поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
02.09.2011 Ир белән хатын

Әти әнине саткан, моны гафу итеп буламы?

Мин «Шәһри Казан» газетасын инде ун еллап алдырам. Сезгә бу язмамны бик күптән язарга әзерләнеп йөрдем, гыйбрәт өчен дә, күңелемне бушату өчен дә... Чөнки бу вакыйганы берәүгә дә сөйли алмыйм, сеңлем белән икәү генә беләбез, өстебездә авыр йөк кебек ул безнең. Ләкин гел нәрсәдер туктатып килде, тыелып кала идем, хәзер менә әтине җирләгәннән соң, барысын да иркенләп язам.

Әти авылда төшеп калганнардан түгел иде. Озак еллар колхозда эшләде. Аны хөрмәт иткәннәрдер дип әйтә алмыйм, ләкин күпләр курка иде. Кырыс иде ул, эчми, тартмый, башы да эшли. Тик менә холкында ниндидер сәер сыйфатлар бар: саран, акчага табына, үз дигәненә ирешер өчен барысына да әзер, хәтта җинаятькә дә...

 

Әни белән алар уртак дусларының туйларында танышканнар. Әни тумышы белән Екатеринбург якларыннан. Әти белән бер-берсенә гашыйк булып гаилә корганнар. Авылда төпләнеп калганнар. Баштарак тату яшәгән алар, бер-бер артлы ике балалары туган – мин һәм сеңлем. Әтинең әнигә кыйммәтле киемнәр, алтын-көмеш алып биргәнен дә хәтерлим. Авылда булсак та, бай яшәдек без, тәмле ашадык, яхшы киендек. Дөрес, әти гел кырыс булды. Әни ялгыш берәр нәрсәне дөрес эшләмәсә, сукты да, кыйнады да... 

 

Миңа 8 яшьләр тирәсендә әнинең башы бик нык авырта башлады. Табибларга да күрсәтеп карады аны әти, күрәзәче, төрле дәвалаучыларга да алып барды, файдасыз. Әнинең, авыртуына түзә алмыйча, башын стенага бәрә-бәрә, кайчак җиргә ятып елаганы исемдә. Әти бу хәлләргә 3 еллап түзгәндер, аннары авыру әнидән туйды, ахры, аны мунчага бикләп куя башлады, башка хатын белән дә чуалды бугай. Ә беркөнне әни чит шәһәргә хастаханәгә киткән җиреннән кайтмады. Бер атнадан без аны җирләдек. Әти: «Әниегез башы авыртып үлде», – дип кенә җавап бирде. Без үсеп җиткәнче, әти яңа әни алып кайтмады, безне тәрбияләде, киендерде, укытты.

 

Инде сеңлем белән Казанга китеп, һәрберебез үз гаиләбез белән яши башлагач, зур гына сер ачылды: әнине әти үтерткән икән бит...

 

Өй юганда чормадан ул сандыкны минем балам табып алган. Анда килешү кәгазьләре, ниндидер телефон номерлары, саргаеп беткән чеклар... Кыскасы, бу кәгазьләрне өйрәнеп, шул шәһәргә юл тоттым мин. Әни вафат булган хастаханәгә... Ләкин анда ничә еллар элек булган вакыйгаларны белүче юк иде, табиблар алышынып беткән. Архивларда казынып, ул елларда эшләгән медсестралар белән элемтәгә кереп, күп нәрсәләрне ачыкладым. Белгечлегем буенча адвокат булгач, бу эшләр әллә ни авырлык тудырмады. Баксаң, теге юлы хастаханәдә ятканда, табиблар әтигә әнидә рак дигәннәр. Озак яшисе калмаган, дип искәрткәннәр. Шул чакта икенче бер палатада бик бай бер кешенең хатыны дәваланып ята икән. Хатын терелсен өчен, икенче бер кешенең органын күчереп утыртырга кирәк булган.  Теге бай моның өчен бик зур акчалар вәгъдә иткән. Кыскасы, әти, акчага кызыгып, хәер, әнине барыбер үләчәк бит дип тә уйлагандыр инде, бу адымга барырга булган. Табиб белән сөйләшеп, әнидән, ялган юллар белән, риза, дип куллар куйдырганнар, һәм әти әнинең эчке әгъзасын саткан... Операцияне әни авыр кичергән, озак тормый үлгән. Бу хәлләрдән соң сеңлем белән озак аңга килә алмый йөрдек. Ирләребезгә, башка кешегә дә сөйләргә оят, газиз әтиең әниеңне сатсын әле? Авылда моны, имеш, кемнәрдер белгән дә ди бугай. Тик үзебезгә килеп әйтүче булмады. Әтигә барысын да сөйләдек. Ул гаебен таныды, акланмады. Пенсиядә булган бабайны нишләтәсең соң, судка бирәбез, дип тә әйтеп карадык. Тик узган эшкә салават. Әнине кайтарып булмый, йөрәк әрнесә дә, әтине күралмасак та, берни эшләмәдек. Бары әти янына кайтмый гына башладык, мең төрле сәбәп таба идек. Әти өчен яраткан оныкларын, балаларын күрми яшәү авыр булгандыр, мөгаен.  Соңгы сулышын алганда, иренен чылатырга да кеше булмаган аның янында. Кайчан үлгәнен дә төгәл генә белмиләр. Күршеләр, бер-ике көн күренмәгәч, кереп карасалар, идәндә сузылып ята, ди. Җирләргә кайттык, еламам дигән идем, булдыра алмадым, ни дисәң дә, әти иде бит. Үстерде, аякка бастырды. Кайтмаган көннәр өчен дә үкенәм, гафу итә белергә кирәктер инде ул, кеше ялгыша, хаталана. Тик бу хәл гафу ителерлекме икән? 


СӘРИЯ М.
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»