|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.06.2025 Спорт
![]() Башкортстанда билгеле мотоузышчы Николай Красников авариядә һәлак булган (ФОТО)Бозда мотоузышлар буенча 20 тапкыр дөнья чемпионы, Уфа мотоузышчысы Николай Красниковның юл-транспорт һәлакәтендә гомере өзелгән. “Башинформ” чыганаклары хәбәр итүенчә, спортчы төнге сәгать өчләр тирәсендә Кушнаренко районында, Р-240 автомобиль юлының 69 чакрымында үзенең Лада “Гранта” руле артында каршына килүче “Газель” һәм “Ситрак” йөк машиналары белән бәрелешкән. Николай Красников – бозда мотоузышларда чыгыш ясаучы Русия узышчысы. Русиянең атказанган спорт мастеры. Шәхси зачетта сигез тапкыр дөнья чемпионы, команда зачетында унике тапкыр дөнья чемпионы, күп тапкырлар Русия Кубогы чемпионы һәм иясе. Каргизрләрдә кросс буенча Русия Кубогы чемпионы һәм иясе. 2011 елда БРның Мотоспорт федерациясен җитәкли. Николай Красников “Башкортстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре”дигән мактаулы исемгә ия.
2023 елның февралендә Николай Красников спорт карьерасын тәмамлады.
![]() ![]() Чыганак: bashinform.ru
--- |
Иң күп укылган
|