|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.06.2025 Юмор
![]() «Шәлперәймәс егетләр» һәм «Сабалета» «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы чирекфиналында җиңдеКичә «Чулпан» мәдәни үзәгендә «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасының чирекфиналы узды. Уен ике өлешкә бүленеп оештырылды. Беренче уенда «Башкорт лигасының җыелма командасы» (Уфа, Башкортстан), «Шәлперәймәс егетләр» (КФУ, Казан), «Әтнә шутниклары» (Әтнә районы), «Сугангстеры» (Казан), «Крәшеннәр» җыелма командасы, «Дөбер-шатр» (Сарман районы) командалары көч сынашты. Икенче уенда «Сабалета» (Саба районы), «Зыян гына» (Казан дәүләт аграр университеты, Казан), «Безнекеләр» (Чирмешән районы), «Супер керәшен» (Тукай районы), «Татмак» (Кама Тамагы районы), «Мәхәббәт» (2 нче номерлы гимназия, Чаллы шәһәре), «Чулман» командалары ярышкан. Уенны Татарстанның Шаяннар һәм тапкырлар клубы һәм «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы җитәкчесе Рамил Агдеев, «ТНВ» телеканалының алып баручысы Айваз Садыйров, популяр башкаручылар Лэйна һәм Ринат Рахматуллин, җәмәгать эшлеклесе, «Копилка счастья» хәйрия проектына нигез салучы, лайфстайл-блогер Алинә Гыймалтдинова бәяләгән. «Минем татарча КВН карау теләгем бар иде. Бу – минем беренче уеным. Миңа ошады, көлеп, уңай энергетиканы тоеп, яшәреп киттем кебек тоелды. Киләсе уеннарга балаларым белән килергә телим», – диде Алинә Гыймалтдинова. Уенның нәтиҗәләре буенча ярымфиналга «Шәлперәймәс егетләр», «Сабалета», «Крәшеннәр» җыелма командасы, «Чулман», «Мәхәббәт», «Дөбер-шатр», «Башкорт лигасының җыелма командасы», «Супер керәшен», «Зыян гына» командалары чыкты. Ә «Шәлперәймәс егетләр» һәм «Сабалета» командаларына 50 мең сум бүләк тапшырылды. Ярымфинал көз көне узар дип планлаштырыла. * Быел «Әйдә ШаяРТ!» проектына – алты ел. «Әйдә ШаяРТ!» – татар телендә үткәрелә торган заманча телевизион юмористик уен. Лиганың максатлары – яшьләрдә милли үзаң, үз халкының мәдәни һәм тарихи мирасына хөрмәт, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, сәләтле яшьләрне ачыклау һәм аның иҗади потенциалын тормышка ашыру өчен шартлар тудыру, татар телендә юмор үстерү. * Оештыручылар: Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалы. |
Иң күп укылган
|