|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.06.2025 Киңәш-табыш
![]() «Алданмыйм!» дия-дия алдандым: Мошенник корбаны булмас өчен 7 КАГЫЙДӘБыелның беренче өч аенда Россиядә яшәүче һәр ике кешенең берсенә (43 процент) мошенниклар шалтыраткан. «Лаборатория Касперского» белгечләре әнә шундый нәтиҗәгә килгән. Шул вакыт эчендә мошенниклар ил халкының 80 миллиард сум акчасын урлаган. Россиядә яшәүчеләр кырыгалдарлар кулына көн саен 40 миллион сум чамасы акча күчерә, дип кисәтә хокук сакчылары. Ник һаман алданабыз? Күптән түгел генә Түбән Камада берьюлы өч кеше мошенник корбаны булган. Аларның барысын да бер үк ысул белән алдаганнар. Банктагы акчаларына куркыныч яный, шуларны саклап калу өчен куркынычсыз счетка күчерергә кирәк, янәсе. Җирле көллияттә укыткан 38 яшьлек укытучы, шул сүзләргә ышанып, мошенникларга 300 000 сум акча күчергән. Икенчесе башта 90 000 сум акчасыннан колак каккан, аннары кредитка алып тагын 1,9 миллион сумны билгесез кешеләргә күчергән. 37 яшьлек токарь исә, мошенникларга ышанып, 5 миллион сум (!) акчасыннан колак каккан. Иң гаҗәбе: бу акчаны аңа танышлары сакларга дип биреп торган булган.
Берничә көннән Чистайда да шундый ук хәл кабатланган. 60 яшьлек ир-ат саклык счетындагы акчасын саклап калу нияте белән мошенникларга 960 мең сум акчасын күчергән. Моңа өстәп, өендәге алтын-көмешне, утырып йөргән машинасын да саткан һәм шуннан кергән акчаны да билгесез кешеләргә биргән.
Балалар арасында да мошенник корбаннары шактый. Соңгысы әле күптән түгел генә шул ук Чистайда теркәлгән. 13 яшьлек үсмер бушлай игълан сайты аша самокат сатып алырга теләп, 34 мең сум акчасын югалткан. Кибераналитиклар җәйге каникул чорында мәктәп балалары арасында мошенник корбаннары бермә-бер артырга мөмкин, дип кисәтә. Ялга да, телефонда утырырга да вакыт күбәя бит.
Соңгы арада инвестиция ярдәмендә акча эшләргә теләп төп башына утыручылар да арткан. Татарстан Прокуратурасы бу уңайдан хәтта рәсми белдерү белән дә чыкты.
– Мошенниклар тиз арада күп итеп акча эшләп алырга тәкъдим итә, корбанының хис-кичерешләре белән уйный, аек акылга бөтенләй урын калдырмый. Мошенникны күрсәтә торган иң беренче һәм төп билгеләрнең берсе бу. Чын инвестиция белән эш иткәндә эшләр алай җиңел генә бармый, анда һәрвакыт риск бар, – диелә хокук сакчыларының мөрәҗәгатендә. – Мошенниклар еш кына «бу тәкъдим бары сезнең өчен генә», «нибары биш урын калды», «бу бердәнбер һәм соңгы мөмкинлек» ише сүзләр куллана. Чынлыкта инвестициягә бәйле тәкъдимнәрне алай таратмыйлар.
Сүз уңаеннан, мошенниклар халыкны алдау ысулларын гына түгел, төп башына утыртканда кулланган сүзләрне дә үзгәртеп тора. Соңгы арада алар «куркынычсыз счет» дигән сүз урынына «өстәмә счет», «криптовалюталы счет», «декларация счеты» ише гыйбарәләр куллана башлаган. Шушы дүрт сүзнең берсен булса да ишетсәң, сөйләшүне шундук өзәргә кирәк, дип кисәтә хокук сакчылары.
Киберкуркынычсызлык буенча белгеч Руслан Гарипов сүзләренә караганда, бүген иң беренче чиратта кеше үзе аң булырга тиеш.
– Мошенник корбаны булган кешеләрнең кайсы белән генә сөйләшмә «мин берни дә эшләмәдем, беркая кермәдем, басмадым, тик торганда шулай килеп чыкты» ди. Алай була алмый. Телефоныңны җимергәннәр икән, димәк, син чит кеше белән сөйләшкәнсең, ниндидер сылтама буенча кергәнсең. Күп очракта телефонга вирус әнә шундый чакта эләгә. Шуңа күрә кайсыдыр сылтама буенча кереп, нәрсәдер эшләргә кушкан СМС-хәбәр алгансыз икән, иң элек анда язылган сүзләргә игътибар итәргә кирәк. Сылтамада күрсәтелгән ресурс таныш түгел икән, анда керергә ярамый. Без көндәлек кулланган мессенджерлар да кулланучыларына куркынычсызлык кагыйдәләре турында даими рәвештә искә төшереп тора. Игътибар белән укырга гына кирәк.
Мошенник корбаны булмас өчен 7 кагыйдә
1. Телефондагы «Ватсап», «Телеграм» ише мессенджерларны, социаль челтәрләрдәге сәхифәгезне ике катлы пароль (аутентификация) ярдәмендә саклана торган итеп көйләгез.
2. Якын кешегә ярдәм кирәк дип шалтыратсалар, аның үзе белән сөйләшмичә, берни дә эшләмәгез.
3. Таныш булмаган номердан килгән шалтырату, шикле СМС-хәбәрләргә җавап бирмәгез. Анда күрсәтелгән сылтамалар аша керү дә куркыныч.
4. Банк картагыз, исәп-хисап счетларыгыз турындагы мәгълүматны, телефонга килгән парольләрне таныш булмаган кешеләргә хәбәр итмәгез. Таныш булмаган кешеләрнең исәп-хисап счетларына акча күчермәгез.
5. Балаларга, өлкән яшьтәге якын кешеләрегезгә кырыгалдарлар һәм аларның алдау ысуллары турында сөйләгез.
6. Исегездә калдырыгыз: банк хезмәткәре, хокук сакчылары беркайчан да кешегә ниндидер шәхси мәгълүмат, акча сорап шалтыратмаячак.
7. Таныш булмаган кеше кушканнарны эшләгәнче, иң элек якыннарыгыз белән киңәшләшегез.
Алданган очракта «02» яки «112» номерларына шалтыратып, полициягә хәбәр итегез.
Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов
Динә ГЫЙЛАҖИЕВА |
Иң күп укылган
|