• 20.02-20.01 17:00. "Утка очкан күбәләктәй..." (Премьера), Тинчурин театры
  • 28.02 "Хикмәт әкиятләре" (6+). Кариев театры. 18:00
  • 06.03-08.03 "Ак чәчәкләр кебек..." (12+) ПРЕМЬЕРА! Кариев театры, 18:00
  • 10.03 Әлмәт Татар дәүләт драма театры гастрольләре. "Кибет" (18+). Кариев театры, 12:00 һәм 18:30
  • 18.03 Айдар Галимов. Ленин клубы. 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Февраль
  • Раил Гатауллин - җәмәгать эшлеклесе
  • Шәмсия Җиһангирова - шагыйрә
  • Камил Сәгъдәтшин - журналист
  • Юныс Әхмәтҗанов (1927-1984) - аш-су остасы
  • Хөснулла Вәлиуллин (1914-1993) - композитор
  • Казанда Дементьево урамы 31дэ булмэ арендага бирелэ хакы 8000сум.89178593518 ватсапка языгыз.
  • Актанышта тозелеш объектына монолитчиклар, каменщиклар хэм торле эшкэ кешелэр кирэк. 89376209888
  • Актанышнын узендэ/якын-тирэ авылларда 6 айга торырга квартира яисэ ой эзлим. Чисталык хэм вакытында тулэп баруны гарантиялим. 89376209888
  • Актаныш.услуги:жалюзи рулонные шторы рольставни рольворота ,ремонт москитных сеток 89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Продаю земельный участок (ИЖС) площадью 4.47 соток в поселке Вознесение на ул. Вишневая. Кадастровый номер: 16:50:270238:293 Все коммуникации: газ, вода, электричество. Центр поселка, рядом остановка 68 автобуса, асфальтированная дорога до участка, развитая инфраструктура - поликлиника, детский сад, магазин, дом культуры. Улица жилая, заселенная. Хорошие, добропорядочные соседи. Участок проверен на красные линии, охранные зоны и обременения. Все документы готовы. Продажа от собственника. 8-9173-9597-53
  • Казан шэхэре Приволжский районы,Дубравный 2Д урамында бер булмэле квартирга озак вакытка, начар гадэтлэре булмаган кеше кертэбез шалтыратыгыз 8:00-22:00 кадэр!!89274289028
  • Казанда грузчик,Газель хезмэте курсэтэбез. 24/7.89196271171
  • Актанышский район. с Актаныш продается 2-х комнатная квартира в экологически чистом районе. На 2-м этаже 2-х этажного панельного дома.Квартира просторная и светлая. Уютный двор. Замечательное месторасположение дома, рядом рынок, баня, множество магазинов. тел: 89872134146
  • Апас районы Иске Энэле авылында йорт сатыла. Тел. 89393045137 Рамиля.

 
 

 
Архив
 

               

01.09.2011 Милләт

Самар эшкуары русча-татарча сөйләүлек бастырды

Самарда Русча-татарча сөйләүлек дөнья күрде. Самар эшмәкәре Ильяс Шәкүров барлык чыгымнарны үз өстенә алган. 5000 данәдә чыккан әсбапны бүләк итеп таратмакчылар.

Русия киңлегендә татар милли хәрәкәтенең үсештә булган төбәкләре арасында Самар аерым урын алып тора. Милли хәрәкәттә эшкуарларның катнашуы – үзенә бер уңыш. Татар авылларының тарихын язу гадәти хәлгә әйләнеп бара. Инде татар теленнән кулланма әсбаплар дөнья күрә башлады. 5000 данә белән басылган русча-татарча сөйләүлек тиздән укучылар кулына килеп керәчәк.

 

Сөйләүлек 123 биттән тора һәм 29 бүлекне сыйдырган. Грамматика нигезләрен эченә алуы да җыентыкның дәрәҗәсен үстәрә. Шунда ук ир-ат һәм хатын-кызлар исемнәре бирелгән. Татар халык мәкальләре дә рухи мирас үрнәге итеп кабул ителә.

 

Сөйләүлек мәшһүр шагыйребез Габдулла Тукайның 125 еллыгын да истә тотып, авторның алты шигырен эченә алган. Алар – "Туган тел", "Туган авыл", "Бәйрәм бүген", "Кызыклы Шәкерт", "Гали белән Кәҗә", "Бала белән Күбәләк".

 

Самардагы барлык татар милли оешмалары турында тыгыз эчтәлекле мәгълүмат бирелгән.

 

Җыентыкны Кадрия Фәтхуллова һәм Әлфия Йосыпова әзерләгән.

 

Барлык чыгымнарны үз өстенә Гомәр углы Ильяс Шәкүров алган.

 

Ильяс әфәнденең әнисе Алия ханым Шәкүрова тумышы белән Ульян өлкәсенең Корсун районында урнашкан Татар Горенки авылыннан. 36 ел буена Самар өлкәсенең Теплый Стан авылында татар телен укыткан. Заманында Татарстан җөмһүрияте мәгариф министрлыгы тарафыннан бүләкләргә лаек булган шәхес.

 

Ильяс Шәкүров, 5000 данә китапны ничек таратырга уйлыйсыз, дигән сорауга болай дип җавап бирде:

 

"Октябрьнең 15ендә Сөмбелә бәйрәме уздырыла. Шул бәйрәмгә килгән тамашачыларга бүләк итеп таратачакбыз. Самар төбәгендә 130 мең татар яши, сүзлек хуҗасын табачак".

 

Самар татарларының рәсми сайты – tatarlarsamara.org мөхәррире Наилә Сабирҗанова болай диде:

 

"Ильяс әфәнде Шәкүров – милли хәрәкәтнең генераторы. Безнең сайт та аның тәкъдиме белән ачылды. “Яктылык” мәктәбенә зур реклам кампаниясен үз җилкәсенә алды. Татар байларының берләшмәсен оештырды.

 

“Яктылык” мәктәбендәге яхшы укучыларга стипендия бирә. Үз акчасына балаларны Казан карарга җибәрә. Хәзер менә Самарда татар радиосын ачу нияте белән яна. Аның иганәчелек хезмәте әйтеп бетергесез.

 

Шуны да өстәргә кирәктер. 10 сентябрьдә Гали авылында Бөтенрусия татар авылларының ат чабышлары уздырыла. Ильяс Шәкүров анда да – төп иганәчеләрнең берсе".


Шамил БАҺАУТДИН
Азатлык
№ | 31.08.2011
Азатлык печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№7 (780863) / 20.09.2011 08:34:04

Руслар шул ук татарлар икән бит инде ул. Исбат ителгән факт. Тик телләрен генә онытканнар.
Шуңа да авторларга алар кире үз телләрен искә төшерсеннәр өчен, бәлки, татарско-русский разговорник та төзергә кирәктер. Шулай да рәхмәт авторларга, Ильяс Шәкүров әфәндегә!
Русларның шул ук татар булуы турында Татар уян газетасында исбатланыш бар.Мәкаләне тулысынча китерәм.

Россия Федерациясенең - исеме татар,
исеме дә татар, җисеме дә.

2008-нче елны телевидениеның РТР каналы интернет челтәре һәм кәрәз телефоннарын кулланып халыктан тавыш җыеп алу юлы белән Россия Федерациясе дигән олуг мәмләкәтнең шул илнең төп асылына, төп җисеменә, төп үзенчәлегенә туры килүче (үз шәхесләре белән дөньяда шул илне типик чагылдыручы), шул ил өчен иң күп хезмәт куйган, иң бөек, иң мөгътәбәр унике рәсәйлене (бер мәшһүр әдибебез язганча – россиянны) сайлап алу акциясе (плейбицит) уткәрде (Проект II канала – “Имя России»). Проект өч этапта, башта иң популяр 500 россиянннан 50-сен, икенче этапта шул 50 иң абруйлы россияннан 12-се сайлап алынды. Соңгы өченче, финал этабында иң билгеле россияннарга урыннар билгеләделәр. Плейбицитта барысы 28,7 миллион кеше катнашып, финал нәтиҗәләрендә тавыш бирү шундый нәтиҗәләр күрсәтте: Россиян № 1, Невский - 524575; № 2, Столыпин - 523766; № 3, Сталин - 519071; № 4, Пушкин - 516608; № 5, Пётр I - 448857; № 6, Ленин - 424288; № 7, Достоевский - 348634; № 8, Суворов - 329028; № 9, Менделеев - 306520; № 10, Иван IV - 270570; № 11, Екатерина II - 152306; № 12, Александр II - 134622; җәмгысы: 4498845 тавыш.
Бу иң россиян россиян кешеләре арасында мин чынлап та рус кешесе диючеләре – унау, Сталин гөрҗин, Екатерина – немка. Ә калган ун иң россиян россиян арасында бер генә дә этник яктан чын урыс кешесе дә юк, алар барысы да – татарлардан, дөресрәге, тугызы татарлардан, ә унынчысы, “Имя России” проектында төп җиңүне яулаган Александр Невский – татар милләте формалашуда төп компонетларының берсе булган кыпчаклардан ...

Генералиссимус Александр Васильевич Суворовның татарлардан булуы Халиковның “500 фамилий булгаро-татарского происхождения” сендә дә, Баскаковның “Русские фамилии тюркского происхождения”сендә дә бар.
Бөек язучы Фёдор Михайлович Достоевский – гади татар гына түгел, ә сәет, аның ата - бабалары, XIV гасырда Московиягә хезмәт итәргә күчкән, нәселе Мөхәммәд галәйһиссәләмнән булган татар морзасы Арслан Чәләби. Киңрәк мәгълумат: Уян татар. 14.07.2011. Достоевский – сәет, Мөхәммәд галәйиссәлам нәселеннән.
1796 елда Мәскәү тәхетенә утырган Павел Петровичтан башлап, калган бар Романовларның да, шул исәптән Россия исеме титулына лаек булган Александр II Николаевич Романовның да, чынбарлыкта, татар Салтыковлар икәне – бүгенге көндә, исбат ителгән факт дип әйтергә була. Киңрәк мәгълумат: Уян татар. 24.06.2011. «Россия императорлары – татар Салтыковлар?».

Тагын бер Мәскәү патшасы Иван IV Грозный, гади татар гына түгел, ә бәлки, әнисе ягыннан булса да, чингизид, ул атаклы Мамай нәселеннән.
Бу турыда әдәбият күп. Мәсәлән, Гумилев Л.Н. “Древняя Русь и Великая степь» М. Айрис-пресс, 2004 ел, 589 бит; “Меня называют евразийцем», “Черная легенда” җыентыгы буенча. М., Айрис-пресс, 2007 ел, 306 бит. Грозныйның шәҗәрәсен махсус өйрәнгән Леонид Болотин үзенең “Иван Грозный потомок Мамая и Чингисхана” мәкаләсендә менә нәрсә дип яза:
“Иван Грозный был потомком ... Мамая, ибо его мать, вторая жена Василия III Елена, принадлежала к князьям Глинским, ... их (Глинских – автор) родоначальником был сын Мамая, крестившийся с именем Александр, - о чем писал еще Карамзин (кстати, из этого следует, что Иван Грозный являлся потомком и самого Чингисхана, так как Мамай был женат на дочери чингизида хана Бердибека) ...
У Мамая было по крайней мере два сына. Один из них – князь Мансур Кият ... Сын же Мансура – Алекса не позже 1390 года был крещен в Киеве ... Алекса Мансурович в крещении был наречен Александром. Тогда же был крещен и внук Мансура – сын Алексы, именем Иоанн. Вот этот-то Иван Александрович добился себе в 1399 году от Великого Князя Литовского Витовта титула Князя Глинского. И в его управлении уже официально оказались города-крепости, основанные его дедом Мансуром Киятом, – Полтава, Глинск и Глинище ... Характерно, что князь Иван Львович Глинский не стеснялся носить родовое имя своего половецкого пращура, в одной русской летописи он упоминается как "Иван Мамай".
Великий Князь Василий Иоаннович ... в январе 1526 года выбрал себе в жены дочь одного из приезжих князей Глинских – Василия Львовича Слепого – осиротевшую к той поре княжну Елену Васильевну Глинскую. Первенцем от этого брака в августе 1530 года и стал Великий Князь Иоанн Васильевич.
В свете этих генеалогических данных можно в частности отметить следующее. Взятие Царем Иоанном Васильевичем Грозным под свою державную руку Казанского и Астраханского Царств, помимо сугубо геополитических задач, имело в своем основании и вполне определенные генеалогические аспекты государственного наследия Чингисхана. Ведь с ним наш Государь через супругу своего пращура – золотоордынского темника Кията Мамая имел прямое родство. Из вышеназванных материалов я составил краткую генеалогическую справку. Желающие могут её получить посмотреть”.

Имя России проектында 523766 тавыш җыеп икенче урын алган Рәсәйнең тагын бер атаклы политик эшлеклесе, шулай ук реформатор, Россия империясенең XX гасыр башындагы Министрлар Советы рәисе Петр Аркадьевич Столыпин да татарлардан, чөнки ул татарлардан булган княжна Наталья Михайловна Горчаковадан туган бала. Столыпинның тагын бер әбисе, Агофоклея Николаевна Бахметева - шулай ук татарлардан.
Горчаковлар татар кенәзләре булганнар, фамилияләре татарның курчак сүзеннән алынган, Карачев шәһәре һәм өязе аларның олысы булган. Информация югарыда телгә алынган Халиков һәм Баскаковтан. Столыпиннар татарның башка атаклы затлары белән дә туганлык мөнәсәбәтләрендә торганнар. “Вклад татар в развитие российской государственности” мәкаләсеннән бер өзек: На протяжении многих столетий выходцы из татар играли выдающуюся роль в становлении российской государственности . Можно брать любую сферу деятельности, и везде многие из самых выдающихся имен в российской истории имеют тюркское происхождение. В дипломатии это Ордин-Нащокин, Горчаков и Чичерин; ... Тюркская кровь текла в жилах таких выдающихся правителей, как Александр Невский, Иван Грозный и Петр I. Даже святые Русской православной церкви из рода ярославских князей, Пафнутий Боровский и Федор Ушаков, тоже имеют тюркские корни. ... Даже такие выдающиеся политические деятели прошлого столетия, как П. А. Столыпин и первый глава Временного правительства князь Г. Е. Львов, были связаны соответственно с родами крымских ханов Гиреев и выдающегося суфийского шейха Тюклеш-ата”.

Икенче бер реформатор Россия императоры, “Россия исеме” проектында 448857 тавыш җыеп, россиян № 5 титулына лаек булган Пётр I Алексеевич Романов та – татарлардан. Чөнки ул Большой дворец приказында баш судья хезмәтләрен башкаручы, православие кабул иткән татар, бояр Нарышкин Кирилл Полуектович кызы Наталья Кирилловна Нарышкинаның улы. Кирилл Полуектович Нарышкинның хатыны, Анна Леонтьена Леонтьева да татарлардан, аларның нәселе Абатур морзага барып тоташа. Нарышкиннарның, шул җөмләдән Леонтьевларның да, татарлыгы, күп чыганакларда, шул исәптән, Халиковның югарыда телгә алынган хезмәтендә дә бар.

Бөтендөнья пролетариатының бөек юлбашчысы, Владимир Ильич Ульянов – Ленин исә, гомумән, монгол-татарлардан, чөнки Ульяновлар православие кабул иткән калмык татарлар.
Калмык этнонимы татарның калырга, калмак (калмыкча - халмг) дигән фигыленнән барлыкка килгән. Монгол-татарлар соңгы диңгезгә кадәрге походы вакытында Италия чикләренә килеп җитәләр. Шул вакытта мәркәз Каракорымда бөек каганның вакытсыз вафаты турында хәбәр алына. Хәрби шура (совет) җыела, һәм яңа каган сайлау өчен армия кире көнчыгышка таба юл ала, гаскәрнең күпчелеге кире Каракорымга, яки, җирле халыктан соңыннан мообилизацияләнгәннәре, үз йорт-илләренә кайтып китәләр. Ә Бату хан белән Идел-йортны яңа Ватаны итеп калганнарын калмык татарлар дип атап йөртә башлыйлар. СССР-га нигез салган Владимир Ильич Ленин нәкъ менә шул калмык-татарлардан була да инде.
Ленин генеалогиясен аеруча тәфсилләп тикшергән Аким Арутюновның «Досье Ленина без ретуши» хезмәтеннән бер өзек китерик:
“Прадедом Владимира Ульянова по отцовской линии был Лукьян Смирнов, потомок ойратов — кочевников (калмыкларын үзләрен ойратлар диләр – автор), переселившихся в XIII веке ... в междуречье Урала, Волги и Дона. Судя по всему, он принадлежал к богатым слоям феодальной знати. Исповедовал он, как и все калмыки, ламаизм”.
Калмыклар, бүгенге көнгә кадәр Ульянов-Ленинны үзләренеке итеп, калмык итеп кабул итәләр дә. 90-нчы елларда реформатор-демократлар Ленинның җасәден мавзолейдан алып, христиан йолалары кушканча, җир куенына тапшыру турында сүз куерта башлагач, Калмык Республикасы президенты Кирсан Илюмжинов Мавзолейны Ульянов-Ленинның җәсәдләре белән бергә, Калмыкстанның башкаласы Элиста шәһәренең үзәк мәйданына күчереп куярга дип тәкъдим иткән иде, бу турыда ул вакытның күп мәгълумат чаралары язып та чыктылар.
Ульянов-Ленинда Идел-Урал татарлары (мишәр) каны да бар. Югарыда телгә алынган хезмәттә, Аким Арутюнов Лениннның бер бабасы Нижегород өлкәсенең Сергач өязендәге бер православие кабул иткән чуваш булган дип яза. Андый мәгълумат Шагинянда да бар. Тик бу авторларның Ленинның бу бабасы православие кабул иткән чуваш дип язулары бик дөреслеккә туры килеп бетми, чөнки, Сергач элек-электән татар җире булган, Казан ханлыгына караган, совет чорларында анда милли татар районы да булган, бүгенге көндә дә бу өлкәдә мишәр татарлар яши. Шуңа да, Шагинян язган, православие кабул иткәч Николай атын алган ул кеше мишәр татары дип әйтергә тулы нигез бар.

Бөек шагыйрь Александр Сергеевич Пушкинда да татар каны ага, чөнки аның әбисе – татарлардан булган Ольга Васильевна Чичерина. Аннан соң әдипнең ата-бабалары арасында шулай ук татарлардан булган Сунбуков, Желябужскийлар да бар. Шагыйрь үз шаҗәресе турында “Моя родословная” шигырендә менә нәрсә дип яза:
“Мой предок Радша, мышцей бранной / Святому Невскому служил; / Его потомство гнев венчанный, / Иван Четвёртый, пощадил”. Бу юллардагы Радша – тарихи документларда - Ратша. Ратша – берниниди дә рус та, угро-фин да, немец та исеме түгел, ә татар исеме (аның улының исеме дә татарча – Якун). Сүзьясагыч кушымта ша (Тимерша, Батырша, Алпамша, Гаделша, Акынша) – саф татарныкы. Тарих фәннәре докторы Т.А Шумовский билгеләве буенча, Ратша Моратша(х) дигән татар исеменнән барлыкка килгән. Пушкинның атасы ягыннан бабалары, чыгышлары буенча татарлар булганнар дип исәпли Шумовский. Пушкиннарның нәсел башы булган татар Ратша, аның меңбашлары шулай ук татар Якун, Шимон турында Фәрит Фарисовның “Тайны татарского народа. Россия вышедшая из степи” хезмәтендә аеруча бөртекләп язылган. Шул ук Ратша токымыннан булган бик күп атаклы татар чыгышлы шәхесләр дә бар. Пушкинның татарлыгы, татар чыгышлыгы аның иҗатында да урын алган. “Бахчасарайский фонтан”, “Подражание корану» кебек әсәрләрендә татар, шәрык мотивлары күп, күп кенә әкият сюжетлары татардан алынган, әсәрләрендә татар атлы персонажлар да байтак кына.

Атаклы химик, Дмитрий Иванович Менделеевның татар чыгышы Халиковта да, Баскаковта да теркәлмәгән. Аның каравы, башка чыганакларда андый мәгълумат җитәрлек. Мәсәлән, Лентун Безазиевның “Голос Крыма”ның 2008-нче елның 11 октябрь санында басылган “Татары - крёстные отцы России” мәкаләсендә Менделеев татар чыгышлы галимнәр рәтендә санала. Гомумән, татар чыгышлы атаклы рус галимнәрен санаганда авторлар Мичурин, Мечников, Тимерязевлар белән бергә Менделеевны да телгә алалар. Абруйлы авторлардан исәпләнүче М.Д.Каратеев та Менделеевны татарлар исәбенә кертә. Кайбер авторлар Менделеевны Миңле - Гәрәй атлы татар морзаларыннан дип тә язалар. Тик бу турыда капитал хезмәтләр генә күренми. Бу билгеле рус галименең ватаны да Тобольск шәһәре, элеккеге Себер татар ханлыгы пайтәхете, анда татарлар күпләп яшәгән, шуңа да татар чыгышлы шәхесләр дә күп. “Химик элементлар системасы” авторының фамилиясен аңлатуның төп версиясе дә - татарча.

Россия федерациясенең исеме татар икәнен исбат итуче төп дәлил – ул, гомумроссия плейбициты вакытында 524575, 11,7 %, тавыш җыеп россиян № 1 титулына лаек булган, татарның Алтын урданысының беренче ханы Батыйнын улы (уллыкка алган улы), шул ук урданын икенче ханы Сәртәкнең кан-бертуганы (андасы), кыпчак Невский Искәндәр алуында.
Александр Невскийның тамырларында кыпчак каны ага. Алексей Волович “Свет и тени героя”: “Александр родился в 1220 году и был вторым сыном князя Ярослава Всеволодовича от половецкой жены. И Всеволод Юрьевич Большое Гнездо, и сын его Ярослав, предположительно, — тоже были женаты на половчанках. То есть прабабушка Невского, бабушка, и мама его, судя по некоторым источникам, — тоже половецкого происхождения”. «Половецкие красавицы были матерями многих русских князей, в том числе и Александра Невского». Гумилёв Л.Н., «Древняя Русь и Великая Степь», Москва, Айрис-пресс, 2004 ел, 441 бит.
Гумилевның һәм башка тарихчыларның бу раславын шик астына алучылар да бар. Чынлап та, Невскийның атасы Ярослав Всеволодович берничә тапкыр өйләнгән, шуларның беренчесе кыпчак ханы Юрий Кончаковичның кызы булган. Александрның Ярославның кайсы хатыныннан булуы бәхәсле булуын искә алып, тагын бер чыганак китерик. С.Т. Катанчиевның “Александр Невский - правнук кипчакского (половецкого) хана Котяна” (Нальчик, Эльбрус, 2008 ел) китабында бу бөек кенәзнең Ярославның икенче, рус (кыпчак катыш рус) хатыныннан туу версиясе кабул ителсә дә, аның чыгышында кыпчак компонентының шактый булуы, шул җөмләдән, ата-бабалары арасында өч кыпчак ханы барлыгы исбат ителә. Тик бу авторга төгәллек кертеп, Михаил Каратеевтан бер өзек: “Смешанные русско-половецкие браки были заурядным явлением, и русский народ недаром в шутку назвал половцев “сватами”. Из бесчисленнего количества примеров, которые можно было привести, ограничимся следующими: ...прославленный князь Мстислав Удалой был женат на Хорасана, дочери (Катанчеев буенча – оныгына өйләнә, шулай итеп Каратеевча, Невский Котянның оныгы) половецкого хана Котяна ...” М.Д. Каратеев “Русь и Орда” Кемерово, Современник, 1993 ел. 232 бит.
Ярослав Всеволодовичны Бөек кенәз итеп тәгаенләгәч, Батый аның улы Александрны вәгъдә амәнәте (заложник) итеп Сарайга ала, Невскийның үсмер, яшьлек еллары Алтын урда сарайларында, Батый даирәсендә үтә, шул вакытта ул шәхес буларак формалаша, һәм дә, бернинди дә рус булып түгел, ә татар булып, татар ханнары, аның даирәсе тәэсирендә, аларның дөньяга карашларын үзләштереп формалаша. В. Белинский язганча, татар рухын, татар гореф-гадәтләрен кабул иткән беренче рус кенәзе була. “За многие годы жизни при дворе хана Александр стал первым из суздальских князей, кто проникся истинно татаро-монгольским державным духом, с детства впитал психологию степняка-завоевателя, полностью воспринял обычаи людей, среди которых вырос”. Сарайда яшәгән вакытында Александр Батыйның улы Сәртәк белән дуслаша, алар туганлашалар, андаларга әйләнәләр. Бу процедура шулай үткәрелә: туганлашучылар кулларын кисеп кымызга (кайбер чыганакларда сөт яки вино) агызалар һәм бер-берсенә истәлекле бүләкләр тапшырып, вәгъдә текстын укып, шул кымызны эчәләр. Шуннан инде, икесе бер кеше, бер җанга – андаларга әйләнәләр; андый туганлык, биологик туганлыктан югарырак исәпләнгән. Батый Александрны үзенә уллыкка да ала. Башта кенәзлек иткәндә дә, аннан соң, бөек кенәз булгачтын да, Сәртәк Александрга һәрвакыт ярдәм итә, аңа үз иңсәсен куя. Татар законнары буенча, Александр чингизид булып исәпләнгән, ул гына да түгел, аннан соң да бар Московия белән идарә иткән аның балалары да. Шул чингизид булып исәпләнүләре аркасында гына алар Урдадан ярдәм, Московияне үз олыслары итеп Сарайдан ярлык алганнар.
Невский кыпчаклардан булуы белән генә түгел, ә үзенең алып барган политикасы, бар яшәеше белән дә татар булуын раслаган шәхес. Ул Россиянең иң хәлиткеч моменты вакытында бу илнең кыйбласы итеп шәрыкны, татарларны сайлаган политик. Ул Русьта, Владимир-Судаль, Киев һәм Новгород Русендә татар, Алтын урда тәртипләре урнаштырган князь, аның бар политик эшчәнлеге Алтын урда мәнфәгатьләрендә алып барылган. Ул татар телендә сөйләшкән, татар гореф-гадәтләрен тоткан. Невский Россия өчен көнчыгышның көнбатышка карата, татарның Европага карата приоритетын таныган беренче җитәкче дә. Гомумән, Киев Русеннән башка булган Россия дигән яңа илнең, рус халкының тарихы нәкъ менә Невскийдан, татарлардан башлана да инде.

Шулай итеп Җир шарының сигездән берен алып торган Россия Федерациясе дип аталган илнең исеме татар икәне исбат ителде дип әйтергә дә була. Чөнки, 2008 елны, шул җөмһүрияттә ул олуг исемне ачыклау буенча үткәрелгән плейбицитта (аның финалында) Рәсәй халкы татарлардан булган шәхесләр өчен (Россия исеме татар булу өчен дип тә интерпретация ясарга була) 3827468 (85,1 %) тавыш бирде. Ә проектта этник яктан рус итеп күрсәтелгән Рәсәй исеме титулына лаек булучылар 100 процент татарлардан, татар чыгышлылардан. Төп җиңүче, Искәндәр Невский – кыпчак татарлардан, Россия өчен татарлыкның, шәрыклыкның төп юнәлеш, төп приоритет икәнлеген билгеләүче тарихи шәхес.

Россия дигән илнең исеме генә түгел, җисеме дә (табигате, асылы, килеп чыгышы) татар икәнлеге турында кыска гына мәкаләдә язып бетерү мөмкин түгел. Бу турыда әдәбият шактый гына. Русны кыргычласаң, татар күрерсең әйтеме, әби патшаның “Россия шул ук Европа киеменә киенгән Азия инде ул” сүзләре, Россия турында, аның татарлыгы турында, Европа кешеләренең (Адольф де Кюстин, Гегель, Маркс) һ.б. хезмәтләрен искә төшергәндә, Мурад Аджиның, руслар 50 процент төркиләр дип раславын исәпкә алганда, - Россияне татар дип исәпләүчеләрнең байтак икәнен күрергә була. Чынлап та, ниндидер аркылысы-буе берничә йөз чакрым тәшкил иткән, Хәзәр каганатының бер олысы гына булган Киев Русен Карпаттан алып Тын океанга кадәр таралган күпсанлы бәҗәнәк, кыпчак, болгар, хәзәр, һәм башка төрки-татар кабиләләре уратып алган булган. Киев Русенең үзендә дә, ул вакыт шунда булган тарихчылар язып калдыруынча, халыкның шактый өлешен кыпчаклар тәшкил иткән. Киев Русе үзенең бүгенге территориясенә кадәр киңәюе, нигездә, шул җирле төрки-татарлар исәбенә барган да. Бу процесс мең елдан артык дәвам иткән. Шуңа да, Мурад Аджи язган ул процент бер дә арттырылган түгел, ә бәлки, киметелгән, һәм дә, шактый киметелгән. Гумилев юкка гына “Кешеләрдә генеологик хәтер меңнәрчә еллар буе саклана. Руслар һәм татарлар бер халык” дип әйтмәгәндер инде. Цитата “Татар иле” газетасының 1994 елның 21-нче саны буенча. Россия дәүләтен татарлар төзеп бирүе турында бер-ике цитата: Карамзин: «Своим возвышением Москва обязана ханам»; П.Н Савицкий: “Без татарщины не было бы России ... Россия - наследница Великих ханов, продолжительница дела Чингиса и Тимура»; Н.С. Трубецкой: «Русский царь явился наследником монголского хана. Свержение «татарского ига» свелось к замене татарского хана православным царём и перенесением ханской ставки в Москву», «русская государственность образовалось от татарской, Россия образовалась от татарской Золотой орды, точно так же, как ребенок появляется на свет от лона матери»; Адольф де Кюстин: «При преемниках Чингисхана Азия в последний раз ринулась в Европу, уходя, она ударила о землю пятой – и отсюда возник Кремль ... Ведь немногим более ста лет тому назад (хезмәт 1839 елда язылган – автор) они (русские – автор) были настоящими татарами”.
Кара Даван русларның славяннарга караганда төрки-татарларга якынрак булуын аларның канындагы биохимик составның бертөрлерәк булуы белән дә аңлата. Русларга кан тапшырганда төрки-татарлар каны организм тарафыннан якынрак, шифалырак итеп кабул ителә, ә славян халыкларының каны организм тарафыннан кабул ителми, кире кагыла, бу бөтендөнья сугышы вакытында алып барылган официаль статистика нәтиҗәләре. Генетика тикшерүләре дә шуны күрсәтә, руслар белән татарлар арасында генетик аерма бары тик 30 пункт кына, ә русларга иң якын украин, белорусларда бу аерма күпкә артык, берничә тапкыр артык (Владимир Белинскийның “Страна Москель» китабыннан).
Россиянең татар табигате, татар чыгышы аның тел байлыгында да сакланып калган. Әле яртысы да, биштән бере дә кермәгән, теркәлмәгән, ачыкланмаган, бүгенге көндә иң тулы дип исәпләнгән Е.Н. Шипованың “Словарь тюркизмов на русском языке” дип аталучы академик сүзлектә дә рус телендәге ике мең татар алынмасы саналган. Кайбер белгечләр рус телендәге татар, бүгенге көндә татар чыгышлыгы өйрәнелмәгән, ачыкланмаганнарын да искә алганда, төрки-татар алынмалар 40 проценттан ким түгел дип исәплиләр. Әгәр дә фәнни-техник терминнарны кертми исәпләгәндә, рус телендәге татар сүзләре бу нисбәттән күпкә артык. Ә Россия дәүләте барлыкка килгән вакытта, Московия вакытында, бу илнең теле гомумән татарча булган. Мәсәлән, 1589 елны басылып чыккан “Парижский словарь московитского языка» сүзлеге – гел татар сүзләреннән тора диярлек. Ул вакыттагы московитларның телләре ни кадәр дәрәҗәдә русча булганын күрсәтеп югарыда атап кителгән Владимир Белинскийдан бер өзек: «В 1618 году (через 32 года после Ивана Грозного) лингвист из Англии Ричард Джемс насчитал 16 русских слов в языке московитов, а в конце 17 века немецкий ученый Лудольф находит в Москве 41 русское слово. Не густо” (калган сүзләр татарча булган).
Россия дип аталган илнең географик картасына күз салсак та без һаман да шул ук күренешне, татарлыкны күрербез. Карпат тауларыннан алып Тын океанга кадәрге территориядә бар географик атамалар, топонимнар нигездә татарча, төркичә аңлатыла: Дон - Тын елга, Ока – Ука, Волга гидронимы – река болгардан барлыкка килгән (Идел журналында 90 елларда бу турыда мәгълумат булды), Обь – Уба, Кубань – Көбән, Кавказ – Каф-даг, Байкал – Бай-күл һ.б. Урта гасырларда Европада төшерелгән харитәләрдә (карталарда) Россия Татария, җитмәсә Великая Татария итеп төшерелгән дә, аның чикләре бүгенге Россия, дөресрәге бар Советлар Союзы территориясе белән туры килә диярлек. Шул ук урта гасырлар әдәби чыганакларда да, мәсәлән Нострадамуста, Россия (Московия) Татария дип аталган, ә хәзерге Төньяк Боз океаны – шулай ук Татар океаны (XIX гасырга кадәр) дип йөртелгән.
Рус дәүләт системасы, аның бар дәүләт институтлары, салым, финанс-акча, хәрби системалары, хакимият билгеләре – барысы да татардан, татар дәүләтчелегеннән, аның үрнәгендә төзелгәннәр. Татардан алынган кайбер хакимият билгеләрен санап та китик: Кремль – татардан алып төзелгән, исеме дә татарча аңлатыла, Маномах бүреге, Романовларга кадәрге төп хакимият атрибуты – патша жезлы (Адам Олеарий Алексей Михайловичны коронацияләгән вакытта Мономах бүреге һәм патша жезлыннан тыш аңа Кырым татарлары ханнарыннан алынган, шулай ук хакимият билгесе булган ниндидер ханнар парча күлмәген кидерүләре турында да яза), казак атаманнарының, гетманнарының бунчуклары, булавалары, ике башлы сәмруг кош рәвешендәге герб (Рафаэль Хәким “История татар и Татарстана”), Мәскәү гербына әйләнгән Георгий-змееборец символы (Мурад Аджи буенча), патша, ак патша титуллары һ.б.
Төрки-татарларның меңәр ел буена барган рус халкын барлыкка китерү процес-сын бу халыкның тормыш-көнкүрешендә, бигрәк тә казакларда, милли киемнәрдә, милли кухняда, гореф-гадәтләрдә, йолаларда, мәдәният, фольклор үрнәкләрендә, мәгъмурияттә (архитектура) күрергә була. Мисал өчен музыка коралларын гына алып карыйк: труба, сурна, балалайка, барабан, тулумбас, (зур барабан, Мәгариф 1.1991, Фасмерда, Дальда бар), дуда (татарның дуда музыка коралы русларга дудка булып кереп калган, Мәгариф журналы, 1.1991 ел), кобыз, домра, саз, торбан (Дальда бар), гөслә – болар барысы да татарныкы. Мондый аргументларны тагын күп санап булыр иде, барысын да санап бетерү дә мөмкин түгел, бу очракта, тулырак информацияне Кара Даван, Михаил Худяков һәм башка авторлардан укып белергә була.
Бүгенге көндә безгә мәктәп, вуз тарих дәреслекләреннән башлап, олпат академикларыбыз иҗат иткән академик тарихи хезмәтләргә кадәр, барысында да, бер генә дөрес факт та, бер генә дөрес сүз дә, бер генә дөрес цифра да, бер генә дөрес хәреф тә юк, чөнки алар ялган, фальсификацияләнгән беренчел чыганаклардан алып язылганнар. Россия, рус тарихын фальсификацияләү Петр патша вакытында башлана. Шул вакытта илдә Европага аллага табынган кебек табыну чоры башланып китә. Петр илнең бар милли мәдәниятеннән, милли үзенчәлекләреннән (бигрәк тә татарлыгыннан, шәрыклыннан, азиатлыгыннан) баш тартып, Россияне көчләп европалаштыра башлый. Кыпчаклар, төрки-татарлар явыз итеп, дошман итеп, ил тарихы руслар белән татар-төркиләрнең, урман белән даланың мәңгелек көрәше, конфронтациясе итеп күрсәтелгән тарих концепциясе төзелә. Нәкъ шул вакытта инде Россиянең, русларның татар табигате, татар чыгышы, татар-шәрык асылы турындагы бар информация, бар документлар хакимият органнары тарафыннан, дәүләт хезмәтендә торган официоз тарихчылар тарафыннан юк ителә. Россия империясендә хезмәттә булган официаль хакимият йомышчылары, нигездә, немецлар, чын кульязмаларны, ельязмаларны, аларның төп нөхсәләрен юк итәләр, аларны үз белдекчеләренчә бозалар, үзгәртәләр, һәм дә үзләреннән өстәп, ирекле инша (сочинение) формасында берничә тапкыр күчереп язалар, официаль тарих концепциясен нигезләр өчен подделка документлар, кульязмалар, ельязмалар төзиләр. Тарихи ельязмаларның, кульязмаларның бүгенге көндә бер төп нөхсәсе дә юк, бары тик немец тарихчыларының Россияне Европа итеп күрсәтергә тырышып язган күчермәләре һәм алар төзегән подделкалар гына. Россиянең шәрык, татар чынбарлыгын, татар асылын юкка чыгару өчен бигрәк тә Екатерина II нык тырышкан. Алексей Воловичның “Свет и тени героя” хезмәтеннән бер өзек:
“Большую и неприглядную роль в обелении и приукрашивании российской истории сыграла Екатерина ІІ, собравшая множество оригинальных документов и летописей для совершения великой мистификации. Волею судеб и благодаря собственному вероломству Екатерина ІІ, оказавшись императрицей России, решила приукрасить исторический фон России, который бы величественно оттенял ее собственное «великое правление». Своим указом от 4 декабря 1783 года Екатерина ІІ повелела создать «Комиссию для составления записок о древней истории, преимущественно России» под наблюдением графа А.П. Шувалова, которого вскоре заменил Герард Миллер.
К концу XVIII века Екатерина ІІ сконцентрировала у себя все старинные литературные и исторические первоисточники, хранившиеся до того в монастырях, церквях, учебных заведениях и у частных лиц. В результате работы Комиссии появился отредактированный самой Екатериной ІІ «Летописный свод государства Российского» в пяти томах (Карамзинның “История государства Российского”сын шул сводның официаль басмасы, югаргы хакимият органнары көчләп таккан Россия дәүләте тарихының Европа версиясе дияргә дә була, чөнки ул шул сводтан алып язылган). Однако после Екатерины навсегда исчезли оригинальные летописи, такие, как сочинение легендарного Нестора «Повесть временных лет», «Книга степенная царского родословия», написанная духовником Ивана Грозного — Афанасием, и множество других. До нас дошли только так называемые «летописные своды», то есть переписанные, исправленные и дополненные летописи с целью соединения истории Киевской Руси и Московии. Все «летописные своды» были изготовлены или “найдены” «екатерининскими ребятами». Так императрица Екатерина ІІ навсегда «упорядочила» российскую государственную историю, возведя ложь под государственную защиту”.
Шулай итеп Екатерина Россиянең, Московиянең татар гәүдәсенә Европа күлмәге кидереп куя. Россиянең ул ялган күлмәген салдырып ташлап, Петр, Екатерина йомышчылары буяган Европа грим-макияжын кырып юып төшереп, аңа үз татар чалма-түбәтәен, кафтан-чикмәнен яңадан кигезеп (Василий III-нең шул вакыттагы портретына күз салыгыз: ул чалмада, халатта, ятаган белән - татар ханыннан аергысыз, ул дәверләрдә бар московитлар да шулай татарча киенә торган булган) Россиянең бар татар асылын күрсәткән чын, дөрес тарихын яңадан язасы бар. Бу татарлар өчен дә, башка төрки халыклар өчен дә, хәтта Россиянең үзе өчен дә, бүгенге көндә, XXI гасырда, Европада, көнбатышта әкренләп сүнү, сүрелү, стагнация, ә Азиядә, көнчыгышта, киресенчә, алга бару, күтәрелү процесслары барган бер вакытта, приоритетларны дөрес билгеләү, ул приоритетларга тарихи теоретик нигез, идеология төзү өчен дә бик кирәк.
Әлфир Гафуров 2011 ел.

№6 (778908) / 01.09.2011 20:08:45

Яз, газиз углым, кара тактаны сыз акбур белән!
Һәм кара күңлеңне ялт иттер сызып ак нур белән!
Өч наданга алмашынмас бер язу белгән кеше,
Мәгърифәт эстәр, иренмәс һич кеше булган кеше.

№5 (778898) / 01.09.2011 17:56:18

Күке,
күргәнем бар:)

№4 (778888) / 01.09.2011 13:16:43

Табылырмы икән бер татар галиме, турыдан-туры гәрәбчәдән татарчага тәрҗемә итеп сөйләүлек әзерләгән кеше.

Мәрхүм Мирза әфәнде Мәхмүтевкә рәхмәтләремне әйтәм.

№3 (778880) / 01.09.2011 11:15:12

Китап тышы чибәрме 777? Кайда монда чибәр? Ник мин күрмим?

№2 (778878) / 01.09.2011 10:27:30

Мөхәммәд пәйгамбәр:
\"Адәм баласы үлгәч, өч төрле гамәл кыямәт көненә кадәр изгелек булып торыр,-ди. Беренчесе: Баласы әти-әнисенә дога кылса.
Икенчесе: файдалана торган изге эш кылса.
Өченче: Хәерле гыйлем, ягни КИТАП ЯЗЫП яки берәрсен өйрәтеп калдырса.\"
Икенче очракта һәрвакыт файда китерә торган әш-гамәл күздә тотыла. Бу-мәчет салдыру,күпер төзетү,агач утырту һәм чишмә ачып калдыру һ.б. изге эшләр.

№1 (778877) / 01.09.2011 10:17:19

бигрәк чибәр ир-ат инде үзе...

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar