поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Күз алдыңа китер. Суда ике ир-ат бата. Берсен син яратасаң, икенчесе – сине ярата. Кайсын коткарачаксың?
    – Туктале, ә нигә ике ир-ат бергә чупылдаша соң әле анда?
Бүген кемнәр туган
  • 15 Июль
  • Надир Дәүләт (1944-2021) - галим
  • Гәрәй Рәхим (1941-2021) - язучы
  • Римма Ибраһимова - җырчы
  • Әгъзам Гобәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Зиннур Мансуров - шагыйрь
  • Әхтәм Зарипов (1935-2024) - актер, режиссер
  • Ринат Рәхмәтуллин - җырчы
  • Мөхәммәт Әблиев (1900-1941) - язучы
  • Раил Сәлахиев - актер
  • Мәгубә Сыртланова (1912-1971) - очучы
  • Сөббух Рәфыйков (1913-1971) - язучы
  • Константин Куранов (1935-2022) - журналист
  • Фәрит Гобәев - фоторәссам
  • Минтимер Минһаҗев - эшмәкәр
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
  • Сдается 1 ком квартира в Ж К Радужный, рядом с Салават Купере 1,все необходимые для проживания есть, цена 23000+к/у 89272414127
  • Казанның Закиева урамындагы 141 нче йортта ике булмэле фатирның бер булмәсе тыныч, тәртипле кызга арендага бирелә. 89179109270 Гөлнур
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
Архив
 
17.06.2025 Экология

Чакырылмаган кунаклар: тилгән өрәңгесе, балтырган һәм Колорадо коңгызы белән ничек көрәшергә?

Балачактан ук безне табигатьне сакларга, үсемлекләрне өзмәскә, хайваннарны җәберләмәскә өйрәтәләр. Шуңа да карамастан безнең җиребездә булган организмнар төрлелеген саклап калу өчен, кайбер җан ияләре белән көрәшергә туры килә. Һәм әлегә без бу көрәштә җиңүче түгел... Сүз инвазив төрләр турында.

Инвазия сүзе читтән бәреп керү дигәнне аңлата. Мондый килмешәк үсемлекләр һәм хайваннар безнең як табигатенә кеше эшчәнлеге аркасында чит илләрдән яки табигый зоналардан үтеп кергән. Бездә аларның ерткычлары, конкурентлары, паразитлары яшәми, шунлыктан мондый төрләр коточкыч зур тизлек белән яңадан яңа киңлекләрне яулыйлар һәм элек-электән шушы җирләрдә үскән башка төрләрне кысрыклап чыгаралар.

Тилгән өрәңгесе, яисә Америка өрәңгесе (Acer negundo)
 
Европага XVII гасырда ук Төньяк Америкадан китерелә. Декоратив үсемлек буларак паркларда, ботаника бакчаларында, соңрак урман полосаларында утыртыла. Тиз арада кыргыйлашып, тирә-якка тарала. Өрәңге – ике өйле үсемлек, ягъни аның серкә таратучы ата агачлары һәм җимеш бирүче ана агачлары бар. Серкәсе аллергия сәбәпчесе була ала. Туфракка зыянлы матдәләр бүлеп чыгаруы аркасында аның янында кайбер үләннәр үсә алмый. Америка өрәңгесенең яфраклары һәм орлыклары белән тукланучы бөҗәкләр безнең якларда юк, шуңа күрә бу агач янында кошлар да, башка хайваннар да үрчеми.
 
Сосновский балтырганы (Heracleum sosnowskyi)
 
Эре яфраклы, ак чәчәкле биек кулчатыр рәвешендәге бу үсемлекнең туган ягы – Кавказ таулары. Куркыныч үзенчәлеге бар: суы тәнгә тисә, кояш яктысында тирене пешерә. Кояшлы көндә ялан кул белән яфракларына кагылу катгый тыела. Зур уңыш бирүе һәм арзанлыгы сәбәпле аны узган гасыр уртасында мал азыгы буларак күпләп үстерә башлыйлар. Басуларга эләгүгә ул бөтен тирә-якны басып алырга тотына. Бер үсемлек 20 меңләп орлык бирә, алар 5 елдан да тишеп чыгу сәләтен югалтмыйлар. Шунлыктан аның белән турыдан-туры көрәшү гаять авыр. Кайбер галимнәр аны хуҗалыкта куллану буенча илкүләм проектлар тәкъдим итәләр. Мәсәлән, балтырганны шикәр, биоэтанол, целлюлоза, эфир майлары, техник майлар эшләп чыгаруда кулланып була. Безнең халыкның милли ризыгы – балтырган ашы турында ишетсәгез, аны Сосновский балтырганыннан түгел, ә безнең якларга электән хас булган Себер балтырганыннан (Heracleum sibiricum) пешерүләрен дә истә тоту кирәк.
 
Колорадо коңгызы (Leptinotarsa decemlineata)
 
Элекке заманнарда бу бөҗәк Төньяк Америкада үсә торган кыргый паслёнчалар белән тукланып, артык күзгә ташланмыйча көн итә торган була. Кешеләр бәрәңге үстерә башлагач, коңгызның каршында иксез-чиксез азык кырлары барлыкка килә. XIX гасырда Колорадо штатының бәрәңге басуларына зур зыян китергәннән соң, ул хәзерге исеменә ия була. Беренче бөтендөнья сугышында бу бөҗәк Төньяк Америка кораблары белән Франциягә килеп ирешә. Халыкның игътибары башкада булу сәбәпле, Колорадо коңгызы Европа басуларын тиз арада яулап ала һәм көнчыгышка таба хәрәкәт итә. Безнең як кошлары, үрмәкүчләре, кандалалары арасында бу бөҗәк белән тукланучылары бик сирәк. Һәр агулаудан соң берничә генә бөҗәк исән калса да, шулар үрчеп, агуга каршы торырдай яңа популяция барлыкка китерә. Шуңа күрә галимнәр көрәш өчен елдан-ел яңа препаратлар уйлап табарга мәҗбүр. Коңгыз бәрәңгене исеннән эзләп таба. Моны булдырмас өчен, бәрәңге янына көчле ис тарата торган үсемлекләр, мәсәлән, пижма утырталар, яисә шундый хуш исле матдәләрне бакчага сиптерәләр.
 
Фото: ru.freepik.com

Динә АБДУЛЛИНА
Идел
№ --- | 17.06.2025
Идел печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы