поиск новостей
Көн мәзәге
  • «Париж-Дакар»да ел да җиңүче КамАЗларны, бәлки, «Евровидение»гә җибәреп караргадыр?

Бүген кемнәр туган
  • 08 Октябрь
  • • Марсель Галиев - шагыйрь
  • • Рәшит Нургалиев - дәүләт эшлеклесе
  • • Раббани Гайфуллин (1935-2023) - көрәшче
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
Архив
 
09.06.2025 Мәдәният

“Яңа исем” проектының өченче сезонына старт бирелә

“Яңа исем” – каләм тибрәтүче сәләтле яшьләрне барлау максатыннан барлыкка килгән проект. Быел ул өченче тапкыр уздырыла һәм “Күпер” дип исемләнә. Олпат әдипләр белән яшь язучылар арасындагы иҗади тандемда да, яшь язучыларны әдәбият дөньясына җәлеп итүдә дә чагыла бу “күпер”.

Проект “Казан утлары” журналы һәм Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырыла.

Өченче сезонга старт бирелеп, 1сеннән 15 июньгә кадәр гаризаларны кабул итү башланды инде. Проект шарты буенча катнашучыларның яше чикләнгән – 14 яшьтән алып 40ка кадәр.

Проектта ел дәвамында дүрт язучы остазлык итәчәк: Ләбиб Лерон, Галимҗан Гыйльманов, Ландыш Әбүдарова, Гөлүсә Баттал. Шәкертләр белән даими очрашулар, әдәби биремнәр, осталык дәресләре – алдагы сезоннар күрсәткәнчә, иҗади элемтә тәүлек әйләнәсе дәвам итә. Проект азагында эш  нәтиҗәсе буларак һәр катнашучы әсәрен тәкъдим итәргә тиеш. Иң уңышлылары “Казан утлары” журналында дөнья күрәчәк.

Проектның җитәкчесе Рөстәм Галиуллин проектның максаты кулдан тотып язарга өйрәтүдә түгел, киңкырлы шәхес тәрбияләүдә диеп белдерде. Шул максаттан, проект кысаларында кызыклы сәяхәтләр программасын күпләр яратып өлгергән инде.

Аның сүзләрен узган сезоннарда каләм чарлаган шәкерт Ихтыяр Кыямов та куәтләп алды:

 – «Яңа исем» – белем, чимал, тәҗрибә туплау ул. Элегрәк редакцияләргә җибәргән язмаларга, әсәрләргә җавап хатлары, бәяләмәләр язганнар бит. Хәзер мондый кире элемтә юк. Ә проектта исә язганыңны язучылар белән бергә анализлыйсың, камилләшәсең. Узган ел бер сәяхәтне дә калдырмадым. Остазым Ләбиб абый машинасында гел билгеле шәхесләр, язучылар, «виплар» утырып йөри. Алар белән сәфәргә чыгып киткәндә, шулкадәр кызыклы истәлекләр, мәгълүмат ишеттем. Яшь язучы өчен мохит зур әйбер. Хәер, олпат язучыларның үзләре өчен дә файдалы мондый аралашу. Яшьләр гамен белеп торалар. Шул инде ул күпер.

Ел да 60–70 гариза кабул ителә дә, бөтен шартны үтәп, проектта ныклап сыналучы иң актив 30лап катнашучы кала икән. Ландыш Әбүдарова әйтүенчә, шәкертләр арасында татар әдәбияты турында белем базасы сайлыгы үзен сиздерә:

– Зәвыклы язучы булу өчен иң элек зәвыклы укучы булырга кирәк, – ди ул. – Әдәбият теориясен, тарихын һәм әдәби тәнкыйтьне дә белү кирәк. Шуңа күрә шәкертләремә теориягә кагылышлы биремнәрне еш бирәм. Ә менә остазлар белән шәкертләр бергәләп кайсы да булса әдипнең иҗатын өйрәнгәндә аның нигезенә сәфәрләргә бару, күпкырлы мәгълүмат туплау – әдипнең дөньясына чуму – моңарчы булмагандыр, мөгаен. Моның эзе яшь язучыларыбыз каләмендә сизелсен иде.

"Яңа исем" проектында катнашырга теләүчеләр сылтама аша гаризаларын җибәрә ала.

Ләйсән НИЗАМОВА.

Мәгариф

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы