|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.06.2025 Әдәбият
![]() "Фахишә" (ХИКӘЯ)Арзанлы отельнең сытылып беткән караватында шәрә яткан Розаның өстенә таушалган меңлекләр очты. - Бүген слабыерак кыландың, кызый. Роза теләр-теләмәс кенә авыз чите белән елмаеп куйды. Бер мизгелдә “Үзең дә әллә кем түгел идең...” дигән уй килгән иде теленә, кычкырып әйтмәскә булды, аңа акча бик кирәк иде. Бар да кыз авылдан Казанга укырга килгәч башланды. Әнисе Фирая белән үги әтисе Зөфәр икесе дә авыл хуҗалыгында эшли, Розадан тыш тагын ике кечкенә бала тәрбиялиләр. Йортта да мал-туар җитәрлек, кыскасы, әти-әнисе колхоз фермасыннан өйдәге икенче фермага кайта иде. Зөфәргә кияүгә килгәндә Роза әнисе Фирая белән район үзәгендә яшиләр иде, шуңа да 10 яшьлек кызга абзар тулы малга, тирес исенә һәм гомер буе почтада эшләгән әнисенең 3 сыер савып, сарыклар асты чистартып, арып-талып кереп ятуына ияләнү авыр булды. Булышмады түгел, әнисен жәлләп булышырга чыккалады кыз абзар-курага, ләкин аның учы белән авызын каплап, тын алырга куркып йөрүен күргәч, Зөфәр Розаны өйгә куып кертә торган булды. Теле белән әйтмәсә дә, аның йөзенә чыккан кәнагәть елмаюыннан, үги кызының булышырга теләвенә сөенүен аңларга була иде.
Еллар үтте, Роза мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлап, Казанга югары уку йортына керде. Артыннан ике сеңлесе үсеп килә, авылда акчага кытлык вакыт, шуңа да кызга, әнисе әйтмешли, аягын юрганына карап сузарга туры килә иде. Баштарак Фираяның хәзер инде Казанда дәрәҗәле кешегә әйләнгән элеккеге иренә кызларының укырга керүен әйтеп хәбәр саласы килгән иде дә, Зөфәрнең каты итеп “Кызы тууга ташлап киткән кешедән син ни көтәсең?! Аның акчасы кирәкми миңа, үзебез ничек тә тартырбыз, ул хәзер минем кыз бит инде”,- диюеннән соң, фикереннән кире кайтты. Чыннан да, Роза үз атасын бөтенләй белми, аның дөньяга килүенә өлеш керткән кеше, газиз баласын килеп күрү түгел, 17 ел эчендә бер тапкыр шалтыратып хәлен дә белгәне булмады. Хәер, Роза үзе дә аны эзләргә талпынмады, Фираяга гына элекке уртак танышларыннан сирәк-мирәк яңалыклар ишетелеп тора иде: соңгысы, элекке ире Казанда зур кеше булган, үзенең төзелеш фирмасы бар, депутатлыкка җыена икән, диделәр. Шул чакта әзрәк кызына ярдәм итмәсме дип уйлаган иде дә Фирая, ире сүзеннән соң кире уйлады. Чыннан да, атасы Роза өчен ят кеше иде.
Студент тормышы Розаны тиз бөтереп алды. Тулай торакта бүлмәдәш кызлары белән уртак тел тиз табылды, Казан кызы Найлә-Неллиның үз өе була торып та, биредә яшәвенә башта бик аптыраса да, күнекте. Анысы аеруча Роза белән якынаерга тырышты, төннәр буе каядыр йөреп иртәнге якта гына кайтучы кызга дәресләрен калдырмый йөрүче, бөтен лекцияләрне язып баручы дус бик кирәк иде. Әнисе айга бер-ике тапкыр тулак торакка кызын тикшерергә килгәндә Неллидан да тырыш студент юк иде: кыска итәкләр, биек үкчәле түфлиләр шкафның түренә яшерелә, битендәге катлам кремнар сөртеп атыла, кыяфәт тыйнак кыз балага әйләнә иде. Беренче курста уку башланып ике атнадан соң бу хәлне тәүге тапкыр күзәткән Роза башта эче катып көлде. Аннан исә Найлә-Нелли ни өчен өендә яшәмичә, тулай торакта яшәвен сөйләп бирде – кыз төнге клубта эшли, ләкин әти-әнисе моны белми икән. Шуңа да аңа кызлар белән яшәргә туры килә, хыялы акча туплап чит илгә бару. Найлә барысын да сөйләп бетермәде, шулай да, авыл кызы Розаның шул чакта ук күңелендә бүлмәдәшенең туры юлда йөрүе шик тудырган иде. Кем уйлаган аның шушы кәсебе Розаны да харап итәр дип?!
Авылга Роза ике атнага бер кайта иде. Ике атнага бер укуы шимбә икенче сменага туры килә, ерак юл, шуңа да кыз ул атнада тулай торакта кала иде. Шундый атналарның берсендә, Найлә кызны кичен үзе белән төнге клубка чакырды. Төнге шәһәрнең шау-шулы тормышы, бүлмәдәшенең иркен акча тотуы Розаны күптән кызыктырса да, кызны нидер тота иде, ләкин Найләнең “бер тапкыр гына барып кара, мин бит сине әллә нәрсә эшләргә мәҗбүр итмим”, дип үгетләве үзенекен итте: кыз Найләгә ияреп төнге клубка китте. Күңелен бер үк вакытта кызыксыну белән курку хисе биләп алган авыл кызы өчен бу кичтә яңа дөнья ачылды: бармен булып эшләүче Нелли, ялтыр-йолтыр утлар, чит ил көенә селкенүче ярымшәрә кызлар, алар тирәсендә сырпаланучы ирләр. Ахыргылары Роза өчен бигрәк тә җирәнгеч тоелды: әлеге кызлар белән икенче катка менеп китеп, югалып-югалып алуларын да күргәч, кыз ни өчендер ике сеңлесен күз алдына китерде.
Ә Нелли бу вакытта Розаны күзәтте. Ошый иде аңа бу саф авыл кызы. Үзенең инде беркайчан да аның кебек була алмавын аңлап ачуы да килә иде. Аны үзе белән алырга бәлки шул этәргеч булгандыр да, аннан беркем дә өстен булырга тиеш түгел! Укуга төкереп караучы Найлә, бүлмәдәше Розаның үзеннән күпкә яхшы укуын кичерсә дә (чөнки Найлә моннан һәрвакыт куллана иде), аның һаман саф кыз булып йөрүен кабул итә алмады. Үги әтисе белән әнисенең аны тикшереп тормавы, ике атнага бер кайтып өеннән әллә никадәр тәмле ризык төяп килүе дә ачуын китерә иде. “Миннән кайсы җире артык соң бу колхоз кызының?!” Розаның үги атасын мактап сөйләве дә Казан кызының эчендә җеннәрен кузгалта иде, чөнки үз әтисе аңа карата һәрвакыт коры булды.
Розаның Найлә яшәгән тормыш рәвешенә кереп китүе дә көтмәгәндә килеп чыкты: төнге клубка бер барып кайтканнан соң кыз уйга калды. Аның исәбенчә, Найләнең эше авыр түгел, ул риза булса, авылга кайтмый калган атналарда Роза да анда эшли алачак бит.
Ике атнага бер-ике көн төнлә эшләү аның укуына зыян китерергә тиеш түгел. Акчасы да иркенрәк булыр, авылдан әнисе җыеп җибәргәне кызга ашарга, кирәк-яракка җитә дә, бетә дә, ә Розаның группадаш кызлары кебек матур киенәсе, әллә нигә бер булса да кафеларга барасы килә иде. Найләне озаклап үгетләп торырга туры килмәде, хуҗасы белән шалтыратып сөйләште дә, атна уртасы булуга карамастан, шул ук кичне Розаны үзе белән ияртеп алып та китте. Роза өйрәнеп кенә кайтам дип үз-үзен тынычландырды, Найлә исә бүлмәдәшен үз даирәсенә тартуына сөенеп туя алмады. Атна уртасы булганлыктан, смена тыныч үтте, исерек кунаклар юк иде, Розага эш нечкәлекләренә төшенергә җайлы булды. Яңа хезмәткәр белән танышырга килгән хуҗа төскә-биткә матур, төз гәүдәле Розаны күргәч, Неллиның арт санына шапылдатып сугып куйды: “Шәп бу, Нелли, шәп! Молодец!”. Моны күреп калган Роза әллә нишләп китте, Найлә исә, кире уйламасын тагын дип, кисәтергә ашыкты, имеш, хуҗа шундый инде безнең, Найләне якын итә, акча күбрәк алсын дип сменаларны да күбрәк бирә.
Шимбә җитте. Розаның авылга кайтмый торган атнасы иде, курка-курка гына Найлә белән эшкә чыкты.
Әнисенә ләм-мим бер сүз әйтмәде. Исәбе икенче атнага кайтканда күп итеп күчтәнәч төяп кайту иде. Башта бар да шома барды, Найлә Розаны өйрәтеп торды. Мәхшәр Найлә сату өчен эчемлекләр алып төшәбез дип хуҗа белән икенче катка менеп киткәч башланды. Әлеге төнге клубка атна саен йөрүче ир-егетләрдә бар артында эчемлек сатып торучы яңа кыз игътибар уяткан иде, берсен-берсе уздыра уздыра Роза тирәсендә бөтерелә башладылар. Һәрберсенә сырпаланып сөйләшүче Неллидан аермалы буларак, Роза үзен тыйнак һәм кырыс тотты, эчемлек бокалы алганда кулын сыпырып маташучылары да, очрашу билгеләргә маташучылары да ачык чырай күрмәде. Куркудан йөрәге дөп-дөп типкән кыз күзләре белән Неллины эзләде, ярый әле ул берүзе басып торган эш урынына чит кеше керә алмый, дип үз-үзен тынычландырды.
Ә Нелли бу вакытта икенче катта хуҗа белән “сату өчен эчемлекләр саный” иде. Роза инде төнге клубта эшләү фикеренең уңышлы булмавын да уйлый башлаган иде, смена тәмамланып, кулына зур күләмдә акча алгач, ул фикереннән кире кайтты. Роза эшләгән смена соңгы ике ай эчендә беренче тапкыр сату планын арттырып үтәгән иде. Әлбәттә инде хуҗа Розаның сменага ешрак чыгуын теләде, ләкин аның күңелендә күбрәк акча эшләү хыялы гына түгел иде. Теге төнне Нелли аңа Розаның саф кыз икәнен көлеп сөйләде, ир уртасы булган хуҗага хәзер бу тыңгылык бирмәде. Исәбе – кызны әкрен генә кулга ияләндерү һәм үзеннән акча суырырга гына торган Неллидан котылу иде.
Вакыт үтә торды, Роза эшләде, укыды, күтәренеп авылга кайта торган булды. Әнисенә сатучы булып эшлим дип алдады. Фирая сөенеп туя алмады.
Хуҗаның смена саен үзе янында булуын башта ирнең яхшы күңеллелеге, булышырга тырышуы дип кабул итсә дә, тора-бара Роза ир белән хатын-кыз арасында гына була торган ишарәләр сизә башлады: хуҗасы я ялгыш биленә кагылып китә, исәнләшкән булып, кулын җибәрми тора, ә берсендә сменадан соң кайтарып куйгач үпмәкче булды. Кыз хуҗасын ничек тә аклый алмагач, бу хәлне бүлмәдәше Неллига сөйләүдән дә яхшы чара тапмады. Хай сөйләмәгән булса соң! Ачудан ярсыган Найлә, Розаның үзен гаепләп калдырды. Көнчелегеннән шартлар дәрәҗәгә җиткән Найлә-Нелли Розаны көндәше итеп күрә башлады. Сөяркәсе-Хуҗага Роза турында аның авызыннан сөйләнгән ялган гайбәтләр үз эшен эшләде: элекке итәгатьле хуҗа Роза белән исерек кунаклар кебек тәкәллефсез аралаша башлады. Аның өчен кыз акча эшләү чыганагы, ә азгын теләгенә ирешә алмавы ачуын гына чыгара иде.
