|
|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
10.06.2025 Мәдәният
Казанда “Нәүрүз” башланды (ФОТО, ВИДЕО)Кичә Казанда төрки халыкларның “Нәүрүз” XVII Халыкара театр фестивале ачылды. Татарстанның иң төп театр вакыйгаларының берсе Россиянең һәм дөньяның 16 театрын берләштерәчәк һәм 23 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Фестивальгә барлыгы 1000нән артык катнашучы киләчәк. “Нәүрүз” халыкара театр фестивале театраль парад белән башланып китте. Катнашучылар Камал театрының тарихи бинасыннан Кабан күле яры буйлап Такташ урамындагы яңа бинасына бардылар. Әлеге йөрештә 300ләп кеше катнашты. Кабан күле яры буйлап Уфа “Нур” театры артистлары, Кыргызстаннан “Учур” дәүләт яшьләр театры артистлары, Алтай, Якутия театрлары коллективлары, Көньяк Африкадан артистлар, шулай ук, Тинчурин, “Әкият” татар дәүләт курчак театры һәм Камал театры артистлары үтте.
--- |
Иң күп укылган
|