|
|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
10.06.2025 Мәдәният
Әлмәт театры актеры Рифат Әхмәдиев: «Спектакль вакытында кесәмә бөти салам»Әлмәт театры артистлары Ләйсән белән Рифат Әхмәдиевлар “Татарстан-Яңа гасыр” каналында барган “Кеше китә — җыры кала” сериалыннан соң халыкка тагын да күбрәк танылдылар. Фильмда Ләйсән — төп геройларның берсе Вәсфикамалны, ә ире Рифат сугыштан кулын югалтып кайткан солдат егет Сәмигулланы уйнады. — Рифат, бик матур җырлыйсыз. Үзегезне тамада булып сынап караганыгыз юкмы? — Булдыра алганча тырышам инде. Тамада булып йөргәнем юк. Театрда эш күп. Декорацияләрне дә үзебез корабыз. Репетицияләр, гастрольләр... Вакыт калмый да.
— Спектакльләрдән соң ничек ял итәсез, образдан чыгу авыр түгелме?
— Рольдән җиңел чыгам. Театрдан чыккач, “бисмилла” әйтәм дә: “Сез бүгенгә калып торыгыз”, — дим. Спектакль вакытында кесәмә бөти салам. Бабайның буыннан буынга күчеп килгән догасы саклана миндә. Барысын да Аллаһка тапшырам.
--- |
Иң күп укылган
|