Найлә, Розаның үзенә укуда күпме булышуын да онытып, кыздан үч алу юлын эзләде. Хуҗасының эш акчасын смена саен кассадан алуын истә тотып, кызны иң җүнсез юл белән пычратып калдырды: Розаны үз сменасына эшкә чыгарга күндереп, үзенең ике төненнән соң өченче төнне дә эшләгән кызның арганлыгыннан файдаланып, аның сумкасыннан икенче көнне Хуҗага тапшырырга дип алып кайткан акчаларны алып, яшереп куйды. Гомердә дә кешенең бер тиен акчасын алмаган Роза нишләргә дә белмәде, кайда төшереп калдырды ул бер пакет акчаны, югыйсә әйбәтләп төреп сумкасына салды бит. Хуҗа үткән сменада эштә күренмәде, Роза таксида кайтты. Әллә шунда онытып калдырдымы икән? Эзләмәгән җир калмады, Найлә дә эзләшкән кыяфәт чыгарып йөрде. Ә 200 меңгә якын акча бу вакытта аның кечкенә сумкасы кесәсендә ята иде. Хуҗага дөресен сөйләүдән башка чара калмады. Розаның иң курыкканы – әнисенең белүе һәм эшсез калуы иде. Төнлә эшлисе булса да, авыл кызы инде акчалы тормышның тәмен белеп өлгергән, шуңа да колак кагасы килмәде. Әнисе өчен дә борчылды, кызының ничек итеп акча эшләгәнен белмәгән ана бөтен танышларына мактана иде, тәртип бозып йөрмәсә дә, Розага читен иде.
Бер елга якын үзендә эшләү дәверендә Розаны төрле яклап өйрәнеп бетергән хуҗа, кызның иң авырткан җиренә басым ясады. Розаны күп күләмдә акча урлауда гаепләп гариза язу, авылга әнисенә хәбәр итү һәм эштән куу белән куркытып, азгын ир кызны кайчаннан бирле үзе теләгән эшне башкаруга этәрергә булды.
Ике төн елап чыккан Роза, башка котылу юлын күрмәгәч, ризалашты. Хуҗага кайтару өчен андый күләмдә акча әнисендә юк иде. Аннан соң хурлыгы да ни тора, ничек инде ул төнге клубта эшлим, акчамны урлаттым дип кайтып әйтсен? Ике сеңлесе аңа карап үсә, кайткан саен ул аларга тәм-том, матур киемнәр алып кайта, ничек ул аларның үзенә булган ышанычын югалтсын? Найлә дә гел әйтә килде, хәзерге заманда 19 яшьтә кыз булып йөрмиләр, тормышның рәхәтен татып яшә, кемгә кирәк синең кызлыгың дип, ичмасам, шушы бәладан котылыр.
Шулай итеп, тыйнак, тәртипле авыл кызы Роза үзенең кызлыгын иректә калып төнге клубта эшләүгә алыштырды. Хуҗа сүзендә торды: кыз өстеннән гариза язмады, “югалган” акчаны кире кайтаруны сорамады. Бу хәлдән соң хуҗасы Розаны эштә вакытта куркытып тагын берничә тапкыр икенче катка алып менде, ләкин кызның хиссез таштай йөзе аны тиз туйдырды. Роза эшләвен дәвам итте, ләкин күзләрендәге элеккеге очкын юкка чыккан иде, күңеленә “Мин фахишәгә әйләндем”, - дигән уй урнашты. Боларның барысын да читтән күзәтеп торган Найлә үз дигәненә ирешүен аңлады: Розаның үз дәрәҗәсенә төшүе, укуы аксый башлавына сөенде генә.
Розаның авылга кайтулары сирәгәйде. Аңа оят иде. Ләкин үзен әлеге төнге тормыштан җибәрми бәйләп торган җепләрне дә өзә алмый иде. Әнисенең йөрәге тотып хастаханәгә алып китүләрен, операция кирәклеген дә томан эчендәге кебек кабул итте. Тикшеренүләр үткәргәч, катлаулы операцияне Мәскәүдә түләүле клиникада гына ясыйлар икәне ачыкланды. Розаны тормыш тагын сынау алдына куйды: өйдәге бөтен малларын сатып бетерсәләр дә, акча җитәрлек түгел иде, акча алып торырлык бай туганнары да юк. Кыз, ярдәм сорап хуҗага мөрәҗәгать итте. Анысы Розаны кулланып үз проблемаларын чишәргә булды. Аның инде күптән бармен кызга күз салып йөргән, ләкин күпме сүз кушып та, якты чырай ала алмаган эш буенча партнеры бар иде. Төнге клубны зуррак бинага күчерү максатыннан шуны “майлау” өчен Розаны аның астына салды. Моның өчен байтак акча алган Роза күз яшьләрен эчкә йотты, тулай торак ваннасында күпме юынса да, тәне чистармас кебек тоелды аңа. Үз эченә бикләнгән Розаны Найлә танымас булды. Әнисенең авыр хәлдә икәнен белгәч, теге юлы урлап яшереп куйган акчаларны кызга бирде. Ләкин бу акча гына җитми иде әле. Ул арада хуҗасыннан теге партнеры Роза белән тагын күрешергә тели дигән хәбәр килде. Кыз әлеге ирдән җитәрлек сумма акчаны сорап карарга булды, әгәр очрашып торырга диячәк икән, ул ризалашачак, әнисе генә исән булсын!
...Арзанлы отельнең сытылып беткән караватында шәрә яткан Розаның өстенә таушалган меңлекләр очты.
-Бүген слабыерак кыландың, кызый.
Роза ничек сүз башларга белми торды. Ләкин бугазына бөялгән күз яшьләрен тыерлык түгел иде, ул сулкылдый-сулкылдый бөтен тормыш хәлен, районнан авылга күченүләрен, әнисенең колхозда эшләвен, хәзер үлем хәлендә ятканын сөйләп бирде.
Хуҗасының партнеры Равис, киенергә дә онытып, коты алынып тыңлап утырды.
- Карале, кызый.... Синең әниең Фирая түгелме? Юк дип әйт! - дер-дер калтыраучы, агарынган иргә карап, Роза елаудан туктады.
- Әйе, Фирая исемле. Сез каян беләсез?
Коточкыч ачыш алдында торган Равис сорау яудыруын дәвам итте.
- Син мартта тудыңмы? Фирая почтада эшли идеме күченгәнче?
- Әйе, туган көнем мартта, сез әнине белә идегезме әллә? - Роза яткан җиреннән торып утырды. Ләкин киләсе мизгелдә аңын югалтырлык яңалык ишетте.
- Мин синең әтиең, кызый...
Роза хастаханәдә аңына килгәч, кире йоклатуларын сорап үкерде. Шәфкать туташлары торып тәрәзәдән сикерергә маташкан кызны ике көн саклады. Тынычландыра торган дарулар да баса алмаган Роза, үз-үзен тырмап, кыйнап, җәрәхәтләп бетергән иде. Күпме күргән табиблар аптырашта иде, кызның “Үтерегез мине, бирегез берәр дару”, - дип елавының сәбәбен беркем аңламады. Психик тайпылышлы авырулар бүлегенә күчерелгәч, көчле уколлар тәэсиреннәнме, кыз тынычланды, көннәр буе бер ноктага төбәлеп утыра торган булып китте. Кайвакыт кына ул “Әтиииии”, - дип сузып саташа башлый иде, андый вакытта санитарлар килеп җитә иде. Ун көнгә якын шулай яткач, Найлә аны эзләп табып авылга алып кайтты.
Аңынчы хуҗасының партнеры Равис, Роза белән соңгы очрашудан соң Найлә-Неллины эзләп табып, аңа конверт белән акча тапшырды, бүлмәдәшенең авылына алып кайтып тапшырырга кушты. Розаны сораган сеңелләренә авыртып тора дип алдады, әтиләре хастаханәдә Фираяны саклый иде. Шулай итеп, Розаның кызлыгы, җан тынычлыгы, сәламәтлеге бәрабәренә табылган акчалар әнисенең гомерен саклап калды, тик Розаны гына коткармады: сеңелләре өйдә юк вакытта өстәлендә “Кичер мине, әнием”, - дигән язу калдырып, 20 яше дә тулмаган килеш, Фираяның олы кызы Роза бауга менде. Аны күмәргә кайткан үз атасы Равис та, кире китешли зур тизлектә каршы машина астына кереп, һәлак булды.
Айгөл ИМАМИЕВА |
Иң күп укылган
|