|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.06.2025 Матбугат
![]() “Язмыш төрлечә сынады: 8 яшьтә әтисез калдым” – Энҗе Шәйхетдинова бүген юбилеен бәйрәм итәТанылган журналист Энҗе Шәйхетдиновага бүген 12 июнь көнне 55 яшь тулды. Юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз! Күпләр аны ТНВ телеканалында чыккан тапшырулар алып баручысы буларак белә. Бүген Энҗе Шәйхетдинова Бөтендөнья татар конгрессында эшли. Шулай ук журналистика юнәлешендә хезмәт куя. Юбиляр бүген үзенең балачагын искә ала. Аны тапканда әнисенә 45 яшь булган. “Ул заман өчен шактый яшь инде ул, - ди Энҗе, - Туасы җан булганмын инде. Ярый әле тапкансың, әнием”. Гаиләдә алтынчы бала булган ул. Иркә бала булган. Әмма авырлыклар да күргән.
“Язмыш төрлечә сынады: 8 яшьтә әтисез дә калдырды. Тормыш юлында күтәрде дә, сабыр булырга да өйрәтте. Ничек кенә булмасын, мин рәхмәтле, үз сукмагым белән алга баруым, үз-үземә тугры булуым белән, янымда ышанычлы гаиләм, яраткан туганнарым, тугры дусларым булуы белән бәхетлемен”, - ди Энҗе.
Юбилей котлы булсын! “Матбугат.ру”дан иң җылы теләкләр!
--- |
Иң күп укылган
|