поиск новостей
  • 24.07 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.07 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.07 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 27.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 29.07 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.07 "Бабайлар чуагы" Камал театры ("Шәрык клубы" кинотеатры), 18.00, 12+
  • 30.07 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.07 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 17 Июль
  • Алсу Хәбибуллина - җырчы
  • Рәдиф Сәгъди - язучы
  • Рафаэль Йосыпов - галим
  • Диләвер Османов - җырчы
  • Семен Якубов - автоузышчы
  • Тәслимә Фәйзуллина (1953-2018) - актриса
  • Мәхмүт Аракаев - радио ди-джей
  • Халидә Бегичева - җырчы
  • Рөстәм Яушев - рәссам
  • Гөлназ Закирова - җырчы
  • Казан шәһәрендә снимать итәргә квартира эзлим. Совет яисә Савиново районнарда булса бик уңайлы, ләкин башка районнарны да карыйбыз. Бюджетыбыз якынча 25 мең. тел: 89586288252
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтәгә керү өчен: 89050250667. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • Тәрбиягә алырга теләүчеләр өчен ике көчек бар. 89656091217
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтә өчен Telegram: @ilmira_safiulla. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • 2019елгы джили атлас машинасы салаты. бер кулда,сак йоргэн. 89600349053
  • 2016 елгы Лада Гранта машинасы (лифтбек) сатыла. Кара зәңгәр (шәмәхә) төстә, 2 хуҗа, комплектация база, автозапуск, стеклоподъемниклар. Эче чиста, тәртиптә тотылган.172000 км йөргән. Белешү өчен тел.: 89377752225
  • Казан шэhэре . Гвардейская урамында озак вакытка квартира ( хрущевка ) арендага бирелэ , тел 89172718632 . РИЕЛТОРЛАР БОРЧЫМАГЫЗ
  • Исәнмесез, Казанда студия снимать итәм, риелторларсыз, сдавать итүчеләр булса языгызчы .89503219329
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
Архив
 
16.06.2025 Шоу-бизнес

Танылган театр артистын елан чаккан

Татарстанның атказанган артисты Динар Хөснетдиновны берничә көн элек елан чаккан. Бу юлларны язганда артист Әлмәт үзәк хастаханәсендә дәвалана иде.

– Мин җиләккә йөри торган кеше түгел. Еланнардан да куркам. Бу юлы никтер ул хакта уйлап та кармадым. Чаллыга кайтып барганда юл читендә машиналар туктаган. Нәрсә җыялар икән дип, кызык өчен генә туктаган идем, каен җиләге икән. Берничәне алып кабыйм дип кулымны сузуым булды – сизми дә калдым, нидер тешләп алды. Елан икәнен аннары гына аңыштым. Шундук бармак шешеп чыкты, аннары кул шешә башлады. Хастаханәгә киттем, – ди артист. Анда исә аны тагын да гаҗәпләнерлек хәлләр көткән.

Динар Чаллыдагы «Ашыгыч ярдәм» хезмәтенең кабул итү бүлегенә мөрәҗәгать иткән. Анда аны кабул итмәгәннәр, травматология бүлегенә җибәргәннәр. Монда да кире борганнар: кире «Ашыгыч ярдәм»нең кабул итү бүлегенә барырга кушканнар. Аптырагач, 112 номеры буенча шалтыраткан ул. Алары Динарның мөрәҗәгатен шул ук «Ашыгыч ярдәм» хезмәтенә җибәргән. Тегеләре аңа шалтыратып: «Безнең бүген чакырулар күп, травматология бүлегенә барыгыз», – дигәннәр. Юкса әле берничә минут элек кенә шул бүлектән кире борып чыгарганнар үзен. Беренче ярдәм ала алмыйча аптырап йөри торгач, Динар Әлмәткә кайтып киткән. Күптән көтелгән беренче ярдәмне дә нәкъ менә биредә күрсәткәннәр аңа.

– Чаллыдан әллә ничә табиб шалтыратты инде миңа. Хәзер мине ник кире боруларын ачыкларга тырышалар. Эт – эткә, эт – койрыкка, кыскасы, – ди Динар Хөснетдинов.


Динә ГЫЙЛАҖИЕВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 16.06.2025
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы