|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.09.2011 Мәгариф
Кызлар өчен татар гимназиясе милли белемнең нигезе булачак1 сентябрь көнне Казанның Мәскәү районында татар телендә белем бирүче 12 нче гимназия өр-яңа бинада укучыларын каршы алды. Әйтергә кирәк, бу уку йортында татар кызлары гына белем ала. Гимназия янына бәйрәм тантанасы башланыр алдыннан килеп җиттем. Биредә ак бантиклы, ак блузкадан, кулга чәчәкләр тотып килгән сөйкемле кызлар басып тора. Иптәш кызларын, укытучыларын бик сагынганнар икән. Җәй айларында кая барганнары турында шатланып сөйлиләр. Яннарында әти-әниләре, әбиләре елмаеп тора.
Укучылар арасында мөселман кызлары да күренә. Алар ак яулык, ак блузка һәм үтә матур үзенчәлекле тегелгән итәкләр һәм сарафаннар кигән. Аларны каян алдылар икән дип кызыксындым. «Форманы ательеда тектердем. Мондый озын итәкләрне кибетләрдә табуы бик кыен. Жилетымны да пайетка белән үзем чигеп бизәдем», - дип сөйләде өлкән сыйныф укучысы Наилә. Гимназиягә ул шәһәрнең Авиатөзелеш районыннан килеп йөри һәм биредә яратып укыйм ди ул.
Бәйрәм тантасының башлануын музыка тавышлары белдерде. Укучыларны һәм ата-аналарны бәйрәм белән котларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми кунаклар килде.
«Башкалабызда 1 сентябрь көнне яңа мәктәп ачу матур бер гадәткә әверелде», - дип башлады сүзен Казан мэры Илсур Метшин. «Яңа уку елында да бу традицияне дәвам иттереп, без тагын бер яңа матур мәктәп бинасын ачып җибәрәбез. 12 нче гимназия үзенең тышкы матурлыгы белән генә түгел, ә үзенчәлекле эчтәлеге белән дә аерылып тора», - диде ул.
«12 нче гимназия татар элитасын чыныктыру урыны булачак, - дип белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. - Безгә милли белем бирүнең нигезен тәшкил итүче мәктәпләр кирәк. Татар мәктәбендә укучы балаларда туган телләренә, мәдәнияткә һәм тарихка мәхәббәт тәрбияләнә. Киләчәктә бу мәктәп бөтен республикабыз өчен дә үрнәк булыр һәм без аның белән горурланырбыз дип өметләнәм мин». Сүзен тәмамлап, Рөстәм Миңнеханов гимназиягә интерактив җиһаз алуга сертификат бүләк итте.
Соңыннан яңа мәктәпнең символик ачкычы аның директоры Илһамия Тимеркаевага тапшырылды. Илһамия Тимеркаева мәгариф системасына 38 ел гомерен багышлаган мөгаллим. Ул Татарстан җитәкчелегенә һәм төзүчеләргә зур рәхмәтен белдереп, «Зарыгып көтеп алынган хыялыбыз тормышка ашты. Без заман таләпләренә җавап бирүче биналы булдык», - дип шатлыклы белдерде. « Биредә акыллы, интеллигент, тәрбияле - республикабыз горурлыгы булырлык кызлар үстереп чыгарырга вәгъдә бирәбез», - диде ул.
Гимназиянең беренче кыңгыравын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яңгыратты. Укучылар сыйныфларга таралдылар, кунаклар өчен исә мәктәп буенча экскурсия оештырылды.
Гимназиянең яңа бинасы Декабристлар урамы, 89 а-б адресы буенча урнашкан. Мәктәп 240 уку урынга исәпләнгән. Беренче сыйныфка быел 30 кыз укырга барган, ә 210 укучы Тукай урамы, 26 адерсы буенча урнашкан гимназиянең иске бинасыннан күчеп килгән.
Татар телендә белем бирүче 12 нче гимназия Татарстанда кызлар өчен беренче уку йорты. Ул Казанның тарихи үзәгедә — Иске Татар бистәсендә 1993 елда ачылган иде. 2011 елда гимназия Декабристлар урамындагы яңа бинага күчте.
Уку йортының яңа бинасында кызлар башлангыч дүрт сыйныфында белем алачак, биредә уку кабинетлары, тренажер залы һәм чишенү бүлмәсе булган спорт залы, 1040 квадрат метр тәшкил иткән бассейн, 144 урынга исәпләнгән актлар залы, тегү, аш хәзерләү остаханәләреннән торган технология кабинетлары, хореография студиясе, ашханә, китапханә, лекцияләр аудиториясе, медицина үзәге бар.
Уку кабинетларының барысы да санитария таләпләренә туры китерелеп заманча җиһазландырылган, һәр сыйныфта Интернетка чыгу мөмкинлеге, мультимедиа һәм рельслы такта, проекторлар бар.
Гимназиянең тирә-як территориясенә дә зур игътибар бирелде. Ишегалдында төрле уен комплекслары, ясалма сулык һәм аның янында кечкенә генә бакча бар.
Эльмира МИРЗАЯНОВА |
Иң күп укылган
|