|
|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
10.06.2025 Фаҗига
Бүген Казанның Аккош күлендә бер бала батып үлгән
Бүген Казандагы Аккош күлендә бер бала батып үлгән. Бу хәбәрне безгә МЧС та раслады. Әлегә фаҗиганең сәбәпләре, нечкәлекләре әле ачыклана гына. Хәбәрләргә караганда, шаһитләр әйтүенчә, башта баланы күз уңыннан юлалтканнар, бөтенесе эзләгәннәр. Аннары күл төбеннән гәүдәсен табып алганнар.
Кызганыч, баланы коткара алмаганнар.
Су коенганда балаларыгызны күз уңыннан югалтмагыз, саклагыз. Алар белән алдан ук куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләшеп куйсагыз да комачауламас.
P.S. Соңгы хәбәрләр килеп иреште. Баткан бала - 9 яшьлек малай. Ул гаиләсе белән күл буена килгән булган. Әнисе берникадәргә улын олырак балалары карамагына калдырып китә. Әйләнеп килгәндә, малайны тапмый һәм улы кайдадыр ярда булуына ышанып, коткаручылардан ярдәм сорый.
Алар исә баланы ярдан 20 метр ераклыкта табып алалар.
Фото: ru.freepik.com
--- |
Иң күп укылган
|