|
|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
10.06.2025 Мәдәният
Якутиядә Татарстан киносы көннәре узачакБыел Якутиядә 13-14 июньдә Федераль Сабантуй гөрләячәк. Шул көннәрдә “Татаркино” Татарстанда төшерелгән фильмнарны күрсәтәчәк һәм режиссерлар, продюсерлар белән иҗади очрашулар уздырылачак. Татарстан киносы көннәре 12 июньдә ачыла. Шул ук көнне тамашачыларга Илдар Юзеев әсәре буенча төшерелгән “Гашыйклар тавы” (12+) нәфис фильмы тәкъдим ителә. Фильмнан соң Миләүшә Айтуганова һәм режиссер Салават Юзеев белән очрашу була. 13 июньдә көндез Зөлфәт Хәким пьесасы буенча төшерелгән “Телсез күке” (12+) фильмы, ә кич “Я приду” (12+) фильмнары күрсәтеләчәк. “Я приду” фильмыннан соң режиссер Булат Сабитов белән иҗади очрашу планлаштырылган. “Телсез күке” белән “Гашыйклар тавы” фильмнары рус телендәге субтитрлар белән татар телендә күрсәтеләчәк.
--- |
Иң күп укылган
|