поиск новостей
  • 24.07 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.07 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.07 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 27.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 29.07 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.07 "Бабайлар чуагы" Камал театры ("Шәрык клубы" кинотеатры), 18.00, 12+
  • 30.07 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.07 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 17 Июль
  • Алсу Хәбибуллина - җырчы
  • Рәдиф Сәгъди - язучы
  • Рафаэль Йосыпов - галим
  • Диләвер Османов - җырчы
  • Семен Якубов - автоузышчы
  • Тәслимә Фәйзуллина (1953-2018) - актриса
  • Мәхмүт Аракаев - радио ди-джей
  • Халидә Бегичева - җырчы
  • Рөстәм Яушев - рәссам
  • Гөлназ Закирова - җырчы
  • Казан шәһәрендә снимать итәргә квартира эзлим. Совет яисә Савиново районнарда булса бик уңайлы, ләкин башка районнарны да карыйбыз. Бюджетыбыз якынча 25 мең. тел: 89586288252
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтәгә керү өчен: 89050250667. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • Тәрбиягә алырга теләүчеләр өчен ике көчек бар. 89656091217
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтә өчен Telegram: @ilmira_safiulla. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • 2019елгы джили атлас машинасы салаты. бер кулда,сак йоргэн. 89600349053
  • 2016 елгы Лада Гранта машинасы (лифтбек) сатыла. Кара зәңгәр (шәмәхә) төстә, 2 хуҗа, комплектация база, автозапуск, стеклоподъемниклар. Эче чиста, тәртиптә тотылган.172000 км йөргән. Белешү өчен тел.: 89377752225
  • Казан шэhэре . Гвардейская урамында озак вакытка квартира ( хрущевка ) арендага бирелэ , тел 89172718632 . РИЕЛТОРЛАР БОРЧЫМАГЫЗ
  • Исәнмесез, Казанда студия снимать итәм, риелторларсыз, сдавать итүчеләр булса языгызчы .89503219329
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
Архив
 
12.06.2025 Ир белән хатын

Нишлим, ирем “болай яшәп булмый, китәм”, ди

- Тәслимә, нишлим, ирем “болай яшәп булмый, китәм”, ди. Кит, нишләп ташласын ди, ташлатырмын мин аңа! “Себер ягына акча эшләргә китәм”, дип әйтә. Беркөнне айлык хезмәт хакын учыма тоттыргач, бу сине ашатырга да җитми дигән идем, шул ярамады. И-и-и, булмады инде булмады, Тәслимә, бай ирләр белән яшәп...

Минекенең эшләгәне шул трамвай белән тәмәкегә җитәрлек кенә булды. Ичмасам, кеше ирләре төсле чумара да эшли белмисең, урлый да, дигәч, котырынып, “китәм булгач, китәм” дип, чемоданын җыя башлады. Нишлисең, ачуымнан: “Бар кит, сине генә көтеп торалар анда, акчаны капчыгы белән тоттырып кайтарырлар”, - дип кычкырдым.

Анысы дөрес инде, Тәслимә, ирем җебегән булгач, йортка бар әйберне гомерем буе үзем ташыдым. Хәзер акчаны хатын-кыз эшли бит. Ир дигәнең, фасонын китереп, театр-концертка, кунак-фәләнгә йөрер өчен генә ул. Кеше арасына кия торган костюмын гына да, бергә эшләгән хатыннар, кара, ире тагын шул искесен киеп килгән, дип мәсхәрәләмәсеннәр өчен, ике-өч ел саен яңартып торам. Аларны бит яхшы ат караган кебек тәрбияләргә кирәк. Артык ябыкса - хатыны ашатмый, качырып акча җыя, дияләр, симерсә, тагын ярамый - хатыны эшеннән ташып ашата, дигән гайбәт таратулары бар. Шуңа, Тәслимә, ирем кеше арасында ким-хур булмасын дип тырышам. Хәзерге ирләрне хатыны нинди булуына карап бәялиләр бит.
 
Бер танышым ирен башта юристлыкка укытты һәм соңыннан кыйбатлы машина алып, аннан кеше ясады. Тегесе, эреләнеп, глава тирәсендә бөтерелә башлагач, галәмәт зур йорт җиткереп бирде. Башкасын әйткән дә юк. Инде мондагы һава зыянлы дип, елына ике мәртәбә диңгез буена оча башлагач, теге танышымны урлашкан өчен утыртып куйдылар. Әле кайчан чыгасы билгесез, әмма ире аның тапкан малына типтереп, бер яшь нәмәрсә белән яши башлады инде.
 
Бер яктан, ирең беразга читкә китеп торса, рәхәт инде ул, Тәслимә. Тик бу рәхәтлек озакка бармый шул. Яныңда, гаепләп, ачуланып, өйрәтеп торырлык берәр кешең булмаса, тормышның бар мәгънәсе юкка чыга. Мин иремне акча аз эшләгәне өчен тиргәмим, анысын табам мин аның. Миңа мужикның йортта кем баш булуын тануы кирәк. Әле бит шуны әйткәч, баш имичә, киреләнгән була, имеш, ул Себергә китә дә, тиз генә баеп кайта. Китми тор әле! Безнең эштә бер хатын ирен шулай акча көрәп алырга җибәргән иде, хәзер үкенеп бетә алмый. Бу хатынның мөртәт ире тегендә тиз арада яшь сөяркә табып алган да, кире кайтырга исәбендә дә юк, ди. Шуңа, Тәслимә, ирең яныңда, күз алдыңда булганда тынычрак та, ышанычлырак та ул. Аның туйдым, гарык, китәм, дип чәпчүенә күптән күнеккән инде.
 
Хәзер кеше: “Ирең ничек, эшлиме?” - дип сораса: “Эшли, акчаны көрәп ала”, - дип җавап бирәм. Бу тормышта шулай дип әйтмичә ярамый, әле менә яңа машина алырга уйлап торам. Иремне руль артында күргәч, каян акча алдың, дип сорамаслар, бары, вәт, хайван, тагын машина алыштырган, дип көнләшерләр генә дим. Шуңа тормыш алай ук начар түгел әле. Башкалар көнләшерлек ир белән яшәү - һәр хатынның хыялы ул, Тәслимә.
 
Илдар Хәйруллин

---
Шәһри Казан
№ --- | 12.06.2025
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы