|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.06.2025 Мәдәният
![]() Кичә Казанда яңа татарча сериалга кастингның беренче көне булды (ФОТО)16 июньдә Казанның “Шәрык” клубында “Ай булмаса, йолдыз бар” сериалына кастингның беренче көне узды. Мәркәзебез үзәгенә 300гә якын Татарстан театрлары актерлары, студентлар һәм үзен кино сәнгатендә сынап карарга теләнгән һәвәскәрләр җыелды. Яңа сериал нигезендә мәшһүр татар драматургы Туфан Миңнуллин әсәре тора. Съемкалар җәй уртасында башланачак, ә премьера 2025 елның декабренә ниятләнелгән. “Ай булмаса, йолдыз бар” сериалы режиссеры булып ТНВ каналы тамашачысына “Кеше китә – җыры кала” сериалы аша яхшы таныш булган Александр Далматов сайланды. Сценарий авторлары – режиссер үзе һәм Алсу Хәбибуллина. Сериалны Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә “Татарстан – Яңа Гасыр” каналы белән берлектә “Ватан 21 гасыр” кинокомпаниясе төшерә. Проект Туфан Миңнуллинның тууына 90 ел тулуга багышлана. ТНВ.
|
Иң күп укылган
|