поиск новостей
Көн мәзәге
  • Кыз: Сөйгәнемне ничек кире кайтарырга?
    Хатын: Иремне ничек әнисенә кире кайтарырга?
    Әби: Сталинны ничек кире кайтарырга?
Бүген кемнәр туган
  • 10 Май
  • Камил Фасиев (1919-2005) - галим
  • Рәмзия Закирҗанова - актриса
  • Алия Кәлимуллина - актриса
  • Рамил Муллин - дәүләт эшлеклесе
  • Мәликә Гыйльметдинова - хәйрияче
  • Гариф Галиев (1903-1985) - язучы
  • Казан шәһәре Хәйдәр Бигичев урамында бөтен уңайлыклары булган бер бүлмәле фатир озак вакытка ялгыз ир йә ялгыз хатын - кызга бирелә. Студент кыз йә студент егет булса да хуплана. 89196257607 Гүзәл. Шалтыратыгыз.
  • Зеленадольскида 2 комнаталы фатир орендага бирелэ ,ботен унайлыкларыда бар ,олкэн яшьтэгелэрдэ ярый ,89600325048
  • Энемә приора 2 машинасы эзлибез. Яхшы хәлдә булуы мөһим. 89393194865
  • Казан шэхэрендэ 2015 елгы, яхшы хэлдэге Шкода рапид машинасы сатам килегез карагыз,шалтыратыгыз Бэясен килешербез тел 89957664503
  • Казан шәһәре, Яна Савин районы, Ибрагимов урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, 2 бүлмәле фатир арендага бирелә. Шалтыратыгыз: 89376001290
  • Казаннан ерак булмаган жирдэн ой сатып алам,яки жир булса бигрэктэ эибэт ,минем телефон 89600325048
  • Сдам 1 ком квартиру в Салават Купере 1. 19000+комун+5000 депозит. Квартире есть кровать,стир машинка шифоньер, на кухне есть еще диван 89030629849
  • Сдаю однокомнатную квартиру посуточно в Актаныше тел 89375813282
  • Нәкый Исәнбәтнең "Татар халык мәкальләре" 3 томлыгын, "Татар халык иҗаты: Бәетләр" томын, шулай фольклорга кагылышлы китаплар сатып алам. rasilya@bk.ru
  • Эретелгән хәләл ат мае сатыла. Казан. 89063227505 (телеграмм)
Архив
 
11.06.2025 Шоу-бизнес

Ришат Төхвәтуллин: «Азаматыбызны күмеп кайтып киләбез. Яшь килеш үлеп китүе күңелебезне тырный» (ВИДЕО)

Хәбәр иткәнебезчә, Ришат Төхвәтуллин төркемендә эшләүче иң оста биюче егет Азамат Заһиров иң үкенечле үлем кочагында җан бирде. Мәгълүм булганча, ул агуланган какы ашаганын белмичә, берничә көн хәлсезләнеп йөри дә, комага китеп, аңына килә алмыйча, бакыйлыкка күченә.

Бүген исә аны җирләделәр. Ришат Төхвәтуллин да төркеме белән Азаматны соңгы юлга озатырга кайтты.

– Азаматыбызны күмеп кайтып киләбез. Әти-әнисенә сабырлык телисе килә, нишләтәсең инде, яшь килеш үлеп китүе күңелебезне тырный. Шулай насыйп күрәсең, Аллаһы маңгаена язган гомер бик кыска булган, урыны оҗмахта булсын. Азамат, без сиңа бик рәхмәтле, рәхмәтләр әйтеп озаттык, – дип сәхнәдәше белән бәхилләшүен җиткерә Ришат үзенең сәхифәсендә. – Азамат безнең төркемдә иң беренче көннәреннән үк үзен профессиональ яктан күрсәтте. Безгә иң оста биюче кирәк иде, Илгиз аны үз урынына алып килде, Илгиздән дә оста биюче булмас кебек тоелган иде, әмма Азамат бик сәләтле, тырыш егет булып чыкты. Аңа дөрес тәрбия бирелгән иде. Төркемдәшләребез синең белән саубуллашырга килде, Азамат...
 
Билгеле булганча, Азамат Заһиров туган ягы – Борайга кайтып китә, якыннарына ярдәм итәргә ниятли ул. Әмма колхоз кырларына химикат сибелгәнен, ягъни иген басуларның агуланганын белмичә, какы җыя. Кырдагы хәлләрнең авыл тирәсенә җил алып килгәндерме, билгесез. Берничә көн буена температурасы югары күтәрелсә дә, Азамат үз саулыгына әллә ни игътибар бирми күрәсең, үтәр дигәндер дә... Тик үтми, ашыгыч рәвештә аны хастаханәгә салырга туры килә. Ике атна буе комада ятканда табиблар да ниләр генә эшләп карамый, әмма хәлләр уңай якка үзгәрми. Эчке әгъзалары берәм-берәм эшләүдән туктый. Бик кызганыч. Яшь гомереннән өзалгән Азамат Заһиров якыннарының, туганнарының кайгысын уртаклашабыз. Урының оҗмах түрләрендә булсын, Азамат…
 


Гөлнур ШӘРӘФИЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 11.06.2025
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы