поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
31.08.2011 Мәдәният

Алсу Шәмсутова: Татар язучыларын чит илләрдә дә танытырга кирәк!

Казанның «Татар мәдәнияте һәм сәнгате клубы» иҗтимагый оешмасының максатлары зыялыларны, музыкантларны, рәссамнарны, галимнәрне һәм шушы юлда хезмәт күрсәтергә теләгән иптәшләрне берләштерү. Оешманың җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Алсу Шәмсутова белдергәнчә, алар берничә юнәлештә эш алып бара.

Шуларның берсе - татар мәдәниятен сынлы сәнгать аша күрсәтү, ягъни рәссамнар белән хезмәттәшлек. Казанда бик күп сәнгать мәктәпләре булганлыктан, алар монда балалар сәнгатен дә мөстәкыйль юлга аерып чыгарганнар.

 

Башкалабызда күпләп узучы саллы күргәзмәләр оештыруны да клубның күркәм хезмәте дип бәяләргә кирәк. 2008 елда «Мин дөньяны таныйм», 2009 елда Горький музеенда «Төсләр серлеге» зур арт-проектларын хәтерли торгансыздыр? Биредә шулай ук укытучылар өчен семинар уздырылды. «Бүгенге көндә балаларның җанын сәнгать аша гармонияле тәрбияләү киңәшмәсе булды ул», - дип сөйли Алсу ханым.

 

Алар тырышлыгы белән үк 2010 елда татар шәмаилләре галереясе ачылды. Әлеге адымны шәмаилләр сәнгатен (йөремсәк) мобиль юнәлешкә салу дип карарга кирәктер. Галим Алсу Шәмсутова белән әңгәмәбез яңа иҗтимагый оешманың игелекле гамәлләре турында.

 

- Алсу ханым, игътибарга лаек соңгы хезмәтләрегезнең берсе - татар әдипләренең сайтларын эшли башладыгыз...

 

- Бу эшне без 2008 елны башлап җибәргән идек. Әлеге өлкәдә махсус белемем дә бар. Озак уйлап торырга да туры килмәде. Безнең рәссамнарның сайтлары юк, бик күп татар язучыларының сайтлары юк. Рәссамнарның сайтлары әкренләп эшләнеп бара. Мин үзем хәзерге әдәбиятны укыткан һәм программа, дәреслекләр эшләгән кеше буларак, бүгенге татар әдәбияты минем өчен бик яраткан һәм кызыклы өлкә. Бүгенге рәссәмнар, әдәбиятчылар, композиторлар Татарстанны мәдәни яктан күрсәтәләр. Аларны Казанда, Татарстанда беләләр. Мәгәр иҗатларына пропаганда ясау бүгенге көндә аз алып барыла. Шуларны уйлап иң беренче сайтлар ачуны язучылардан башлыйк, дигән фикергә килдек.

 

- Язучыларны ничек сайлап аласыз?

 

- Хәзерге әдәбиятта язучылар бик күп. Аларны сайлап алу таләпләре җитди булырга тиеш. Бүгенге көндә, беренчедән, татар әдәбиятында арка баганасы булып бара торган язучылар бар. Әле алтмышынчы елларда мәйданга килеп бүгенге көндә иҗат итә торганнары аз түгел. Мәсәлән, Ринат Харис, Равил Файзуллин, Фәнис Яруллин. Һәм бик актив иҗат итә торган татар әдәбиятының аерым юнәлешләрен күрсәтердәйләрен дөнья күләменә алып чыгабыз икән монда, һичшиксез, Галимҗан Гыйльманов, Нәбирә Гыйматдинова, Фәүзия Бәйрәмова, Марат Кәбиров һәм башка тагын берничә  каләм әһелләребез битебезне кызартмаячак. Аларны безгә Казанда, Татарстанда гына түгел, дөнья дәрәҗәсендә күрсәтергә кирәк. Сайт проектларының мөмкинлекләре әлеге максатны тормышка ашырырга ярдәм итә дә инде. Мондый сайтлар аша без мәдәниятебезне күрсәтә алабыз. Кыскача әйткәндә, кем иҗаты безнең әдәбиятны дөнья дәрәҗәсендә күрсәтә ала? Шуларныкын эшлибез.

 

- Проектларны тормышка ашыруда язучыларның үзләреннән нәрсәләр таләп ителә?

 

- Без хәйрия формасында сайтны эшлибез, интернетка эләбез. Аннан соң авторлар яисә аларның дәвамчылары сайтларны үз карамагына алырга тиеш була. Аны бит ел дәвамында интернетта тотарга кирәк. Монда иҗат тулысы белән керә, әлбәттә, тәрҗемәи хәленә дә урын бирелә. Язучы турында мәкаләләр, фәнни хезмәтләрне дә биредә табарга мөмкин булачак. Язучыларыбыз иҗаты интертетка куелгач, ул әсәрләр белән чит илләрдә яшәүче татарлар да таныша дигән сүз..

 

-Язучыларыбызның иҗатын колачлап дөнья челтәренә чыгару - масштаблы хезмәт. Шуңа күрә проблемаларыгыз да юк түгелдер?

 

- Проблемабыз да юк түгел шул. Әсәрләрне рус теленә тәрҗемә итүне үз өстебезгә алып бетерә алмыйбыз. Инглиз теленә килгәндә, кечерәк информация тәрҗемә итеп эләбез. Әсәрләрне тәрҗемә итү проблемасы күптән җитешкән бер мәсьәлә. Шулай да әле менә педагогика университетында конференция булып узды, анда тәрҗемәчелек факультеты бар. Шул конференциядә тәрҗемәчеләр мәсьәләсен күтәргәннәр иде. Алар татар һәм инглиз телләрен чагыштырып өйрәнәләр икән. Без аларга үзебез белән эшләргә тәкъдим иттек. Татар әсәрләре инглиз теленә тәрҗемә ителсә, дөнья мәйданына чыга дигән сүз бит!

 

- Ай-һай шулай микән?..

 

- Андый фикерне дә еш ишетәбез. Ә сез беләсезме, Малайзиядә яшәүче татарлар бар. 15 ел шунда яшиләр, татар мәгълүматына кытлык кичерәләр. Безнең сайт ссылкаларын алганнан соң, укып бик шатланулары хакында хәбәр иттеләр. Бельгиядә яшәүче милләттәшләребез татар әсәсрләрен алманчага үзләре үк тәрҗемә итәргә ризалык белдерделәр. Рәхмәт хатлары аша килеп ирешкән мәгълүматтан чыгып, татар язучылары иҗатына ихтыяҗ бар дигән нәтиҗәгә килдем.

 

- Сезнең ярдәм белән Кол Шәриф мәчетендә бик матур, эчтэлекле күргәзмә дә эшли.

 

- Рәссам Рөстәм Шәмсутов җитәкләгән Калиграфлар ассоциациясе белән берлектә Кол Шәриф мәчетендә татар шәмаилләре галереясен ачтык. Бу гади генә күргәзмә түгел, ә музей-күргәзмә. Ул ике төрле планда эшли.Аның беренче экспозициясе - егерменче гасыр башында эшләнгән шәмаилләр. Аларның берничә данәсе Милли музейда, Сәнгать музее фондларында саклана. Мәрҗани фондында сакланучылары да бар. Бу галерея-мәчетнең яме. Татарда шундый матур мөселман сәнгате бар икән дип, кунаклар аһ итә. Әйткәнемчә, галереянең бер ягында борынгы шәмаилләрнең күчерелмәсе. Икенче ягында бүгенге көндә эшләп килгән каллиграфлар ассоциациясе әһелләренең хезмәтләре. Биредә шәмаилләргә заказ бирергә дә мөмкин. Экспозициянең бер почмагында гасыр башында киелгән татар киеме үрнәкләре дә куелган. Теләгән кешеләр бездә шулай ук калфак, түбәтәй һәм башка милли киемнәр тектерә ала. Клуб каршында алтын белән чигүче осталарыбыз да эшли.

 

- Кол Шәриф мәчетенә аяк басу белән күзгә бизәкле тәлинкәләр «ташлана».

 

- Быел клуб тагын бер зур арт-проектны тормышка ашыра башлады. Бу безнең татар милли мәдәниятенең декоратив-гамәли сәнгате, татар керамик тәлинкәләре. Тунис, Марокко, Иранга баргач, зур-зур, матур бизәкле тәлинкәләргә сокланып кайтабыз бит. Керамика сәнгате Казан ханлыгы, Болгар чорында да бик зур үсештә булган. Һәм, кызганычка каршы, зур яулар, җимерүләр аркасында юкка чыга язган. Бүгенге көндә дәүләт нәкъ шушы юнәлешне матди ярдәм белән торгызырга мөмкинлек тапты. Һәм без дә шушы юнәлештә аерым бер проект башлап җибәрдек. Бу татар декоратив тәликәсе сәнгатен үстерү һәм аны Тунис, Марокко тәлинкәләре дәрәҗәсенә җиткерү. Беренче этапта тәлинкәләрнең эскизлары эшләнә, беренче карашка бу кызык тоелырга мөмкин. Әмма менә карагыз: күннең үзенең орнаменты бар. Сөлге, калфаклар чигелә - аларның үз бизәкләре. Ә тәлинкәдә орнамент юк! Шуңа күрә эскизга бәйге оештырдык. Башта Казан шәһәрендә генә, аннары республика күләменә күтәрелде. Хәттә төбәкләргә дә чыкты: Башкортстан, Мәскәүдән дә тәкъдимнәр килде. Алар үз эскизларын җибәрде. Эскизның нәтиҗәләре Кол Шәриф мәчете фойесында лаеклы урыннарын алды. Чын татар үрнәкләренә тукталдык. Ә икенче этап: шуларны күпләп җитештерүгә җибәрергә дигән ниятебез. Бу адымыбыз татарларның сувенир эшләнмәләрен үстерүгә зур бер этәргеч булыр иде.

 

- Алсу, алдагы эшегездә дә уңышлар гына юлдаш булсын!


Мөршидә КЫЯМОВА
Интертат.ру
№ | 29.08.2011
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»