поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
02.09.2011 Фаҗига

"Мин болай яши алмыйм"

Чаллының абруйлы табибы башта улын, аннары үзен атып үтергән

Бу көннәрдә бөтен Чаллы гөж килә. Шәһәрдә зур хөрмәт казанган табиблар – Курьяновлар гаилә­сендә 26 августта чәчләр үрә торырдай фаҗига килеп чыга. Озак еллар буе автокаладагы 5 нче хастаханәне җитәк­ләгән 72 яшьлек Петр Курьянов олы улы Вячеславны атып үтерә, соңыннан үз-үзенә кул сала. "ВТ" әлеге хәлнең ни рәвешле килеп чыкканын ачыкларга тырышты.

 

Шикаятькә үлем җавабы

 

Фаҗигагә китергән төп сәбәпләрнең берсе – Петр Павлович оештырып җибәргән бизнесны бүлешә алмау, дип фаразлана. Пенсиягә чыккач, өлкән Курьянов "Авицена" медицина үзәге оештырып, даруханәләр челтәре ачып җибәрә. Эшне кече улы Денис белән алып баралар. Ул үзәк белән җитәкчелек итә. Денистан алты яшькә өлкәнрәк улы Вячеслав исә бу эштә катнашмый. Имеш, наркоман булганга күрә, өлкән Курьянов аны бизнеска якын китермәгән.

 

Фаразларның берсе буенча, фаҗига алдыннан гаиләдә шушы мәсьәлә аркасында кара тавыш чыга. Имеш, Вячеслав үзен дә әлеге бизнеска кертүне сорый. Тик сөйләшү барып чыкмый, һәм ата кеше малаена сугып җибәрә. Соңыннан Вячеслав шикаять белән полиция органнарына мөрәҗәгать итә. Петр Курьянов исә моңа гарьләнеп, улына гаризаны кире алырга куша. Әмма сүзе үтмәгәч, улын Макаров пистолетыннан атып үтерә. Вячеславка өч тапкыр ата Петр, аннан соң пистолетны үзенең чигәсе турысына китереп, ахыргы тапкыр курокка баса.

 

Бик яхшы кеше иде

 

Петр Павлович Курьяновны кеше хәленә керә белә торган бик әйбәт табиб итеп хәтерли Чаллы халкы. Ул бик озак вакыт автокаладагы 5 нче шәһәр хастаханәсен җитәкли. Спорт ярата. Җиңел атлетика, соңрак бокс белән шөгыльләнә. Ул җитәк­ләгән хастаханә хезмәткәрләре дә Петр Павловичтан калышырга теләми, шәһәрдә узган барлык ярышларда да катнашалар, хәтта призлы урыннар яулыйлар.

 

– Ул бик ачык, мөлаем кеше иде. Проблема чыга калса, шаяртып-көлеп кенә хәл итәр иде, – дип искә ала мәрхүмнең дусты, 5 нче шәһәр хастаханәсе баш табибының медицина мәсьә­ләләре буенча урынбасары Евгений Фоменко.

 

Аның сүзләреннән аңлашылганча, Петр Павлович һәрчакта да үзенең тирән белеме, ярдәмчеллеге белән аерылып торган. Хатыны Эмма Карловна да белгечлеге буенча – табиб, ВТЭКта терапевт булып эшлә­гән. Әмма онкологик чир Эмма ханымны вакытыннан алда гүр иясе иткән.

 

– Алар бик әйбәт яшәделәр. Уллары Денис – менә дигән УЗИст, бик яхшы белгеч, ком­пьютерчы. Олы малай Вячеслав кына табиблык юлыннан кит­мәде бугай, – ди Евгений Михайлович. – Петр Курьянов табиб кына түгел, бик яхшы оештырып җибәрүче дә иде. КамАЗ эшчеләре өчен медсанчастьне нульдән башлап оештырды. Ике поликлиника төзетте. Җайланма-җиһазлар булдыртты, менә дигән хезмәткәрләр туплады. Аның кул астында бер мең ярымнан артык кеше эшләде. 20 ел бергә эшләү дәверендә мин аның хәтта берәр кешене эштән куганын да хәтерләмим. Һәрчак та хезмәткәрләрен яклап калу җаен таба иде. Ә монда менә нинди хәл килеп чыкты. Петр мондый адымга һич кенә дә аек акыл белән бара алмас иде. Мөгаен, аффект халәтендә булгандыр...

 

Өченче берәү булган?

 

Хәзерге вакытта интернет челтәрендә әлеге вакыйга уңаеннан кызу бәхәсләр бара. Курьяновларны якыннан белгән кешеләр фаҗигагә китергән сәбәпләрне ачыклый. "Комсомольская правда"ның электрон вариантында дөнья күргән кайбер фикерләр:

 

"Икесе дә бик жәл. Вячеслав бик әйбәт егет иде. Бергә теш технигына укыдык".

 

"Алар барысы да Славага басым ясады. Ә Славага гаиләсе бик кадерле иде. Ул беркайчан да әти малае булмады, аңа аркаланып яшәмәде. Тормышта барысына да үз көче белән иреште. Бары тик Денисның хатыны Люданы гаилә бизнесына катыштыра башлагач кына гарьләнде. Ә гауганы Люда оештырды".

 

"72 яшьлек баш табиб улын ничек үтергән, соңыннан үзенә ничек кул салган икән? Ул бит элек кешеләрне дәвалаган. Ә имеш-мимешләр буенча, соңгы пуля контрольный булган. Монда табиб та, әти кеше дә түгел, ә ниндидер киллер эше килеп чыга. Кемгәдер кирәктер инде..."

 

"Петр Павлович беркайчан да бизнеста булмады".

 

"Слава яхшы күңелле, тормыш яратучан кеше иде. Хатыны һәм улы белән бик яхшы яшә­деләр. Ул туры сүзле иде һәм әтисе йогынтысына беркайчан да бирешмәде. Ә абруйлы кеше буларак, Петр Палычка моны кабул итү бик авыр иде. Полициягә Слава Денисның хатыны өстеннән гариза язды. Ул аны гаилә бизнесыннан ераклаштыру өчен буарга теләгән, бик каты җәрәхәтләр ясаган. Слава эшне ахырына кадәр җиткерергә те­ләде. Судка барып җиткән очракта, ул хатынга аз дигәндә – шартлы, ә күп дигәндә 3 ел ирегеннән мәхрүм итү яный иде. Әти кеше кече малаеның гаиләсе иминлеге өчен каршы чыкты... олысының гомере бәрабәренә".

 

"Чит гаиләләрнең проблемаларында казыну – иң рәхмәтсез эш. Әмма полициягә язылган гариза аркасында кешенең үз улын үтерергә алынуы бик шикле. Чөнки аның авторитеты зур, ә олы малай, кеше сүзләренә караганда, "наркоман". Кыйнаган өчен исә төрмәгә утыртмыйлар, ул хатын штраф белән генә котылган булыр иде".

 

"Әти кеше Славаны һич тә атып үтерә алмый! Үзен дә ата алмый! Полиция гаеплене эзләсен – анда өченче берәү булган!"

 

Алай түгел

 

Соңгы вакытларда Вячеслав беркайда да эшләмәгән. Аның белән якыннан таныш булган Анатолий Староверов менә ниләр сөйли:

 

– Мин аны бер ун ел белгәнмендер. Тыныч холыклы, аралашучан кеше буларак истә калган. Хатыны Лариса, 12-13 яшьләр чамасындадыр улы Павлик калды. Әмма мин белгән Вячеслав наркоман да, кеше малына кызыгучы да түгел иде. Аның өчен гаиләсе гел беренче урында булды. Тормышы җитеш иде, ике катлы йорты бар. Әтисе дә, үзе дә ауга чыгарга яраталар иде. Дөрес, соңгы вакытта алар аралашмыйча яшәде. Әмма бизнес бүләргә теләп, туганнары белән тарткалашырга җөрьәт иткәндер дип уйламыйм. Моның башка сәбәпләре булырга тиеш, – ди ул.

 

Макаров пистолеты исәпкә алынмаган кораллар исемлегендә дә, Петр Курьянов исеменә дә рәсмиләштерелмәгән. Чаллы шәһәренең тикшерү бүлегендә бу коралны законсыз саклау, сатып алу, үзең белән йөртү буенча җинаять эше ачылган. Вячеслав Курьяновның наркоман түгеллеген РФ Тикшерү комитетының Татарстандагы Тикшерү идарәсе өлкән тикшерүчесе-криминалисты, юстиция майоры Эдуард Александрович Миронов та раслый. Әмма фаҗигагә китергән тарткалашуда киленнең катнашы барлыгы белән ул килешми.

 

– Петр Павлович белән Вячеслав бик озак аралашмыйча яшәгәннәр, – ди Эдуард Александрович. – Ә быелның июнь аенда шул бизнес аркасында ике арада низаг килеп чыккан. Нәтиҗәдә әти кеше улына суккан. Вячеслав полициягә гариза язган. Шуның аркасында өлкән Курьяновны аңлатма бирергә чакыртканнар. 26 август көнне әти кеше малае яшәгән 71 нче комплекска килә. Гаризаны кире алуын үтенә. Денис та әтисе белән була. Әмма ике арадагы сөйләшү барышында ул урамга чыгып китә. Кереп карагач, әтисе белән абыйсының тыныч кына сөйләшкәнен күргән. Әмма озак та үтми аткан тавыш ишетелә. Йөгереп кергән Денис әтисен туктатып калырга өлгерми, тегесе үз-үзенә ата. Күршеләре сөйләве буенча, Вячеслав тырыш, гаилә җанлы ир булган. Фаҗига аның ике катлы өендә була. Бу вакытта хатыны эштә, ә улы урамда уйнап йөри.

 

Эдуард Миронов сүзләренә караганда, тикшерү барышында Петр Курьянов тарафыннан язылган ике язу табылган. Аның беренчесе пенсионерның үз өендә табыла. Ул алдан планлаштырып, үзен күмәсе кәчтүм-чалбарларны да үтүкләп калдыра. Икенче язу исә машинасында, дипломат эчендә табыла. Хатларның тексты безгә күрсәтелми. Аларда ул бүтән болай яши алмаганлыгы һәм бары тик үзенең генә бу хәлләргә нокта куя алачагы турында әйтә. Библиядән юллар китерә. Дениска бизнес буенча киңәшләр биргәнлеге, бүтән юлым юк иде, оныкларны сакла, кебегрәк сүзләр язып калдырганы мәгълүм.


Чулпан ХӘЙРУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ 163-164 | 02.09.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»