поиск новостей
  • 24.07 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.07 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.07 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 27.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 29.07 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.07 "Бабайлар чуагы" Камал театры ("Шәрык клубы" кинотеатры), 18.00, 12+
  • 30.07 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.07 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 17 Июль
  • Алсу Хәбибуллина - җырчы
  • Рәдиф Сәгъди - язучы
  • Рафаэль Йосыпов - галим
  • Диләвер Османов - җырчы
  • Семен Якубов - автоузышчы
  • Тәслимә Фәйзуллина (1953-2018) - актриса
  • Мәхмүт Аракаев - радио ди-джей
  • Халидә Бегичева - җырчы
  • Рөстәм Яушев - рәссам
  • Гөлназ Закирова - җырчы
  • Казан шәһәрендә снимать итәргә квартира эзлим. Совет яисә Савиново районнарда булса бик уңайлы, ләкин башка районнарны да карыйбыз. Бюджетыбыз якынча 25 мең. тел: 89586288252
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтәгә керү өчен: 89050250667. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • Тәрбиягә алырга теләүчеләр өчен ике көчек бар. 89656091217
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтә өчен Telegram: @ilmira_safiulla. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • 2019елгы джили атлас машинасы салаты. бер кулда,сак йоргэн. 89600349053
  • 2016 елгы Лада Гранта машинасы (лифтбек) сатыла. Кара зәңгәр (шәмәхә) төстә, 2 хуҗа, комплектация база, автозапуск, стеклоподъемниклар. Эче чиста, тәртиптә тотылган.172000 км йөргән. Белешү өчен тел.: 89377752225
  • Казан шэhэре . Гвардейская урамында озак вакытка квартира ( хрущевка ) арендага бирелэ , тел 89172718632 . РИЕЛТОРЛАР БОРЧЫМАГЫЗ
  • Исәнмесез, Казанда студия снимать итәм, риелторларсыз, сдавать итүчеләр булса языгызчы .89503219329
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
Архив
 
09.06.2025 Шоу-бизнес

Гөлназ Сәфәрова: “Кеше тикшерергә теләгәннәр аны башка бәйрәмдә дә тикшерә”

Узган атнада республиканың район һәм авылларында Сабан туйлары гөрләде. Халык ял итте, ә артистлар эшләде. Ике көн эчендә берничә Сабан туенда булганнары да бихисап. Сабан туй марафонында уңышлар турында җырчылардан белештек.

Рамил Хәйретдинов: Әтнә районы һәм Саба районы авылларында булдык. Ике Сабан туенда гына чыгыш ясавыбызның сәбәбе аңа кадәр туйлар үткәрү белән бәйле. Сабан туенда эшләү җиңел түгел. Аппаратура да янырга мөмкин, һава шартлары да төрле була. Мәҗлесләрдә эшләү уңайлырак. Әле безнең Сабан туйлары бетмәде, бу атнада Яшел Үзән районына авыл көнен үткәрергә чакырдылар. 28 июньдә Мәскәү Сабан туена да барабыз. Җәй дәвамында бәйрәмнәр күп, туйлар, мәҗлесләр дә җитәрлек. Сентябрьнең ахырына кадәр буш көннәребез калмады диярлек. Иҗатыбызны яңартабыз. Ике клип төшерәбез менә. Бер җырны бу айда тәкъдим итәбез. Август айларына икенче җырны да тамашачылар хозурына чыгарабыз. Аллаһка шөкер, барысы да тәртиптә. Балаларыбыз лагерьләрдә ял итә. Авылга да кайтачаклар әле. “Вакытны ничек үткәрергә икән?” – дип борчылмыйлар. Икесе дә укуны гел “5”кә генә тәмамлагач, аларга планшет алдык. Дөрес, балалар 2-3 ел акча җыйды, шуңа бу безнең бүләк дип әйтә алмыйм. Төрле бәйгеләрдә катнашып, туган көннәрдән акча җыйдылар. Бу яктан балалар белән бик горурланам. Акчаны уңга-сулга туздырып йөрмиләр. Салават акчаны күбрәк җыйган иде. Әминә апасы бераз азрак. Шулай да Салават юмарт безнең, шуңа акчаларын берләштереп планшет алдылар. Аның белән өйдә генә уйныйлар. Әминә рәсем ясарга бик ярата. Киләчәктә дизайнер буласы килә. 

 
Чулпан Йосыпова: Июль ахырына кадәр Сабан туйларда әле. Федераль Сабан туйлар, авыл көннәре – эшлиселәр алда. Башкортстан ягында бер сабан туе, аннан Кукмара районы, Алексеевск районында ике Сабан туенда чыгыш ясадым. Тулаем алганда дүрт Сабан туе. Һава торышы да быел шатландырды. Җылы, рәхәт булды. Кояшта кызындык инде, әмма барысы да бик тыныч үтте. 
 
Гөлүс Хәбибрахманов: Быел Сабан туйларым шактый. Шушы ике көндә өч Сабан туенда һәм бер туйда булдым. Алып баручы буларак та, җырчы буларак та чакырдылар. Алты сәгать кояш астында йөрү үзен сиздерде инде. Баш киеме дә кигән идем, әмма барыбер яндым. Биткә кагылырлык та түгел. Тәннәр дә авырта, тавыш та утырды. Бераз хәл алырга авылга кайттым. Быел команда белән эшләдем. Безгә Шамил абый Галиев та кушылды. Соңгы арада бергә эшлибез. Кичке Сабан туена җырчы буларак та чакырдылар. Әле эшлисе бәйрәмнәр күп. 12-14 июньнәрдә дә Сабан туйлар уза. Башка төбәкләрдә бәйрәмнәр бар. 
 
Лилия Муллагалиева: Бу атнада өч Сабан туенда булдым. Шаккаткыч хәлләр булмады, шөкер. Башка елларны бу бәйрәмне артист буларак кына кабул итә идем. Быел үзем эшләгән Сабан туйларына да гаиләмне алып бардым, үзем дә ял иттем.  Алар рәхәтләнеп уеннарда катнашты, бик разый булдылар. Икенче көнне Сабан туена иярмәделәр, сабырлыклары бер көнгә генә җитте (көлә). Мин дә Сабан туе уеннарында бик теләп катнаштым. Илсаф, Наилә Низами белән бергәләшеп капчык киеп йөгердек. Халыкка ошагандыр дип ышанып калабыз.  

Гөлназ Сәфәрова: Сабан туе минем иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе. Беренчедән, ул җәй башлануын ишарәли. Икенчедән, Сабан туе – телебез, гореф-гадәтләрне саклаучы иң төп бәйрәмебез. Ел саен Сабан туйлары алып барам. Быел район һәм авыл Сабан туйларын алып барудан баш тарттым. Ял итеп алырга булдым. Авылга кайтып, туганнар белән очрашып, Сабан туенда кунак буласым килде. Сабан туеның ямен тулаем татыдым. Хәзер социаль челтәрләрдә: “Сабан туе кеше тикшерү урыны”, – дигән сүзләр йөри. Кем нәрсә күрәсе килә шуны күрә инде, җәмәгать. Кеше тикшерергә теләгәннәр аны башка бәйрәмдә дә тикшерә. Минем өчен Сабан туе туганнар, якыннар, дуслар белән очрашу урыны. “Сабан туена яңа уеннар кертеп, әллә нәрсә эшләтеп бетерделәр”, – дигән фикер белән дә килешмим. Яңа уеннар белән Сабан туе тагын да күңеллерәк уза. Моңа бик уңай карыйм. Быел Казанның Аккош күле буенда узачак бәйрәмне алып барачакмын. Сабан туйлары алда әле!
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 09.06.2025
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы