поиск новостей
  • 18.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 13.00, 16+
  • 20.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.30, 16+
  • 21.01 "Мәдинә" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 14 Гыйнвар
  • Гали Акыш (1918-2011) - язучы, җәмәгать эшлеклесе
  • Шәехзадә Бабич (1895-1919) - шагыйрь
  • Азат Абитов - җырчы
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
Архив
 
10.06.2025 Спорт

“Кызыйга әле 23 яшь кенә”: Казанда Фигуралы шуу сарае Заһитова исемен йөртмәячәк

Казанда төзелергә тиешле Фигуралы шуу сарае Олимпия чемпионы Алинә Заһитова исемен йөртмәячәк. Татарстан спорт министры Владимир Леонов “Матч ТВ” хәбәрчесенә шулай дип белдергән. Моңа кадәр мәгълүм булганча, Тарихи җирлекләрдә шәһәр төзү эшчәнлеге мәсьәләләре буенча Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге ведомствоара комиссия Заһитова мәктәбе урнашачак Фигуралы шуу үзәге проектын хуплаган.

Үзәк Казанда төзеләчәк. – Саннарга килгәндә, төзүчеләрдән сорарга кирәк, бу мәсьәләдә әлләни компетентлы түгелмен. Без күбрәк техник ягы буенча җавап бирдек. Алинә белән бергә кирәкле бүлмәләр өчен “көрәштек”. Финанслау чыганаклары буенча ничек булып чыгасын карарбыз. Атамасы буенча билгеле бер фикерләребез бар, бәлки шәхси компания исемен бирербез.

Гомумән, массакүләм мәгълүмат чараларында сарайның исеме Алинә хөрмәтенә аталачак, дигән ялгыш фикерләрне күрергә туры килгәли. Объект эчендә Заһитова мәктәбе яки академиясе урнашачак. Ләкин Фигуралы шуу сарае башкача аталачак. Дөресен әйткәндә, кызыйга әле нибары 23 яшь, тулы бер стадионга аның исемен бирү килешмәячәк.Дөньяда мондый хәлләр бардыр да, мөгаен. Ләкин бу очракта Сарай эчендәге проект турында гына сүз бара. Нәкъ менә ул “контент” белән, тәгаенләп әйтсәк, фигуралы шуу өлкәсендә булачак чемпионнар тәрбияләү белән шөгыльләнәчәк, – дигән министр “Матч ТВ” хәбәрчесенә. Исегезгә төшерәбез: Алинә Заһитова 2018 елда Пхенчанда узган Олимпия уеннарында алтын медаль яулады. Шулай ук дөнья һәм Европа чемпионатларында җиңде. 2019 елда карьерасын туктатты.

Фото: tass.ru

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 10.06.2025
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы