|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.06.2025 Матбугат
![]() КФУ Журфагы деканы Юлия Андреева бер ел да эшләмичә эшеннән киттеКазан Федераль Университетының Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе деканы (элеккеге Журфак) Юлия Андреева үз иреге белән вазыйфасыннан китте, дип яза “Реальное время”. Бу эшкә ул нибары 2024 елның сентябрендә керешкән иде. Хәзер ул, яңа вазыйфасына билгеләнмәгән килеш, җәйге ялда исәпләнә. Бу адымын ул эшен яңа дәрәҗәгә күтәрер өчен административ ресурсларының җитмәве белән аңлаткан. Шулай итеп, ул эшеннән бер ел да эшләмичә китәргә карар кылган. Моңарчы Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбен Леонид Толчинский җитәкләгән иде.
Алга таба КФУ Журфагы руленә кемне куярлар. Бәлки, 63 яшьлек Васил Гарифуллинны билгеләрләр, дип фаразлый “Бизнес Онлайн”. Һәрхәлдә, Васил Заһитович монда 2002-2012 елларда инде декан булган иде. Ә әлегә ул кафедра мөдире.
--- |
Иң күп укылган
|