|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.06.2025 Аш-су
![]() Нарат күркәсеннән кайнатма РЕЦЕПТЫ
Иң башта нарат күркәләрен яхшылап юабыз, урман-яланнан кайткан бөҗәкләрдән чистартабыз. Интернет киңлекләрендә төрлечә язалар. Күркә күләменнән суны 1-2 сантиметр гына артып торырлык итеп кайнатырга куябыз. Бер 20-25 минут кайнатасы. Бу – аның тәмнәре чыксын, дәва үзлекләре ныклап ачылсын өчен дә яхшы. Шул суында 10-12 сәгатькә калдырабыз.
Аннары суны күркәләрдән, алардан купкан әйберләрдән сөзеп алабыз һәм 1 литр суга 1 кило шикәр исәбеннән кайнатмабызны кайнатабыз. Ул желе кебек була. Шуннан соң, матурлык һәм тәм өчен, бераз күркәләрне салабыз.
Зөһрә ГАРИФУЛЛИНА рецепты
Юлай НИЗАЕВ фотосы
--- |
Иң күп укылган
|