• 03.03-05.03 Данир Сабиров. Уникс. 18:30
  • 06.03-09.03 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 17:00
  • 06.03-08.03 "Ак чәчәкләр кебек..." (12+) Премьера! Кариев театры, 18:00
  • 09.03 Фирдүс Тямаев. Пирамида. 19:00
  • 10.03 Әлмәт Татар дәүләт драма театры гастрольләре. "Кибет" (18+). Кариев театры, 12:00 һәм 18:30
  • 11.03 Ришат Фазлыйәхмәтов. Ленин клубы. 18:30
  • 18.03 Айдар Галимов. Ленин клубы. 18:30
  • 20.03-22.03 Әнвәр Нургалиев. Уникс. 18:00
  • 01.04-06.04 Рифат Зарипов. Уникс. 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 03 Март
  • Рузия Мотыйгуллина - актриса
  • Ильяс Кудашев-Ашказарский (1884-1942) - мәдәният хезмәткәре
  • Нәҗип Мадьяров (1928-2002) - шагыйрь
  • Ришат Төхфәтуллин - җырчы
  • Михаил Мишустин - дәүләт эшлеклесе
  • Бер бозаулаган аклы каралы сыер бозавы белэн сатыла.СРОЧНО. ТЕЛ 89050220598
  • Флология юнәлешендә иҗади эшләр башкарам. тулырак 89274109001
  • Продаю комнату в коммунальной квартире, которая расположена по адресу: Казань, пр-т Ибрагимова, 37. Общ. площадью 13 кв.м.На 2/5эт. Входная дверь в комнату металлическая, пластиковые окна, на полу ламинат.Кухня, туалет, душ в коридоре с отдельным входом. В квартире сделан косметический ремонт.Доброжелательные соседи. Месторасположение комнаты очень удобная , развитая инфраструктура, всё в шаговой доступности(магазины,школы,аптеки). Во дворе детские сады, детская площадка, парковка своя. Отличная транспортная развязка, откуда можно добраться до любой точки Казани. Метро "Яшьлек" в 5 минутах пешим ходом. Автобусная остановка рядом. Парк Победы рядом. ТЦ Парк Хаус, Тандем, ДК Химиков, московский рынок всё в шаговой доступности. 870000р. Тел.89274000105
  • Казанда Дементьево урамы 31дэ булмэ арендага бирелэ хакы 8000сум.89178593518 ватсапка языгыз.
  • Актанышта тозелеш объектына монолитчиклар, каменщиклар хэм торле эшкэ кешелэр кирэк. 89376209888
  • Актанышнын узендэ/якын-тирэ авылларда 6 айга торырга квартира яисэ ой эзлим. Чисталык хэм вакытында тулэп баруны гарантиялим. 89376209888
  • Актаныш.услуги:жалюзи рулонные шторы рольставни рольворота ,ремонт москитных сеток 89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Продаю земельный участок (ИЖС) площадью 4.47 соток в поселке Вознесение на ул. Вишневая. Кадастровый номер: 16:50:270238:293 Все коммуникации: газ, вода, электричество. Центр поселка, рядом остановка 68 автобуса, асфальтированная дорога до участка, развитая инфраструктура - поликлиника, детский сад, магазин, дом культуры. Улица жилая, заселенная. Хорошие, добропорядочные соседи. Участок проверен на красные линии, охранные зоны и обременения. Все документы готовы. Продажа от собственника. 8-9173-9597-53
  • Казан шэхэре Приволжский районы,Дубравный 2Д урамында бер булмэле квартирга озак вакытка, начар гадэтлэре булмаган кеше кертэбез шалтыратыгыз 8:00-22:00 кадэр!!89274289028
 
 

 
Архив
 

               

31.08.2011 Ир белән хатын

Ике язмыш

Укыган бар: аерым чакта бер-берсе хакына кыядан упкынга сикерергә, янган утка керергә, ташкын суларга төшәргә әзер кешеләр, кавышкач, кайнар хисләре суынырга, хәтта янәшә яши дә алмаска мөмкин. Моны нимес философы Шопенгауэр «сәламәт, талантлы буын калдыруны күздә тоткан нәсел таләбе тиңдәш затларны бер-беренә шулай тартылдыра» дип аңлата. Аныңча, тиңдәшләр кавышкач, хисләр сүнә.

Минем әти-әни дә араны тиз өзгәннәр. Алар икесе дә хәтәр табиблар, хезмәт хаклары ару, әти түләп торган алимент акчасы исә дус малайларның гаилә бюджетыннан югары булып, тормышта ризык тарлыгы кичермәдем дип уйлыйм... Әтисез бала – ярты ятим, әнисез бала бөтен ятим диләр, шул ярым-йорты үксезлек кенә үзәккә үтте.

 

Читкә китеп, үз тормышын корган әти дүрт биш елга бер булса да мине күрергәме, әнине сагыныпмы, каядыр барышлый яисә кайтышлый безгә сугыла, әни белән кабат тормыш кору хакында сүз куерта иде...Әни исә мондый «җыру»ларны өнәми: «Башта ук сиңа алданып ялгыштым, Нуриязданга чыга идем бит мин, әллә каян очрап, башымны әйләндермәгән булсаң», – дип кырт кисә... Әгәр инде әти: «Бүген юлга чыгарга соң», – дип, китмичә, бездә куна калса, йокларга күршеләргә кереп китә.

 

Нурияздан төшеп калган егет булмаган анысы. Шофер – дәрәҗәле, сирәк һәм кадерле һөнәр саналган ул чорда. Шунысы да бар, әни аның белән кавышкан булса, барыбер дә мин түгел, ә башка берәү дөньяга килгән һәм аның ГАЗ-51 машинасында шул җилдергән булыр иде...

 

Бер җәйне Нурияздан абыйның, ике улы белән күмәкләшеп, инештә, су эчендә казыклар кага-кага, юкә кайрыларын рәтрәт түшәп, «мунчала салуларын» кызыгып карап тордым һәм шул хакта кайтып әнигә дә сөйләдем.

 

Әни тамак кырып куйды да, берни дә әйтмәде. Әмма ул моны хәтерендә йөрткән булып чыкты, егерме елдан соң, син шулай дип нәүмизләнеп кайткан идең бит, улым, дип, искә төшерде...

 

Хәзер дөньялар үзгә, ир-атның вак-төяк шаянлыкларын уздырып кына җибәрәләр... Күрше хатыны, әйтик, сулга каергаларга хирыс иренә гомумән бер сүз әйтми, аны аздыручыларны гына кеше арасында, әйтик, кибеттә, мәдәният йортында туры китереп, тагын минем мужик астына керсәң, фәлән төшеңнән агач ботагына эләм мин сине... дип, чырайларын ерта.

 

Машинаны куалар, атны урлыйлар, ә ир-атны алып китәләр... Димәк, «алып киткәннәр» икән, уяулыкны җуючы үзе гаепле. Шул җөмләдән, мин озын сроклы командировкага киткәч, хәләл җефет атна-ун көн саен, түләүсез яллар ала-ала, килеп-китеп йөрде. Эштәге хатыннар котырткан: авызыңны ачып торсаң, марҗалар алып кала иреңне, дигәннәр. Хатынның абыйсының малае марҗага өйләнгән иде. Хәзер аны икенче марҗа ияртеп алып чыгып китте... Янә, баҗайның энесе, хатынын, өч баласын калдырып, өч балалы хатынга йортка керде. Күрдем мин ул хатынны: үтә күренмәле кысан кофтасыннан култык астындагы майлары локма-локма асылынып тора, җитмәсә, кендеген ачып, ниндидер тимер дә тагып куйган.

 

– Я, ничек безнең яңа килен?– ди баҗай.

 

– Бик сексуаль, – минәйтәм.

 

Хәзер вәзгыять шулай. Хәер, мәхәббәт фронтындагы хәлләр гомер-бакый киеренке булган...Истә, икенчеме, өченчеме сыйныфны тәмамлаган ел, җәй иде. Әнине кайчандыр медучилищеда бергә укыган күрше районда яшәүче яшьлек дусты табып, үзенә кунакка чакырган. Сырхауханә атын җигеп, киттек чыгып шул яшәгән авылга. Безне илтүче завхоз агай дилбегәне миңа да тоттыргалады. Барабыз тузанлы басу юлыннан, як-якта иген дулкынлана. Урман аша чыкканда каен җиләклегенә юлыктык. Әни: «Балакаем, тезләнә күрмә», – дип кисәткән мәлдә тәки ялгыш кына бер чүгәләп алдым. Өметләнәм, бәлки тез туры килгән уч төбедәй мәйданда җиләк булмас, дим... Булмас, ди сиңа...

 

Барып җиткәч, бахбайны тыкрыкта туарып, алдына урманда туктап чабып алган сусыл үлән салып, өстәмәсенә хуш исле ике кирпеч ипи турап, көянтә-чиләкләр белән китереп чишмә суы эчердек. Әни ахирәт дусты белән гөр-гөр килде, бүләккә яулык, күлмәклек ише чүпрәк-чапрак, күчтәнәчкә чәй, конфет-прәннек, печенье сыман тәмнүшкәләр тоттырды. Ә Сәгъдия апа безне бәлеш салып көткән икән, түгәрәкләнеп утырып, бисмилла әйтеп, шуңа керештек. Минем кашык артыграк җитез хәрәкәт иткәндер, күрәсең, әни терсәге янтыкка төртте һәм:

 

– Әле бит Рифкать кайтасы бардыр, аның өлешен кисеп алып, кырыйга куймыйсыңмы, Сәгъдия? – диде.

 

– Борчылма, – диде Сәгъдия апа. – Кадерле улым өчен кечкенәрәк тагын бер бәлеш бар әле мичтә.

 

Мондый хәбәрдән соң сыйнигъмәтнең безнең карамактагысы күзгә күренеп кимүгә йөз тотты. Аннары, бәлеш катысы аралаш шикәр кабып, сөтләп чәй эчтек. Менә завхоз Гаптери агай:

 

– Булды бу, йөрәк ялганды бугай, – дип урыннан купты.

 

– Безнең якта эчкә чыр керде диләр, – диде Сәгъдия апа, көлә-көлә.

 

Кучерыбыз, хушлашып чыгып китеп, минут та үтмәстән, тәбәнәк ишектән, иелә төшеп, комбинезон кигән, битенә бер-ике урыннан кара да йоккан берәү өйгә керде. Сәгъдия апаның тракторчы улы Рифкать абый шушы икән инде.

 

– Исәнмесез, хуш килдегез, – дип елмайды ул һәм мич артындагы аралыкка битен-кулын юарга кереп китте. Шуннан торып:

 

– Әни, кибеткә тозлы кильки кайткан, килосы 30 тиен генә, – дип хәбәр салды.

 

– Алырбыз, йөз граммы өч тиенлек балыкны, качмас. Хәлвәгә кушып сатканнар иде бит аны узган юлы, бетмәс әле. Әйдә улым, бәлешеннән җитеш, монысы – сиңа дигәне, – дип кайнашты Сәгъдия апа өстәл тирәсендә.

 

Рифкать абыйның дәү учындагы сызыклардагы кара бетмәгән һәм алардан, сабынлап юуга да карамастан, солярка исе дә әз-мәз аңкый иде.

 

Әни, ридикюленнән алып, миңа берлек тоттырды:

 

– Бар, улым, оч кибеткә, бер кило кильки алып кайт булмаса, сдачасына үзеңә тагын ни дә булса алырсың, – дип, юмартлык күрсәтте...

 

Әлбәттә, андый чакларда елгыр кыланам, син күр дә мин күр. Кибетче апа, килькине «Социалистик Татарстан» гәҗитеннән конус ясап, шуңа тутырып үлчәде, берочтан кемнәргә кунакка килүем белән кызыксынды һәм:

 

– Сәгъдия апаларга, Рифкать абыйларга, – дигән җавап ишеткәч, ни өчендер елмаеп балкып, ирис конфет тоттырды.

 

Авыл кибете диген син, монда балык тоту өчен нинди генә әсбаплар юк. Калган акчама куана-куана капрон җепле, ялтыра-выклы тәтәлкәле кармак сатып алдым.

 

Килькине алып кайту белән Рифкать абыйдан буш шырпы кабы таптырдым, сөяк саплы ике япьле, уртасында боравы да булган пәкесен «кыстым». Боларның бакча башындагы чирәмлектә берничә чикерткә тоткач, мул сулы инешләренә киттем. Монда таллар куе, кармакка саплыкның җаның теләгәнен сайла да кис.

 

Чабаклар, кызылканатлар мыж инешләрендә! Ара-тирә минем сыман балык каптыручы малайлар очраштыргалады. Тик берсенең дә «эш» кораллары әлләкем түгел: тәтәлкә – каз каурыеннан, анысына сүзем юк, җеп пүчтәк, ак яки кара тегәрҗеп, аңа ниткән рәтле балык килсен инде. Җүләре эләксә дә, өзеп ычкыначак

 

Ул заман авылдагы өйләргә электр кермәгән, кичке ашны лампа яктысында ашыйбыз. Туклангач, Рифкать абый тыз-быз җыена башлады. Мин дә аңа иярергә чамалыйм, чөнки хатын-кыз сүзен тыңлап утыру егет кеше эше түгел. Менә ул бүлмә тактасы артында утлы күмер тутырган авыр үтүк белән чалбарын һәм кыска җиңле шакмаклы күлмәген языштыра.

 

– Син кая җыендың болай кияү егете сыман? – дип туктатты аны бусагада Сәгъдия апа.

 

– Кондырча авылында кино була, авыл яшьләре шунда җыендык.

 

– Кәнтәй Сания кызы белән барасың инде, ә?

 

– Әни, ул нинди сүз инде!

 

– Ярар, ярар, дөреслекне әйткәннән укасы коелмас. Баруын барасың, әмма Зәетне дә ияртәсең.

 

– Ярый, – диде Рифкать абый сүрән генә.

 

Трактор арбасына төялеп түгел, җәяү барабыз икән без анда. Ике авыл арасы ике чакрым гына һәм егетләр-кызлар парлашып, төркем-төркем булып, Кондырча авылына теркелди. Кемнәрнең кулында кытай, яки нимес фонаре дә бар, әле анда, әле монда шуларның яктылык көлтәсе уйнап куя. Без башта Рифкать абый белән икәү янәшә атлый идек. Аннары, карыйм, безнең янда бер апа пәйда булды. Миңа кибеттә кәнфит тоттырган матур апа! Исеме дә бер дигән – Зәлифә.

 

Кондырча клубы иске, бетәшкән һәм кечкенә булып чыкты, урыннар аз, ә зал шыгрым, шуңа ике серияле һинд киносын беткәнче басып карадык. Лента өзелгән саен тышка чыгып сулу алып керү – җан рәхәте. Шуны абайладым, матур апаны Рифкать абый җитәкләгән дә, кулын бер дә ычкындырмый...

 

Менә кино бетте. Кайтырга кузгалдык. Төн кара һәм күк тулы йолдызлар. Минем болай йолдызлар астында юл йөргән юк иде. Алай да кайберсен таныйм. Әнә, чүмеч йолдыз, әнә иләк, казык йолдызлар. Белгәннәремне юлдашларыма ишеттерәсем килә, ә аларга мин әллә бар, әллә юк: пышылдашалар, көлешәләр. Култыклашып кайта башлады болар, оялмыйча!..

 

Зәлифә апаны калдырып өйгә җиткәч, Рифкать абый колакны киртләде:

 

– Берүк әнигә Зәлифә турында ычкындырасы булма, икәү бардык, икәү кайттык – шылдымы?

 

– Ә нишләп?

 

– Зәет, син зур егет инде, аңларсың дип уйлыйм. Минем әти бер тапкыр Зәлифәләрнең өй түбәләрен япкан. Шифер белән. Зәлифәнең әтисен урманда агач басып үтерде бит. Менә шуннан соң өчме дүртме ел узгач, бер көзне давыл чыгып, боларның өй түбәләрен куптара.Колхоз рәисе эшне әтигә йөкли. Гайбәтчеләргә шул гына кирәк. Шулар сүзе белән әни белән Сания апа арасыннан кара мәче үткән. Әти үлгәнгә инде унбиш ел була, һаман тыныша алмыйлар.

 

– Бәлки, син Зәлифә апа белән бертугандыр?– дим, күзләремне шарландырып.

 

– Әти түбә япканда мин дә, Зәлифә дә мәктәптә укый идек инде....

 

Икенче көнне Сәгъдия апа мине тинтерәтеп бетерде. Чәчләре сары, сипкеле дә бар, күлмәге зәңгәр, кофтасы ал, тагын әллә ниткән билгеләр санады.

 

– Юк, мин әйтәм. Андый күренмәде. Күрмәдем.

 

Нишләптер сорауларны гел пышылдап бирде.

 

– Минем сорашканны Рифкать абыеңа ычкындыра күрмә, – дип, ул бер конфет та сузды.

 

Шактый еллар узды бу хәлләргә. Бер мәлне әни Казанга җыенды, Сәгъдия апаңны күреп кайтам, хәлләре начар дип ишеттем, ди. Кемлеген аңышмый торгач, сабый чактагы сәяхәтемне исемә төшерде. Сәгъдия апабыз ничәдер ел урын өстеннән тора алмаслык хәлдә ята икән. Аны Соцгородта җыйнак кына үз йорты белән яшәүче сеңлесе яшь бала урынына карый, ди. Сеңлесенең улы, салып кайтып, тавыш чыгаргалый, «кайчан үләсең инде» дигән сорау да биргәли, имеш...

 

– Тукта, ә аның бит үз улы, Рифкать исемле иде дип истә калды, ул кайда икән? Аның сөйгән кызы да бар иде! – дим.

 

Әни сөйләгәннәрдән шул аңлашылды, болар өйләнешергә ниятли, ә Сәгъдия апа, үткәндәге үчләшүеннән айный алмыйча, минем ул кәнтәй белән кодагый булыр хәлем юк дип, ишә ишәк чумарын.... Урамда, кеше алдында Саниянең якасына ябыша, әйтмәгән сүзен калдырмый. Саниясе дә сүз сорап кесәгә керми торган булган, күрәсең. Бәлкем, сугышканнардыр да. Рифкать, бу хәлләргә гарьләнеп, ниндидер шабашчы бригадага ияреп, каядыр чыгып китә. Кайсыдыр авылдашы каяндыр кайтып, күргәненме, ишеткәненме сөйли: рубероид белән түбә япканда кайнаган битум чәчрәп, моның битен яндырган һәм егет, авылга мәңге кайтып күренмим дип, ант эчкән. Ә бәлки ул авылдан чыгып киткәндә үк шулай дигәндер? 3әлифә бахырның да тормышы барып чыкмаган. Кибет эшенең хәтәр яклары бар бит, ару гына растрата ясап, татарча әйтсәк, өстеннән чыгып, төрмәгә утыртканнар...


Зәет МИРЗАНУРОВ
Татарстан яшьләре
№ 25 | 25.08.2011
Татарстан яшьләре печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№37 (779916) / 11.09.2011 20:28:00

Не знаю на, детдомда устем на

№36 (779893) / 11.09.2011 14:41:36

мисез лапага.

ӘНИ бер генә!!!!
хатынны күпме алсаң да була. 100 хатын аерсаң да, 101нче булып киләчәкләр.

мәткә белән хатынны аерырга кирәк әле сиңа,не одно и то же.

бармак белән кишерне бутыйсың.

№35 (779891) / 11.09.2011 14:14:15

Тан йолдызы на
Ты че на, хатын бер генэ на, мэткэлэр дофига на

№34 (779885) / 11.09.2011 12:49:17

/үзенчә дә эшләргә кирәе/

т.е. хатын әйткәнчә! так?

бу егеткә, я әнисе сүзен тыңларга,я хатын сүзен тыңларга тиеш булып чыга.

әни бер генә,ә хатыннар дофига.

№33 (779883) / 11.09.2011 12:13:04

Алай түгел! Мәхәббәт өчен көрәшергә кирәк! Боларның фаҗигасе ике ярның сөюләре өчен көрәшмәүләрендә. Китәсе иде чыгып.Урнашасы иде кая да булса барып. Соңыннан, бәби тугач, шул ике якны да якынайтыр, бар да җайланыр иде...

№32 (779487) / 07.09.2011 21:41:01

Шул шул менә.

№31 (779432) / 07.09.2011 17:06:51

Эййе гузэл, бик дорес язгансыз.
Бу егет узе дэ слабохарактерный булган инде, гел эни сузен генэ тынлап йореп булмый, узенчэ дэ эшлэргэ кирэк.
Узен яшисе тормыш бит.

№30 (779425) / 07.09.2011 14:39:05

Олылардан фэкать кинэш кенэ еирэк инде, э яшьлэр арасына кысылу эйбэт эш тугел элбэттэ. Яраткан малаеннын яраткан кызы, сина да якын булырга тиеш. Гел тискэре якны гына истэ тотарга тугел, хэр нэрсэнен унай ягы да бар бит. Любой ситуациядэн чыгу юлы бар. Лимонда бик эче, тик файдалы ягы куберэк. " Эгэр сина берэу елан булэк итсэ, син шунардан дару ясарга тырыш"-дигэн бит. Тормышка. башкаларга уч саклап яшэунен ни мэгьнэсе бар сон? Оптимист булып калырга инде.

№29 (779343) / 06.09.2011 17:36:08

Без яшь чакта бер дус,
Сколько раз гүзәлләрне күреп, на минутку хискә исердем дип җырлый торган иде...

№28 (779311) / 06.09.2011 09:56:08

Табигый хэл. Еш кына ата-анага баласынын выборы ошамый, шунын белэн манипулировать иткэннэр аз тугел. Мин узем тагын нэрсэгэ шаккататам: кайбер вакыт ата-ана узен белдеклерэк итеп саный, фэлэн кеше кызы/улы эйбэт, дип йодэтэ баласын. Э бит олы кеше куп вакыт яшьлэрне ботенли белми. Узем ничэ пример белэм: карап торганда и тыйнак, и акыллы дип олкэннэр сойлэгэн кызларны якыннанрак белсэн, чэчлэрен урэ торыр. Башка мисаллар да куп: мэсэлэн, иптэш кызым кияугэ чыкканда, энисе, кияу пар тугел, дип, кара коелып, туй буена елап, кунелсез йорде. Хэзер кызынын иреннэн унганына соенеп бетэ алмый. Шуна курэ, кысылмавын эйбэттер, бэлки, бу очракта- тапкан, яраткан, бкрергэ булсын. Бернэрсэне дэ ничек бетэр дип булмый. Бер туганым кияугэ чыкты, яхшы гаилэдэн, хэлле, дип, ире хэзер эшсез бер алкаш, аыерылуларына куптэн инде, - э бит кешенен эти-энисе белэн генэ тугел, узеннэн дэ тора. Э икенче апам тормышка чыкканда кайбер туганнар колгэннэр иде, шундый хэерчене каян таптын, дип. Э хэзер ул бик акыллы, хэлле кеше хатыны. Белеп булмый шул ниндэн нэрсэ чыгасын...

№27 (779185) / 04.09.2011 12:40:39

Бу Рифкать әнисен нык яраткан.Әнисе дә аңа бәлешне дә аерым салуы күрсәтә улы дип өзелеп торган. Сания кызын яратуын ул да күтәрә алмаган, сөйгәнен кабул итмәвен улын да ярсыткан. Рифкать әнисенә үпкәләп өйдән чыгып киткән...Андый ир-атлар да була, әни сүзеннән чыкмый торган "әни малайлары".

№26 (779173) / 04.09.2011 08:20:16

Сабыр төбе сары алтын...Ә болар шуны онытып харап булган.

№25 (779140) / 03.09.2011 21:15:25

Татфак һәм галимлек нонсенс.Әдәбият белгече бездә була алмый.

№24 (779123) / 03.09.2011 18:04:04

Инде шушы исемдәге мәгънәләрне бәян эчтәлегенә бәйләп берәр әдәбият белгече аңлатып бирсәче?

№23 (779109) / 03.09.2011 13:05:49

Зәлифә- сары бөдрә чәчле бәхетсез кыз дигәнне аңалата.

№22 (779100) / 03.09.2011 10:25:52

Укыдым да , утырып еладым.Мин боларны беләм бит.

№21 (779069) / 03.09.2011 08:19:18

Сания төрекчә секунд дигәнне аңлата. Язмышларны бер секунд хәл итә дигән мәгънә ята бу кыйссада.

№20 (779012) / 02.09.2011 16:50:15

Сәгъдия- бәхет дигән сүз,Рифкать-иптәш, ә Сания белән Зәлифә нәрсә дигәнне аңлата?

№19 (779007) / 02.09.2011 15:42:41

Нурияздан...Нинди исемнәр булган татарда...

№18 (779005) / 02.09.2011 15:13:44

Миңа кендеге ачык киленне китереп кыстыру ошады.Кирәге дә юк сыман аның, югыйсә, ашка тоз сыман кирәк тә шикелле.

№17 (779004) / 02.09.2011 15:06:10

Авторга рәхмәт , тозлы килькинең килосы 30 тиен торган чаклары бар иде, ә йөз грамы -3 тиен! Бик тәмле иде ул!

№16 (778969) / 02.09.2011 06:29:44

Үткәннәр бүгенгене билгели, киләчәкне дә хәл итә...

№15 (778953) / 01.09.2011 22:21:40

Балалары тормышын җимергән ата-аналар күп инде ул. Өйләнешкән булсалар да, ике хатын аларны тыныч яшәтмәсләр иде.
Авыл-гомер буе кеше сүзеннән куркып яшәде. Тик бу һәр очракта да дорес түгел.

№14 (778899) / 01.09.2011 18:38:49

Сәгъдиягә җәзаның катысы эләккән, кадерсезгә калып кеше күзенә карап ята. Аның гөнаһы газизенә, улына да төшкән,битум яндыргач, битенең карарлыгы калмагандыр.Саниянең газизе төрмәгә эләккән...Моның хикмәтен динчеләр аңлатса гына инде.

№13 (778896) / 01.09.2011 17:34:19

Ирек,мин каршымени,алсын икенче хатын итеп. Мин белеп торырмын что ул бүген Илхам янында. Әллә кайда проституткалар янында түгел.

Ирек аллам сакласын,ходаем тигезлектән аермасын.
Ялгызлык хатыннарга гына түгел,ирләргә дә яный,Ирек,сакланыбырак сөйлә.

№12 (778895) / 01.09.2011 17:17:44

Илхам,-ия,Хатын кыз узенен ире бар вакытта ирсез хатыннарны проституткага саный.Алар уйлапта карамыйлар шундый хэл безгэдэ килергэ момкин диеп.Э бит килгэли кай берэулэргэ.Шунын очен сузне сакланыбрак сойлик.

№11 (778893) / 01.09.2011 15:12:08

ирле хатын,  сез житешмэгэндэ без дэ юабыз инде ул трусикларны. Или безнен янга килгэнне сезгэ белдертмэс очен. Тагы килсеннэр очен ашарга да килгэн саен тэмлерэк ризык эзерлибез.

№10 (778892) / 01.09.2011 13:55:25

Суз бара шул турыда = алар икэу генэ бергэ калырга тиеш тугеллэр.
Мэселман иллэрендэ ирлэр hэм хатын кызлар хэттэ шэhэр транспортында аерым йэрилэр.

№9 (778891) / 01.09.2011 13:48:53

Ирсез хатыннар,чит ирләрдән каплптырга гына торалар.

Ирсез хатын,ир көен киләмичә,трусик юмыйча,ашарга әзерләмичә генә, тыныч яшисе килә. "Түбәсен" дә яптыра.
Безнең ирләр яба инде,нишләсеннәр...

№8 (778890) / 01.09.2011 13:39:05

мэселман тэртиплэре, ЯЛГЫЗ (ИРСЕЗ) ХАТЫННЫН өй түбәсен кем төзәтергә тиеш соң? үзе менсен мени түбәгә? әллә иде җимерек түбә белән яшәсенме? нинди генә ир кеше эшләсә дә, ул ЯТ ИР булачак бит.

№7 (778887) / 01.09.2011 13:04:48

Флюра, мэкалэнен исеме дэрес = фэлсэфи караштан. ЯЛГЫЗ (ИРСЕЗ) ХАТЫННЫН эй тубэсен ЯТ ИР тэзэтмэгэн булса, бу гаилэлэрнен язмышлары бэтенлэй башка булыр иде.
Без - татарлар мэселманнар дип аталсак та, чынбарлыкта мэселман тэртиплэрен белмибез-утэмибез.

№6 (778872) / 01.09.2011 07:12:13

Ике язмыш бу язмага батмый. Автор язмышы да бар ич әле монда. Аннары Сания белән Сәгъдиянеке дә.

№5 (778871) / 01.09.2011 07:06:32

Ире үлеп өч ел узгач, давыл чыгып Сания йортының түбәсе куба.Крыша поехало хатынның. Рифкат түбә япканда битсез кала.Атасы Санияне, улы сания кызын ярата. Все логично.

№4 (778855) / 31.08.2011 22:21:56

язмыш түгел рәнҗеш бу әйтәләр бит рәнҗеш ботен нәселеңә тошә дип бер сәгъдиянең акылсызлыгы ничә кешене харап иткән аналарга гыйбрәт өчен язылган

№3 (778822) / 31.08.2011 21:14:22

"Ак чәчәкләр" романыннан "Мәхәббәт бер генә, килми ул ул генә, карлыгач шикелле кичекми һәр язда" дигән куплетлы Гөлшәһидә җырын кемдер русчага болай тәрҗемә иткән иде :
"Мәхәббәт один раз, килми ул много раз, как сандугач, как сандугач каждый яз..." Бу әсәр шуны искә төшерде...

№2 (778817) / 31.08.2011 21:01:11

Язмыш-язмыш инде,җимерелгән дигәнен дә, җимерелмәгәнен дә шул төшенчә сыйдыра.Бәлки хикәяне "татарча мәхәббәт өчпочмагы" дип атыйсы булгандыр? Әнисе улын ярата, Рифкать Зәлифәне , Зәлифә Рифкатьне. Конфликт- шушы өчпочмакта төенләнә

№1 (778813) / 31.08.2011 20:42:28

Көнчеллек, нинди генә соус астында булса да, бер вакыт та яхшыга алып бармый... Күпме, мулла песие кебек ирләрен көнләүче хатыннарны беләм. Күпме ирләр, хет, көнләвенә сәбәп булсын, дип, уҗымга чыга... Бу хикәягә охшаш, тормышта булган хәлләрне дә беләм, төп-төгәл мондагыча түгел, ләкин, җимерелгән язмышлар бар, хәзер пенсионерлар инде...

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar