнү мөмкинлеге булмаса кол хатынга (шуның белән аны ирекле итүне күздә тотып) өйләнә аласыз дип әйтелгән. Әгәр дә син хатыныңның моны кабул итмәячәген һәм моны инкарь итәчәген сизәсең икән, син аны кяфир (Аллаһны бер дип танымаучы, мөселман булмаган кеше) булырга этәрә аласың. Шәхсән мин Коръәндә берничә хатын турында язылганны тулысынча кабул итәм, әмма моны эшләргә җыенмыйм. 

---
Шәһри Казан
№ --- | 18.06.2025
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы