поиск новостей
  • 24.07 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.07 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.07 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 27.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 29.07 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.07 "Бабайлар чуагы" Камал театры ("Шәрык клубы" кинотеатры), 18.00, 12+
  • 30.07 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.07 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 17 Июль
  • Алсу Хәбибуллина - җырчы
  • Рәдиф Сәгъди - язучы
  • Рафаэль Йосыпов - галим
  • Диләвер Османов - җырчы
  • Семен Якубов - автоузышчы
  • Тәслимә Фәйзуллина (1953-2018) - актриса
  • Мәхмүт Аракаев - радио ди-джей
  • Халидә Бегичева - җырчы
  • Рөстәм Яушев - рәссам
  • Гөлназ Закирова - җырчы
  • Казан шәһәрендә снимать итәргә квартира эзлим. Совет яисә Савиново районнарда булса бик уңайлы, ләкин башка районнарны да карыйбыз. Бюджетыбыз якынча 25 мең. тел: 89586288252
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтәгә керү өчен: 89050250667. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • Тәрбиягә алырга теләүчеләр өчен ике көчек бар. 89656091217
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтә өчен Telegram: @ilmira_safiulla. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • 2019елгы джили атлас машинасы салаты. бер кулда,сак йоргэн. 89600349053
  • 2016 елгы Лада Гранта машинасы (лифтбек) сатыла. Кара зәңгәр (шәмәхә) төстә, 2 хуҗа, комплектация база, автозапуск, стеклоподъемниклар. Эче чиста, тәртиптә тотылган.172000 км йөргән. Белешү өчен тел.: 89377752225
  • Казан шэhэре . Гвардейская урамында озак вакытка квартира ( хрущевка ) арендага бирелэ , тел 89172718632 . РИЕЛТОРЛАР БОРЧЫМАГЫЗ
  • Исәнмесез, Казанда студия снимать итәм, риелторларсыз, сдавать итүчеләр булса языгызчы .89503219329
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
Архив
 
10.06.2025 Шоу-бизнес

Салават Миңнеханов: “Әти шунда өзелде... Аның җәрәхәте төзәлмәгән булган”

Үзенчәлекле җырлары, образы белән эстрадага яшен кебек килеп кергән Салават Миңнехановны күпләр белә. Гүзәлем һәм Салават Миңнехановлар җырлы гаиләсенең иҗатын яратучылар да бихисап. Гүзәлем белән әңгәмәләр матбугат чараларында еш күренсә дә, Салават Миңнехановның күптән интервьюлар биргәне юк. Без аның белән хәбәргә чыгып, үткәнен һәм бүгенгесен барладык.

– Салават, әниегез мәдәният өлкәсендә эшләгән, ә әтиегез һөнәре буенча нефтьче. Балачакта авырлык күреп үсмәгәнсездер?

– Безнең балачакны хәзерге заман белән чагыштырып булмый. Абыйдан калган киемнәрне дә кидем, гектарлап бәрәңге утырттык. Хәзер көн саен диярлек итле ризыклар ашап торабыз, сөбеханаллаһ. Элек алай түгел иде бит. Иң кызыгы бөтен кеше дә физик яктан яхшы формада булган. Ачлы-туклы яшәдек дип зарлана алмыйм, чөнки әти-әниләребез мул тормышыбыз өчен бик тырышты. Гаилә ансамбле белән чыгыш ясап, дөнья күрдек. Фестивальләрдә күп катнаштык, шуңа Камал, Тинчурин театрының сәхнә артын балачактан ук биш бармагымны кебек белә идем. Менә сез сорагач искә алам да, балачагымның бәхетле булуына тагын бер кат инанам.
 
– Гаиләдә өч егет булгач, тәрбия дә катгый булгандыр?
 
– Без өйдә татарча гына сөйләштек. Бу гаиләдәге кагыйдәләрнең берсе иде. Элек балалар белән элемтә дә булмаган, телефоннар юк. Без урамга чыгып киткәч, кайларга гына бармадык. Минем балам хәзер шулай йөрсә, акылдан язар идем. Ә без үскәндә бу гадәти хәл булган. Минем югалганым да бар, әти-әни милиция белән эзләгәннәр иде әле. Берсендә әти-әни мәктәптә чирекне гел “5”кә тамамласак, Мәскәүгә барырга вәгъдә иттеләр. Без сүзебездә тордык, әтигә көндәлекне алып килеп күрсәттек. Ул икебезгә 10 сум бирде дә: “Барыгыз, билетларны барып алагыз”, – диде. Без вокзалга йөгердек. Әле озак кына чиратта тордык. Шуннан: “Азнакайдан Мәскәүгә билет кирәк”, – дип сорадык. Әлбәттә, безгә аны сатмадылар, әти-әнине чакырырга куштылар. Мин әти-әнине чакырам дип йөгергәндә, алар, нәрсә эшләгәннәрен аңлап, үзләре вокзалга килеп җиткән иде инде. Тыныч, кызык, рәхәт вакытлар. 
 
– Әтиегез вафатына быел 9 ел була икән. Аны искә алуыбыз да рухына дога булып барсын. Юксынасызмы?
 
– Көненә 5 тапкыр намаз укыганда вафат булган туганнарыбызны, әби-бабайларны, әтине искә алабыз. Аларга башка бернәрсә дә кирәкми. Аллаһтан кабер газапларын җиңеләйтсен, гөнаһларын гафу итсен дип сорыйбыз. Әби-бабайлар совет чоры кешеләре, иң мөһиме –  мөселманнар булып китсеннәр иде. Бәлки, аларның балалары да никахсыз яшәгәндер, без барысын да белеп бетерә алмыйбыз. Менә шуларны да уйлап йөрим. Әтиебез кинәт китеп барды. Без аны Казанга ашказаны куыгына операция ясатырга алып килдек. Барысы да уңышлы узды дигән идек. Кисәк әтинең температурасы күтәрелде, аннан реанимациягә алып кереп киттеләр. Әти шунда өзелде... Аның җәрәхәте төзәлмәгән булган. Бернишләтеп булмый, шулай язгандыр инде. Барысы да Аллаһы Тәгалә кулында. Әтинең язмышы да җиңелләрдән түгел. Әтисе Бөек Ватан сугышында катнашып, әсирлеккә эләккән булгач, аны пионер, комсомолга да алмаганнар. Әби: “Нәрсә бар шуны алып киттеләр, хәтта мунчабызны да сүттеләр”, – дип сөйләгән иде. Вакыт узгач, дөреслек калкып чыккан, әмма Хәбир бабай исән булмаган инде. 
 
– Төшкә кергәннәре бармы?
 
– Мин төшләрне бик төгәл күрәм, әйтерсең барысы да чынбарлыкта кебек. Төшкә мәрхүмнәр кергәндә ни өчендер аларны кочаклап алырга тырышам. Әмма алар сөйләшмиләр. Әтине дә күргәнем бар. Мәрхүмнәр төшкә керә икән, димәк дога өмет итәләр. Гомрәгә баргач, төштә онкологиядән вафат булган бабайны күрдем. Мин инде якын туганнар өчен Гомрәне үтеп бетереп күземне генә йомган идем. Иртән торып, бабай өчен дә үттем. Төштә Мөхәммәт салләллаһу галәйһи вә сәлләмне күрсәң, димәк син чынбарлыкта да аны күрәсең диләр. Миңа да мондый бәхет татыды.
 
– Пәйгамбәр икәнен ничек аңлап алдыгыз?
 
– Мәйданда кешеләр күп иде. Шунда берсе: “Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм килә”, – дип әйтте. Ул елмаеп китеп барды. Без сөйләшмәдек, бары күзләр белән генә очраштык. Тик шулай да йокыдан уянганда шундый рәхәт иде, әйтерсең җан тынычлыгын тойдым. 
 
– Әниегез янәдән гаилә корды дип беләм. Сез каршы килмәдегезме?
 
– Ник каршы килик инде? Икесе дә ялгыз иде. Кеше ялгыз яши алмый. Безне Аллаһы Тәгалә парлы итеп яраткан. Әлбәттә, әнинең бәхетле булуын телибез. Әйе, әни безнең белән алдан киңәшләште. Алар Ирек абый белән Төркиягә сәяхәткә барырга җыена иде. Танышырга булдык. “Әгәр каядыр барасыз икән, никах укытыгыз”, – дидек. Ирек абый да бу сүзләребезне хуплап алды. Ирек абыйның балалары белән дә аралашып яшибез.
 

Илгизә ГАЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 10.06.2025
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы