|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.06.2025 Икътисад
![]() Татарстанда чәчү кампаниясе тәмамланды һәм терлек азыгы әзерләү башландыБүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында чәчү кампаниясенең тәмамлануы һәм бөтен районнарда терлек азыгы әзерләүгә керешү турында брифинг узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Россельхозбанкның Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кәдермәтова катнашты. Татарстан Республикасында 2,7 млн га артык мәйданда чәчү кампаниясе төгәлләнде, шул исәптән 1,7 млн га сабан чәчүлекләре. Чәчү мәйданнары структурасында бөртеклеләр - 1,3 млн га, терлек азыгы - 752 мең га, майлы культуралар - 583 мең га, шикәр чөгендере - 53,7 мең га. Республиканың бөтен территориясендә шулай ук терлек азыгы әзерләү башланды. Бүгенгә 71,7 мең га мәйданда күпьеллык үләннәр чаптырылган (348 мең гектардан 21%), 372 мең тонна сенаж массасы һәм 18 мең тонна печән әзерләнгән. Шартлы бер баш терлеккә 2,7 центнер туры килә, бу ихтыяҗтан 6,8% тәшкил итә.
Агымдагы елда 3,3 млн тоннага якын сенаж, 3,7 млн тонна силос һәм 330 мең тонна печән әзерләргә кирәк булачак.
Министр билгеләп үткәнчә, бөртекле һәм азык культуралары мәйданнарын оптимальләштерү исәбенә майлы культуралар мәйданы 100 мең гектарга арткан, Моннан тыш, бәрәңге җире 1,2 мең гектарга арткан – 5,6 мең гектар булган.
Быел язгы кыр эшләрен финанслау 42,1 млрд сум булган, бу үткән ел белән чагыштырганда 3,3 млрд сумга күбрәк. Акчаларның күп өлеше ашламаларга юнәлдерелгән – 15,1 млрд сум, тагын 3,5 млрд сум – орлыкларга, 6,1 млрд сум – үсемлекләрне яклау чараларына, 8,6 млрд сум – ягулык-майлау материалларына һәм запас частьләргә, ә калган 8,8 млрд сум – башка чыгымнарга, хезмәт хаклары да шул суммага керә.
“Үзебезнең селекция орлыкларын куллану өлеше арта. Мәгълүм булганча, азык-төлек иминлеге доктринасында 2030 елга үзебезнең төп авыл хуҗалыгы культуралары орлыклары белән тәэмин ителеш кимендә 75% булырга тиеш, дип билгеләнгән, бу «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проекты бурычларына туры килә”, - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.
Аның әйтүенчә, быел шикәр чөгендере мәйданының 53%ында Россия территориясендә җитештерелгән орлыклар чәчелгән, ә узган ел бу күрсәткеч нибары 8% тәшкил иткән.
Башка культураларга килгәндә, кукуруз буенча күрсәткеч 70% тәшкил итә һәм узган елгыдан үзгәрмәгән. Көнбагыш буенча - үзебезнең өлеше 43%тан 61%ка кадәр арткан, рапс орлыклары – 51%тан 60%ка, ә соя орлыклары 45%тан 53%ка кадәр арткан.
Ләлә Кәдермәтова, Татарстан Республикасында Россельхозбанк 2006 елдан бирле эшли, дип әйтеп узды. Бу вакыт эчендә республика агросәнәгать комплексына 300 млрд сумга якын акча җибәрелгән, 200дән артык инвестиция проекты финансланган.
Соңгы дүрт елда Россельхозбанк инвестиция проектларын үтәүгә 23 млрд сумнан артык акча җибәрелгән, шул исәптән 7 млрд сумнан артыкка алты эре инвестиция проекты финансланган. Мөслим, Азнакай, Лениногорск һәм Бөгелмә районнарында эре сөт-товар фермалары һәм терлекчелек комплекслары төзелгән.
“Бүгенге шартларында Россельхозбанк, АПКның терәк банкы буларак, финанс структурасын сайлауга бәйле авыр хәлдә элеккеге клиентларга да һәм яңаларына да кредитлар бирә һәм алга таба да финанс ярдәмен дәвам итәчәк.
Россельхозбанкның миссиясе - агрокомплекска булышлык итү, аның үсешенә ярдәм күрсәтү, илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итү. Без бу юнәлештә эшне дәвам итәргә уйлыйбыз”, - диде ул.
--- |
Иң күп укылган
|