поиск новостей
Көн мәзәге
  • Маляр апа эш көнен подъездда дивар буяудан башлаган иде. Шәмәхә урманда кызыл балыклар җыеп тәмамлады.

Бүген кемнәр туган
  • 11 Сентябрь
  • Гәүһәр Хәсәнова - язучы
  • Касыйм Шамил (1892-1981) - режиссер
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
  • Казан шәһәре Вахитов районыннан узэктэ,Право- булачная урамында, ОКТЯБЕРЬ аенда 2 булмэле квартира арендага бирелэ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Эретелгән ат мае сатам. Файдалы, тәмле, холестеринсыз. (89063227505)
  • Казанда Удивительная һәм Юныс Әхмәтҗанов (Арт Сити) урамнарында озак вакытка квартира- студияләр арендага бирелә ( 8 987 276 27 24) ( риелтор түгел)
  • На ул Карбышева, Казань Сдаю 1 комнатную квартиру с 25 августа . 89376102201
  • Студент кызыма, яшәп укыр өчен, квартира, бүлмә эзлим. Казан шәһәре Вахитов районыннан укуына якын булыр иде. Риелторлар, мошенниклар шалтыратмасагыз иде.89372839839
  • Ищу сиделку или помощницу для мамы в Казани, Приволжский р-н. Диагнозы:Деменция+Паркинсон ходячая. 89179154187
Архив
 
10.06.2025 Бәйрәм

Йөзек кашыбыз - Сабантуй!

Быел Идел һәм Жигули таулары итәгендә үсеп чыккан мәһабәт Тольятти шәһәренә 288 яшь тула. Татар милли мохтарияте эшчәнлегенә 24 ел гына булса да, Сабан туе биредә инде 37нче мәртәбә узды. Әлбәттә, иганәчеләр ярдәме белән.

Чөнки сәхнә урнаштыру гына да бит ат бәясенә төшә. Калган чыгымнарны санап та торасы юк инде.

Шуңа да карамастан, бәйрәм иң югары дәрәҗәдә узды дисәм дә, ялгышмам.
Сабан туе сәхнәсендә Тольятти татар милли-мәдәни автономиясе каршында эшләп килүче “Идел” жыр һәм бию ансамбленең яңа буын балалары, Тольяттиның һәвәскәр артистлары, ерактагы якын дусларыбыз - Татарстанның Балык бистәсеннән килгән үзешчән артистлар чыгыш ясадылар.
 
Татарстанның атказанган һәм халык артисты Раяз Фасыйхов, популяр җырчы Нияз Җәләлев чыгышлары күңелебезгә аеруча хуш килде. Татарстанның һәм Башкортостанның атказанган артисты Ландыш Нигъмәтҗанова, популяр җырчы Фәрит Таишев, чагыштыргысыз Ләйлә Таишева сәхнәбезнең йөзек кашы булып ялтырадылар.
 
Тольятти шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ислам Гомәров бәйрәмне ачып җибәргәч, сәхнәгә мәртәбәле кунакларыбыз - шәһәр башлыгы Илья Сухих, Губерна Думасы рәисе урынбасары Екатерина Кузьмичева, депутат Владимир Бокк, шәһәр Думасы рәисе Сергей Рузанов, депутатлар Руслан Әмитов, Дмитрий Лаврусь чыктылар.
 
Төбәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, шәһәр халкына матур теләкләрен җиткереп, Сабан туе бәйрәменә хәер-фатихасын бирде.

Зөлфия ГАЛИХАНОВА
Бердәмлек
№ --- | 10.06.2025
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы