поиск новостей
Көн мәзәге
  • Бөтенегез интернеттан чыгып торыгыз әле, бераз ялгыз каласым килә.

Бүген кемнәр туган
  • 11 Май
  • Рөстәм Закиров - җырчы
  • Мансур Сафин - язучы
  • Фәния Хуҗиәхмәт - журналист, нәшир
  • Шамил Гаффаров - дәүләт эшлеклесе
  • Сәет Раинбәков - җырчы
  • Гүзәл Минакова - актриса
  • Эдуард Үтәгәнов - шоумен
  • Сдам 2 ком. Квартиру в зеленадольск, со всеми удобствами ,на долгий срок 89600325048
  • Казан шәһәре Хәйдәр Бигичев урамында бөтен уңайлыклары булган бер бүлмәле фатир озак вакытка ялгыз ир йә ялгыз хатын - кызга бирелә. Студент кыз йә студент егет булса да хуплана. 89196257607 Гүзәл. Шалтыратыгыз.
  • Зеленадольскида 2 комнаталы фатир орендага бирелэ ,ботен унайлыкларыда бар ,олкэн яшьтэгелэрдэ ярый ,89600325048
  • Энемә приора 2 машинасы эзлибез. Яхшы хәлдә булуы мөһим. 89393194865
  • Казан шэхэрендэ 2015 елгы, яхшы хэлдэге Шкода рапид машинасы сатам килегез карагыз,шалтыратыгыз Бэясен килешербез тел 89957664503
  • Казан шәһәре, Яна Савин районы, Ибрагимов урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, 2 бүлмәле фатир арендага бирелә. Шалтыратыгыз: 89376001290
  • Казаннан ерак булмаган жирдэн ой сатып алам,яки жир булса бигрэктэ эибэт ,минем телефон 89600325048
  • Сдам 1 ком квартиру в Салават Купере 1. 19000+комун+5000 депозит. Квартире есть кровать,стир машинка шифоньер, на кухне есть еще диван 89030629849
  • Сдаю однокомнатную квартиру посуточно в Актаныше тел 89375813282
  • Нәкый Исәнбәтнең "Татар халык мәкальләре" 3 томлыгын, "Татар халык иҗаты: Бәетләр" томын, шулай фольклорга кагылышлы китаплар сатып алам. rasilya@bk.ru
Архив
 
08.06.2025 Дин

Их, нишләп тегенең белән дус булдым икән, күпме гөнаһ кылганмын шуның аркасында»

Адәм баласы җәмгыятьтән башка, ялгызы гына, кешеләр белән аралашмыйча яши алмый. Ул үзенең карашына, фикеренә, гадәтенә туры килгән дуслар таба, шулар белән аралаша, кунакка йөрешә. «Дустың яныңда булмаса, дөньяның яме юк» дигән борынгылар. Әмма дустыбыз бәхет-шатлык китерсен өчен ул үзебездән дә яхшырак булырга тиеш. «Кемнең арбасына утырсаң, шуның җырын җырларсың» ди бит халык та.

Күпме яхшы кешеләр холыксыз, тәртипсез кешеләргә ияреп әрәм булдылар. Бер танышым бар иде, мәчеткә дә йөрештерә иде, шул ук вакытта урам малайлары белән дә дус булды. Урам дусларының йогынтысы көчлерәк булгандыр, күрәсең, шуларга ияреп китеп, мәчеткә юлы суынды. Берничә елдан аның хакында куркыныч хәбәр килде: егетләр белән җыелышып, кемнедер кыйнаганнар, хәзер менә суд булырга тиеш. 

Тормыштан бик күп мисаллар китереп була. Ничәмә-ничә әниләр елап сөйлиләр үз балалары хакында. «Шундый тырышып укый иде, спорт түгәрәкләренә йөрде, нидидер малайлар белән дуслашып китте дә укырга да йөрми башлады, авызында гел начар сүз,  менә хәзер эше судка барып җитте» дип әйтүчеләр бихисап. Бу балаларыбызга гына кагылмый, үзебезгә дә кем белән аралашып, дуслашып йөрүебез хакында уйланырга кирәк. Әлеге дуслык безнең иманыбызга да, динебезгә дә, рухи халәтебезгә дә тәэсир итәчәк. Тискәре йогынтысы бу дөньяда гына түгел шул, хәтта кыямәт көнендә дә үкенечкә китерәчәк. Раббыбыз Коръәндә кисәтә: «Ни үкенеч миңа! Шул фәләнне дус итмәгән булсам иде! Ул  мине зикердән (Коръәннән, иманнан, Пәйгамбәрдән) биздерде» («Форкан» сүрәсе, 28нче-29нчы аятьләр). «Их, нишләп тегенең белән дус булдым икән, күпме гөнаһ кылганмын шуның аркасында, күпме газап» дип үкенү хисләре кичермәс өчен, үзебездән дә яхшырак булган һәм гел яхшылыкка, изгелеккә чакырып торучы дуслар кирәк безгә. 

Тәүбәгә килеп, гөнаһларын калдырып, яхшы якка үзгәрәсе килгән кешенең бер вакыйгасын бәян итим сезгә. Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم әйткән: «Сезгә кадәр яшәүчеләр арасында бер кеше булган, ул туксан тугыз кешене үтергән, ә аннан соң (кешеләрдән) җирдә яшәүчеләрдән иң галим кеше турында сораштыра башлаган, һәм аны (бәни Исраилдән булган) бер руханига (монах, дәрвиш) җибәргәннәр. Ул әлеге рухани янына килеп туксан тугыз кешене үтерүе турында сөйләгән һәм үзенә тәүбә (файда) китерерме дип сораган. Бу рухани: «Юк», — дигән.
 
Шунда ул бу руханины да үтергән һәм ул үтергән кешеләрнең саны йөзгә тулган. Аннан соң ул янә (кешеләрдән) җирдә яшәүчеләрдән иң галим кеше турында сораштыра башлаган, аңа бер галимне күрсәткәннәр. (Галим белән очрашкач), ул үзенең йөз кеше үтерүе турында сөйләгән һәм тәүбә аңа (файда) бирерме, юкмы, дип сораган. Бу галим: «Әйе, үкенүчегә кем тәүбә итәргә комачаулый соң?! Фәлән җиргә бар, анда Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылучылар яши, алар белән бергә Аллаһка гыйбадәт кыл һәм үз җиреңә кайтма, чөнки бу җирдә явызлык (хөкем сөрә)», – дигән. Һәм бу кеше тәүбә кылганнан соң шул җиргә юнәлгән, ләкин юлның яртысына җиткәч, аңа үлем килгән, бу кеше сәбәпле, рәхмәт фәрештәләре белән газап фәрештәләре үзара бәхәсләшә башлаганнар.
 
Рәхмәт фәрештәләре: «Ул тәүбә итеп, калебе белән Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итеп барды!» – дигәннәр. Газап фәрештәләренә килгәндә, алар: «Дөреслектә, ул беркайчан да бер генә яхшылык та кылмады!» – дигәннәр. Шунда алар янына кеше сурәтендәге бер фәрештә килгән, аны бәхәсләрендә казый итеп сайлаганнар. Ул: «Бу ике җиргә кадәр булган ераклыкны үлчәгез, һәм бу кеше кайсы җиргә якынрак булса, шул җир әһеленнән булыр»,– дигән. Үлчәгәннән соң алар аны ул омтылган җиргә якынрак итеп тапканнар, һәм рәхмәт фәрештәләре бу кешене үзләре белән алып киткәннәр» (Бохари һәм  Мөслим риваятләре).
 
Хәдистән күренгәнчә, кемнәр арасында йөрүең, кемнәр белән аралашуыңны белү мөһим. Галим кеше нинди киңәш бирә? «Фәлән җиргә бар, анда Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылучылар яши, алар белән бергә Аллаһка гыйбадәт кыл һәм үз җиреңә кайтма, чөнки бу җирдә явызлык (хөкем сөрә)», – дигән. Безнең гадәтләргә дусларыбыз нык тәэсир итә. Дусларың хәмер белән мавыгырга яратса, ә син шуннан арынмакчы булып йөрсәң, димәк, башта хәмер эчми торган дуслар табарга кирәк, бу максатыңа тизрәк ирешергә ярдәм итәчәк. Ә шул хәмер кулланырга яраткан дусларың белән калсаң, беркайчан да бу яман гадәттән котыла алмаячаксың. Ул барлык өлкәдә дә шулай, спорт белән шөгыльләнәсең килсә, шуның белән кызыксынган танышлар кирәк. Шулай сиңа күпкә җиңелерәк булачак. 
 
Без кайвакыт, артык беркатлылык күрсәтеп, елмаеп һәм матур сөйләшүче кешене үзебезгә дус итеп сайлыйбыз. Ә инде төрле проблемалар килеп чыгып, ул дусның кем икәнен аңлагач кына, яныннан качабыз. Шуңа да безгә берәр кешене иптәш иткәнче, башта аның ниндирәк кеше икәнен аңларга, белергә кирәк. «Ат алсаң, тешен кара, дус сайласаң, эшен кара», – дип элгәреләр белеп әйткән.
 
Шулай итеп, соңыннан үкенеп терсәкне тешләмәс өчен, кемнәр белән дус булуыбызга җитди карыйк. Адаштырып, яман эшләрен безгә тагып качып киткән «дус»лар азмыни бу тормышта?! «Дусны шәм яндырып эзлә» дип, халык бик белеп әйткән. Шуны онытмыйк! 
 
Раил Фәйзрахманов

---
Шәһри Казан
№ --- | 08.06.2025
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы