|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.06.2025 Мәдәният
![]() Үлемнән калган Динә Закирова: “Профнастил бик куркыныч нәрсә икән”Скрипкачы Динә Закирова бүген ТНВ каналының “Таяну ноктасы” тапшыруында үзе белән килеп чыккан куркыныч хәл турында сөйләде. Бакчада ял иткәндә Динәнең баласы тубын югалткан, дөресрәге, тубы койма артына очкан. Шуны алам дип Динә койма өстенә менә, шулчак аягы астындагы урындыгы сынып китә дә, ана кеше бөтен гәүдәсе белән профнастилдан ясалган койма өстенә төшә. Динә каты киселә, кичекмәстән Югары Ослан районы сырхауханәсенә китәләр. Мондагы табиблар ярдәм итә. “Артериягә 2 миллиметр гына калган”, - ди үлемнән калган Динә Закирова. Алла саклаган. “Профнастил бик куркыныч нәрсә икән. Аның очларын каплатырга кирәк. Балалардан куркыныч”, - ди танылган скрипкачы.
Җәй көннәре аеруча сак булыгыз, кадерле дуслар! Бәла аяк астында.
--- |
Иң күп укылган
|