поиск новостей
  • 24.07 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.07 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.07 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 27.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 29.07 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.07 "Бабайлар чуагы" Камал театры ("Шәрык клубы" кинотеатры), 18.00, 12+
  • 30.07 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.07 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 16 Июль
  • Чыңгыз Мусин (1934-2016) - шагыйрь
  • Зөлфия Вакказова - журналист
  • Рамил Курамшин (1947-2022) - баянчы
  • Бәян Гыйззәт (1918-1991) - язучы
  • Диана Сәфәрова - кино һәм арт - продюсер
  • Камил Монасыйпов - музыкант
  • Рушания Таһирова - актриса
  • Нәргиз Камалов - шоумен
  • Казан шәһәрендә снимать итәргә квартира эзлим. Совет яисә Савиново районнарда булса бик уңайлы, ләкин башка районнарны да карыйбыз. Бюджетыбыз якынча 25 мең. тел: 89586288252
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтәгә керү өчен: 89050250667. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • Тәрбиягә алырга теләүчеләр өчен ике көчек бар. 89656091217
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтә өчен Telegram: @ilmira_safiulla. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • 2019елгы джили атлас машинасы салаты. бер кулда,сак йоргэн. 89600349053
  • 2016 елгы Лада Гранта машинасы (лифтбек) сатыла. Кара зәңгәр (шәмәхә) төстә, 2 хуҗа, комплектация база, автозапуск, стеклоподъемниклар. Эче чиста, тәртиптә тотылган.172000 км йөргән. Белешү өчен тел.: 89377752225
  • Казан шэhэре . Гвардейская урамында озак вакытка квартира ( хрущевка ) арендага бирелэ , тел 89172718632 . РИЕЛТОРЛАР БОРЧЫМАГЫЗ
  • Исәнмесез, Казанда студия снимать итәм, риелторларсыз, сдавать итүчеләр булса языгызчы .89503219329
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
Архив
 
08.06.2025 Җәмгыять

Сәидә Кадыйрова “Хәрәкәттә – бәрәкәт” проекты турында: Быел акчалата бүләк отып булачак

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» бию дәресләренең яңа – бишенче сезоны башланды. Быел да биергә яратучылар һәм татар биюен үзләштерергә теләүчеләр Камал театры янәшәсендәге Кабан күле яр буенда очрашты.

«Быел да «Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының максаты шул ук калды – татар телен, татар биюләрен популярлаштыру, халыкка күрсәтү. Аллаһка шөкер, шәһәре үзәгендә матур итеп җыелышып, ял итәбез, күңел ачабыз. Һәр чарага татар биюе хәрәкәтләре исемен бирдек. Әйтик, бүгенге чарада әйләнү хәрәкәтен өйрәнәбез. Әйтергә кирәк, һәр хәрәкәтнең татарча исеме бар. Аны хореограф Гай Таһиров китабында язган булган. Аның китабына нигезләнеп, татар бию хәрәкәтләрен өйрәтәбез», – диде «Татар-информ»га проектның кураторларының берсе, биюче Сәидә Кадыйрова.

Аның әйтүенчә, «Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының иң соңгы дәресендә зур конкурс игълан итәчәкләр. «Анда акчалата бүләк каралган. Профессионал биючеләр түгел, ә (18 яшен тутырган) биергә яраткан кешеләр катнаша ала. Алар конкурста шушы дәресләрдә өйрәнгән хәрәкәтләрне искә төшереп, оста итеп биеп күрсәтергә тиеш була. Һәр дәрескә йөргән тамашачы әлеге конкурска инде әзерлекле булып бара», – дип аңлатты ул.

«Биш ел эчендә проектыбызның чын дуслары – җанатарлары барлыкка килде. Таныш йөзләрне күрергә бик шатбыз. Җәй дәвамында бергәләп биербез дип өметләнәм. Безне унике очрашу көтә, унөченче чара – биш еллык уңаеннан кызыклы форматта үтәчәк. Биергә яратучылар арасында бию көрәше уздырырга ниятлибез. Моның өчен безнең конкурска гариза юлларга туры киләчәк, шартларын алдагы очрашуларда аңлатырбыз», – диде Казан шәһәре Башкарма комитетының милли бүлеге җитәкчесе Айсылу Лерон.

«Иң шәп биючегә 300 мең сум әзерләп куйдык. Жюри әгъзалары финалистларны сайлап алачак. Алар офлайн форматта халык каршында оста биюче икәннәрен дәлилләргә тиеш була», – дип өстәде Айсылу Лерон. «300 мең сум бүләк булгач, «минем җиңәсе килә» дип, дусларыгызны чакырырга онытмагыз», – дип уены-чыны белән әйтте алып баручы, актер Булат Гатауллин.

Мультиинструменталист, музыкант Ильяс Фәрхуллин «Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектында төрле төбәкләрдә яшәүче татарларның бию көйләре яңгыраячагын әйтте. «Һәр дәрескә килсәгез, чараларны калдырмасагыз, бәлки акчалата бүләк сезгә татыр», – диде алып баручы, кураторларның берсе, биюче Алсу Мәгъсүмҗанова. Беренче чарада исә актив биючеләргә түштамгалар, иң оста биюче егеткә – түбәтәй, кызларга яулык бирелде.

«Ватаным Татарстан» газетасы журналисты Лилия Гыймазова фикеренчә, «Хәрәкәттә-бәрәкәт» кебек чаралар күп түгел. «Халык белән бергәләп бии, күңел ача, аралаша, таныша торган проект. Татарлыгы белән җәлеп итә. Шуңа да мөмкинлек туган саен бирегә килергә тырышам», – диде ул.

Тамашачылар Гөлшат белән Ләйсән «Хәрәкәттә-бәрәкәт»кә беренче тапкыр килгәннәр. «Татар хорында җырлыйбыз, биергә дә теләгебез бар. Проект турында дусларыбыздан ишетеп белдек», – диде алар. «Монда биергә, җырларга, сөйләшергә мөмкинлек бар. Әйлән-бәйлән әйләнәсем килде, шуңа килеп карарга булдым», – диле Алинә.

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты җәй дәвамында һәр пәнҗешәмбе 18.00 сәгатьтә булачак. Проектны 2021 елдан Казан мэриясе белән Парклар һәм скверлар дирекциясе Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре Комиссиясе ярдәме белән оештыра.

Зилә Мөбәрәкшина

Татар информ


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы