|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.08.2011 Мәгариф
![]() Физкультураны яңартмыйча ярамый, яки Дәресләрне ничек кызыклы итәргә?Яңа уку елыннан физкультура дәресләре кызыклырак итеп үткәрелә башларга мөмкин. Бу уңайдан РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы Бөтенроссия нәфис гимнастика һәм фитнес-аэробика федерациясе президентлары белән килешү төзеде. Шулай ук өстәмә өченче дәрес тә билгеләнәчәк. – Әгәр дәресләр күңелле булса, укучылар аны һич кенә дә медицина белешмәләренә алыштырмас иде. Спорт федерацияләре мәктәп физкультурасын яраткан фәнгә әйләндерә алачак. Шул рәвешле балаларның сәламәтлеге дә ныгыячак, – ди РФ мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко.
Чыннан да, белгечләр фәннең үз ителмәвен аның бер калыпта үткәрелүе белән аңлата. Шунысы гаҗәп, башка фәннәрдән тырышып укыганнар да сәламәтлек сәгатьләрендә сәләтен тиешенчә күрсәтә алмый. Күпләргә күнегүләрне үзләрен мәҗбүр итеп эшләргә туры килә. Уку-укыту программасы тиешле дәрәҗәдә төзелмәүдәнме, “4” һәм “5”ле билгеләренә укучылар физик яктан чыныкмауданмы бу, әллә укытучыларның белемнәре җитмиме?
– Физкультура белгечләренең белеме югары дәрәҗәдә булырга тиеш. Мөгаллимнең мәгълүмати-коммуникацион технологияләрне куллана белүе дә бик мөһим. Әйтик, компьютер аша күнегүләрнең техникасын, төрле видеофильмнар күрсәтергә мөмкин. “Физическая культура: воспитание и обучение, тренировка” кебек журналлар да файдалы мәгълүматларга бик бай. Югыйсә кайберәүләр дәресләрен 80 нче еллардагы ысулларга таянып үткәрә. Әлбәттә, укучыны, тезелдек, борылдык, чаптык, кулларны, аякларны яздырабыз, дип сөйләүләр туйдыра инде. Укыту ысуллары кызыклы булганда, укучының күңелсезләнергә вакыты калмаячак. Ярты ел буе җиңел атлетика яки башка спорт төре буенча гына шөгыльләнүне хупламыйм. Спортның төрле төрләрен кертергә кирәк. Атнага бер мәртәбә балаларны йөзүгә йөртергә киңәш итәр идем. Бассейннарны арендаларга була. Дәресләр кызыксыз булгач, ялган белешмәләр алып киләләр инде, – ди Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының гимнастика һәм чаңгы спорты кафедрасы мөгаллиме Лилия Шәрипҗанова.
Штанга буенча тренер Владимир Рябов та, гел бер төрле күнегүләрне генә эшләтү балаларны ялыктыра, дип саный. Аның фикеренчә, хәрәкәтләндерә торган спорт төрләрен күбрәк кулланырга кирәк. Җылы вакытта ачык һавада шөгыльләнү дә файдалы булачак.
– Укучы дәрескә теләп йөрергә тиеш. Аны уен формасында, эстафеталар, ярышлар белән бәйләп алып барганда кызыклы булачак. Күнегүләрне мәҗбүриләп эшләтү дөрес түгел. Бала дәрестә ачылып киткәндә генә барысын да уңышлы башкарачак. Мин үзем класстан тыш сәгатьләрдә кече олимпия уеннары уздырып карадым. Анда дәрестән азат ителгәннәр дә бик теләп катнашты. Элек дәрескә белешмәләр белән килүчеләр күп иде. Әлбәттә, бу белешмәләрнең 70-80 проценты ялган. Җыелышларда әлеге проблеманы күтәреп, сәламәтлеккә басым ясап ассызыклагач, ата-аналар аңлый башлады. Белешмәле балага иптәшләре янында да күңелле түгел бит. Хәзер бу проблема юк, – ди Теләче районы, Нырсы мәктәбе директоры Рамил Мәүлетҗанович.
Казан (Идел буе) федераль университеты физик тәрбия кафедрасы мөдире Людмила Касатова да дәресләргә укытучының күңел җылысы салынган һәм хәрәкәткә бай булырга тиешлеген әйтә. “Укучы аны яратсын өчен файдасын, социаль мөһимлеген аңларга тиеш. Бары сәламәт кеше генә ниндидер яңа әйбер иҗат итәргә, тудырырга сәләтле бит. Мәктәпләрдә, университетларда мөгаллимнәрнең ниндидер спорт төре белән шөгыльләнүе дә аларга үрнәк булачак”, – ди Людмила Васильевна.
Дәресләрне тиешле дәрәҗәдә уздырыр өчен спорт кирәк- яраклары җитәме соң? Барлык мәктәпләрнең дә дәресләрне югары дәрәҗәдә оештырырга мөмкинлеге юк. Кызганыч, укучыларның кайберләре кәҗә, ат, бүрәнә, борыс кебек җиһазларның нәрсә икәнен дә белми. Авыл мәктәпләре укыту программасында каралган кирәк-яраклар белән җиһазландырылса да, теннис, кул көрәше өчен өстәлләр һәм башкалар җитми. Шәһәр мәктәпләренә дә Казанның 177 нче мәктәбендәге мөмкинлекләргә кызыгырга гына кала. Шуңа күрә укытучылардан артыгын таләп тә итеп булмый. Өстәвенә хезмәт хаклары да зур түгел. Әйтик, 5-7 мең сум тирәсе. Боларның барысы да дәресләрнең сыйфатына йогынты ясый.
“Физкультурадан бердәм дәүләт имтиханнары кертү кирәк. Сәламәтлеге чикле булган, әйтик, шикәр чире белән авыручыларга махсус программалар юк. Вузларга илкүләм олимпиадада җиңүчеләр генә түгел, республика буенча призерлар да бәйгесез кабул ителсен иде. Авыл балалары арасында да әллә нинди көчле егетләр бар бит, – ди ТДГПУның физик тәрбия факультеты деканы Искәндәр Галиев.
– Мәктәптәге һәр фән укытучысы физкультурага үз өлешен керткәндә генә без аны камил итә алачакбыз. Монда бер фән белән икенчесе бәйләнгән. Әйтик, тарих укытучысы күренекле шәхесләрнең спортка мөнәсәбәтен күрсәтсә, биологиянеке авыруларның килеп чыгуын аңлата ала. Шул вакытта физкультурага мөнәсәбәт тә үзгәрәчәк. Аның кирәклегенә шик калмаячак, – ди ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Айрат Зиннуров.
Соңгы елларда мәктәпләргә баскетбол, волейбол кебек уен төрләрен кертү дә балалар спортка тартылсын өчен эшләнә. Бу уңайдан мәктәп баскетбол лигасы эшли. Узган ел Таттелеком тәкъдиме белән уздырылган “Авыл мәктәбе – спорт мәктәбе” дигән акцияне быел да дәвам итәргә җыеналар. Узган ел, мисал өчен, аның ярдәмендә 600 гә якын мәктәп яны мәйданчыгын җиһазландырырга мөмкин булган.
Сәрия САДРИСЛАМОВА |
Иң күп укылган
|