|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.06.2025 Шоу-бизнес
![]() Винарис Ильегет: «45 ел кеше сүзеннән куркып яшәдем»Чаллыда уздырыла торган «Пятачок»та чыгыш ясаган Винарис Ильегет белән «Шәһри Чаллы» журналисты әңгәмә корган. Аңа иҗатыннан тыш шәхси тормышына кагылышлы сораулар да биргәннәр. – Сезне сәхнәдә «пупсик», «с изюминкой» диләр. Тагын ничек атыйлар? Ошыймы бу сүзләр? – «Пупсик», «милый», «пухляшка» диләр. Күбрәк «Винчик» дигәнне яратам, аны Лилия әйтә. Соңгы вакытта ул «Мелкий» ди. Мин аны «Хамка» диям. Ул минем телефонда «Моя змейка» дип сакланган. Мин «Мелкий» дип. – Болай әйткәнгә үпкәләшмисезме? Еш талашасызмы? – Ике ел яшибез, бер дә талашмадык. Әрләшә башласак, йә ул темадан китә, йә мин. Ышанасыңмы, талашкан да юк. Без шундый яшьтә өйләнештек, хәзер миңа 47, Лилькага 53 яшь. Без уйлап килдек бу адымга. Безнең үткәнебез, исемебез бар. Аның да, минем дә үткән тормышыбыз бар. Без 25 ел дуслар идек, бер-беребезнең серләрен дә беләбез. – Ул серләр арага кермиме? – Ул бит үткәндә булган. Казынмыйбыз. Безнең бергә һәрчак яңалык, яңа омтылышлар, уйлар. Кайчакта сәгатьләр буе бергә дәшмичә торабыз, шуннан да рәхәтлек алабыз. Элек мин боларны аңламый идем. Минем әни белән әти әйтә иде: «Улым, картайгач берәрсе белән утырып чәй эчсәң дә бәхет», – дип. Лилия белән кушылгач кына бу сүзләрнең мәгънәсенә төшендем. Концерттан кайткач, төнге 2-3ләрдә дә кухняда телевизор да кабызмыйбыз, чәй пешереп 1-2 сәгать сөйләшмичә утырабыз. – Күз тиюдән, кеше сүзеннән курыкмыйсызмы? – Элек курка идем. Хәзер чиркәүгә йөрим. Лилия мәчеткә бара. – Кешеләр гаиләне соң төзегәндә психологларга йөри. Сезгә бу кирәк булмадымы? – Юк, Лилиям шулхәтле акыллы минем, шуның белән горурланам. Безне кушылырга җырчы, композитор Гүзәлия этәрде. «Ник йөрисез тегендә-монда, нинди бәхет эзлисез?!» – дип. Үземнең юбилейда Гүзәлия дә утыра иде. Шунда тәкъдим ясадым. Лилия каршы булыр дип уйладым. Ул мине шаярта дип аңлаган: «Подыграть что ли?» – дип килеп сорады. Юк, мин чынлап дигәч, әйдә, карап карыйк, диде. Бу минем зур теләгем иде. Күбесе ул бит синнән олырак ди иде. Булсын, бу берни дә үзгәртми. 45 ел мин кеше сүзеннән куркып яшәдем. Лилия белән кушылгач, куркырга кирәкмәгәнен аңладым. Гадәттә хатын-кыз яклау эзли, ә монда мин үземә таяныч таптым. – Бертуган апагыз Лилия апаны ничек кабул итте? – Апам Пермьдә яши. Аңа 61 яшь. Ул Лилияне үлеп ярата, минем гаиләдә аны электән дә бик хөрмәт иттеләр. Ә бергә булганны белгәч, Лилиягә начар сүз әйтә күрмә дип кисәттеләр. Ә Лилия ягыннан туганнар кая гына барсак та, кияү дип кенә торалар.
--- |
Иң күп укылган
|