поиск новостей
  • 24.07 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.07 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.07 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 27.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 29.07 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.07 "Бабайлар чуагы" Камал театры ("Шәрык клубы" кинотеатры), 18.00, 12+
  • 30.07 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.07 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 10 Июль
  • Назилә Сафиуллина - журналист
  • Светлана Звонарева - журналист
  • Илгиз Шәйхразиев - җырчы
  • Зәки Зәйнуллин (1933-2021) - язучы
  • Вил Ганиев (1943-2005) - язучы
  • Камил Зәйнуллин - хирург
  • Виктор Крайников - рәссам
  • Халидә Гыйләҗева - рәссам
  • Айдар Җаббаров - режиссер
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтәгә керү өчен: 89050250667. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • Тәрбиягә алырга теләүчеләр өчен ике көчек бар. 89656091217
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтә өчен Telegram: @ilmira_safiulla. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • 2019елгы джили атлас машинасы салаты. бер кулда,сак йоргэн. 89600349053
  • 2016 елгы Лада Гранта машинасы (лифтбек) сатыла. Кара зәңгәр (шәмәхә) төстә, 2 хуҗа, комплектация база, автозапуск, стеклоподъемниклар. Эче чиста, тәртиптә тотылган.172000 км йөргән. Белешү өчен тел.: 89377752225
  • Казан шэhэре . Гвардейская урамында озак вакытка квартира ( хрущевка ) арендага бирелэ , тел 89172718632 . РИЕЛТОРЛАР БОРЧЫМАГЫЗ
  • Исәнмесез, Казанда студия снимать итәм, риелторларсыз, сдавать итүчеләр булса языгызчы .89503219329
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
  • Казан шэхэре, Амирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир, озак вакытка арендага бирелэ. Телефон: 89534803075 Надия Ватсап: 89172373133 Надия
Архив
 
06.06.2025 Мәдәният

Искәндәр Низамиев: “Беренче ролем стресс булды”

Аның белән аралашканда иң беренче чиратта тыйнаклыгына һәм гадилегенә игътибар итәсең. Сүзем Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры артисты Искәндәр Низамиев турында. Аның белән театрда узган балачак, армиядә сәхнәне сагынып узган вакыт һәм гаилә хакында сөйләштек.

Гаилә дигәннән, Искәндәр – Татарстанның атказанган артистлары Лилия һәм Илнар Низамиевларның улы. Аның балачагы, башка артист балаларыныкы кебек үк, сәхнә артында узган. Хәер, артында гына түгел, ә үзәгендә дияр идем. 5 яшендә «Алмачуар» спектаклендә катнашуын ул хәзер дә яхшы хәтерли. Гомерен сәхнә белән бәйләячәген дә инде шул вакытта сизенә.

Әлеге спектакльдә әтием Алмачуарны уйный. Белгәнегезчә, ул герой ахырдан үлә. Мин, биш яшьлек бала, ышанып: «Әти үлде! Кайда минем әти?!» – дип, театр артистларыннан әтине таптырганмын. Хәзер алар белән бу хәлне көлеп искә алабыз.

Искәндәр тумышы белән Казаннан. Кечкенә чагында ук сәхнәгә тартыла, 10-11 сыйныфларда театраль бәйгеләрдә катнаша башлый. 11 сыйныфта, биологиядән имтихан биреп, бөтенләй башка юнәлешкә керү уе да килми түгел. Әмма әнисе аңа әдәби телдән әзерләнеп, театрны сайларга киңәш итә. Укытучылары да Искәндәрнең сәхнә юлыннан китәсенә ышанып бетми. Ләкин ул зур тырышлык һәм әзерлек белән әдәби телдән имтихан тапшырып, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтына укырга керә.

Остазым Фәрит абый Бикчәнтәев үзенең студентларын спектакльләргә кертеп җибәрә иде. Һәм бу безнең өчен зур тәҗрибә була иде. Син үзеңне сәхнәдә ничек тотарга тиешлегеңне өйрәнәсең, зур артистлар белән эшлисең. Мине ул ашыгыч рәвештә («срочный ввод») «Хуҗа Насретдин» спектакленә сакчы роленә кертте. Минем өчен ул зур стресс булды, әмма уйнаган саен шомарасың, хаталарыңны аңлыйсың.

“Армиядә пародия күрсәтә идем”

Институтны тәмамлагач, Искәндәр армия хезмәтенә китә. Тормышында шундый парадокс була – ул шунда чакта театрны сагына башлый һәм актерлык һөнәре нәкъ менә аныкы икәнен аңлый.

Мин башка һөнәр белән шөгыльләнә алмас идем кебек. Җир шарының бөтенләй башка почмагына киткәч, күңел сәхнәгә тартыла башлады. Армиядә татар егетләре дә бар иде. Мин командирларга пародия ясап, аларны көлдерә идем. Анда ияләнеп кенә беткәч, туган якларга кайтырга туры килде. Тормышта шулай бит ул: башта чит җиргә ияләнү авыр була да, соңрак инде аннан китү ямансулык уята. Өстәвенә армиядән син ниндидер бер ару белән кайтасың – моңа кадәр кайнаган тормышыңа тиз генә ияләнә алмыйсың. Миңа тулысынча сәхнәгә кайту өчен ярты ел кирәк булды.

Армиядән кайткач, Искәндәргә Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов роль тәкъдим итә. Шулай итеп, ул «Җырлап яшик» спектаклендә Азат роле белән театрда хезмәт юлын башлый. Аннары «Ал җилкәннәр» спектаклендә Артур Грей образына керә. Соңрак «Муса.Моабит» спектаклендә – Муса Җәлил, «Йосыф»та төп рольне – Йосыфны уйный.

“Җырлап яшик” спектакленә алынуым кызык булды. Мин анда өйләнергә җыенучы яшь егетне уйныйм. Үземнең андый тәҗрибәм булмагач, рольгә башта авыр кердем. Үзем өйләнгәч кенә туйның бәясен һәм мәшәкатен аңладым. Хәзер инде тәҗрибәмә таянып уйныйм.

“Сәхнә кешесенә өйләнмим дигән идем”

Өйләнү дигәннән, тормыш иптәше Алия сәхнә кешесе түгел. Артистлар гаиләсендә туып үскәнгәнме, Искәндәр сәхнә кешесенә өйләнмәскә сүз бирә. Һәм үз сүзендә тора да. – Алия КазГикның туризм юнәлешен тәмамлаган.

Бер уку йортында укысак та, танышуыбыз интернетта булды. Мартта никахыбызга бер ел була. Алия мине армиядән дә көтеп алды. Һәм бу шундый рәхәт хис, чөнки армиядә чакта ул гына түгел, ә син дә көтәсең. Сынаулар аша узган мәхәббәт көчле буладыр ул. Алия мин уйнаган спектакльләрне карый, фикерен әйтә. Ә төп тәнкыйтьчем – әбием. Спектакльне карагач та, шалтыратып үзенең теләк-фикерләрен җиткереп бара. Мин, гомумән, тәнкыйтькә ачык кеше, ул бит читтән карашны аңларга ярдәм итә. Әти-әни белән бер театрда эшләгәч, аларның да фикеренә колак салам. Ә элегрәк, репетициядә әни миңа киңәш биреп киткәндә, ачуым чыга иде. «Юк, мин үзем!» – дип аларны тыңламаска тырыша идем. Ләкин хәзер инде әти-әниемнең яхшы ният белән әйтүенә тагын да төшендем һәм аларның профессиональлегенә таянып, үзем мөрәҗәгать итәм.

Театр бит ул артист өчен эш урыны гына түгел, ә яшәү рәвеше дияр идем. Безнең гаилә үзе бер театр кебек: өйдә сөйләшкән темабыз һәрвакыт эшкә барып тоташа. Дусларым минем әти-әнием белән сөйләшүемне ишеткәч, хәтта гаҗәпләнеп: «Сез үзара да актерлар кебек аралашасыз», – диләр. Мин, дөресен әйткәндә, иҗади гаиләдә яшәү ничек икәнен беләм, ә башкача тормышны күз алдына да китерә алмыйм.

“Максатым – татар театрына хезмәт итү”

Еш кына артист балалары әти-әнисе дәрәҗәсе артында танылуны хупламый. Кайчак интервьюларда «Мин әтиемнең танылганлыгы белән генә йолдыз булырга теләмим, ә үз тырышлыгым белән танылырга телим», – диләр. Искәндәргә дә бу сорауны бирми булдыра алмадым. Ул, үзенә хас иплелеге белән, әңгәмәбезне матур гына йомгаклап куйды:

Артист баласы булсам да, миндә йолдызлык чире юк һәм булмаячак. Бу әти-әнием тәрбиясе дип саныйм. Безгә “Театр ул вахтердан башлана”, – диләр иде. Актер нинди генә исем алмасын, аның дәрәҗәсе артында күпме күренми торган көч яшеренгән. Чөнки театр ул – бер коллектив. Минем исем янында әти-әнием йөрсә, мин шат кына. Чөнки алар зур дәрәҗәгә ирешкән шәхесләр. Мин алар кебек булдыра алмамдыр дип көчсезлегемне дә таныйм. Актерлык бит ул озын дистанцияле юлга чыгу кебек – синең йолдызлы сәгатең кайчан сугасын алдан әйтә алмыйсың. Кемдер кырыкта таныла, ә кемдер сиксәндә кабына. Ә минем андый максат юк. Төп максатым – татар театрына, халыкка хезмәт итү. Кешене сүзе түгел, гамәлләре кеше итә.

Рәфидә Галимҗанова.

Идел


---
Кариев театры
№ --- | 06.06.2025
Кариев театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы