поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Мин сине шундый озак эзләдем.
    – Беләм, качып булмады.
Бүген кемнәр туган
  • 08 Июнь
  • Сәрия Мифтахова - журналист
  • Рәис Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Хәлисә Ширмән - язучы
  • Илүсә Хуҗина - җырчы
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
  • 14.05.2026 Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Зеленодольск районында Раифа тирәсендә 3,5 га җир участогы сатыла. Туфрак уңдырышлы, ял иткән. Авыл хуҗалыгы өчен бик әйбәт: фермерлык, яшелчәчелек, бакчачылык, авыл туризмы өчен бер дигән. Урман, су якын. Кыйммәт түгел, сатып алучыга тагын да бәясен төшерергә мөмкин. 89872765659
  • 14.05.2026. Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • 14.05.2025 Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
  • Июнь аеннан Казан шәһәре, Бондаренко ур., 28 адресы буенча 2 бүлмәле фатирда бер бүлмә сдаваться ителэ. Район тыныч, янәшәдә мәктәп, кибетләр һәм көндәлек тормыш өчен кирәкле барлык уңайлыклар бар. Транспорт йөреше бик уңайлы: автобус тукталышлары якында, метрога җәяү 5 минут кына. Фатирда уртача ремонт, яшәр өчен кирәкле җиһазлар бар. Сораулар булса, языгыз. 89047632862
  • Сдам 2 ком. Квартиру в зеленадольск, со всеми удобствами ,на долгий срок 89600325048
Архив
 
06.06.2025 Шоу-бизнес

“Халык мине гаепли”: Фирдүс Тямаев ни өчен хатынын күрсәтмәве турында сөйләгән

Татарстанның атказанган артисты, танылган җырчы Фирдүс Тямаев ни өчен социаль челтәрләрдә хатынын күрсәтмәве турында сөйләп үткән. Аның әйтүенчә, халык аны, янәсе, хатынын күрсәтергә теләмәүдә һәм өендә генә тотуда гаепли, кайберләре хәтта, аерылыштыгызмы әллә, дип тә сорый. Мондый имеш-мимешләргә нокта кую өчен җырчы хатыны Резедә белән бергә язылучылары белән элемтәгә чыккан.

– Минем кадрда күренәсем килми. Аллага шөкер, бездә барысы да әйбәт. Социаль челтәрләрдә утыру теләгем дә, камерага күренү теләгем дә юк. Көннәр, төннәр, айлар һәм еллар балалар белән уза. Хәтта тоймый да каласың. Башка әйбер белән шөгыльләнергә көч тә, теләк тә юк, – дип сөйләп үткән артистның хатыны Резедә. Алар өч бала – 2 ул һәм 1 кыз үстерә.

– Зур хыялыбыз бар: Резедәнең ялгыз концертын оештыру теләге. Әгәр шундый зур концерт оештырсак, килерсезме? Шундый теләк белән янып яшим әле мин – дип сөйләп үткән Фирдүс Тямаев.

Резедә исә концерт оештыруның гаять зур хезмәт булуын, зур көч һәм энергия таләп итүен, баласы кечкенә булу сәбәпле, әлегә моңа әзер түгеллеген әйткән. “Мәрьям бераз үссен”, – дип тә куйган ул.

Моннан тыш, Тямаев Резедәгә тамашачыларның, артист хатыны булу авырмы, дигән соравын тапшырган:

– Ничек дип әйтергә… Зарланырга яратмыйм. Яшәргә була. Авыр, әлбәттә. Яшь чагында, әле балалар булмаганда, җиңелрәктер. Хатынның – үз эше, ирнең – үз эше. Балалар белән катлаулырак инде. Әмма яшәргә мөмкин, һәр кешенең – үз һөнәре бит. Әле бит вахта ысулы белән берәр, икешәр ай эшләүчеләр дә бар. Дөньяда хәзер тотрыклылык юк. Эш булганда, барысын да онытып эшләргә тырышасың. Күп эшләсәң, сәламәтлек “аксый” башлый… Кешеләргә авыр хәзер, – дип билгеләп үткән Резедә.

Тямаев, үзенең бәхетле булуын, чөнки яраткан эше, яраткан хатыны һәм балалары барлыгын әйтеп, сүзенә йомгак ясаган.

Фото Резедә Әхмәтвәлиева социаль челтәреннән алынды

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 06.06.2025
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы