|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.05.2025 Икътисад
![]() Казанда шикәр тармагы экспертлары тәҗрибә алмашу өчен җыелдыларБүген Казанда шикәр тармагы белгечләре өчен зур һөнәри вакыйга булган "Технологлар клубы-2025" технологик семинары үз эшен башлады. Чарага Россия, Беларусь, Кыргызстан һәм Казахстан шикәр заводларыннан 400гә якын катнашучы җыелды, шул исәптән заводлардан 160ка якын үз вәкилләре килде. Семинарны ачуда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов, министр урынбасары Дмитрий Яшин катнашты. Семинарда катнашучылар ике көн дәвамында шикәр җитештерүгә бәйле мәсьәләләрнең киң спектрын тикшерәчәкләр. Программа технологик процессның барлык этапларын үз эченә ала: шикәр чөгендерен үстерүдән алып әзер продукцияне фасовкалауга һәм саклауга кадәр. Меласса, чөгендер сыгынтысы (жом), бетаин һәм аминокислоталар кебек калдык продуктларны нәтиҗәле куллану һәм эшкәртү мәсьәләләренә аерым игътибар биреләчәк.
«Узган сезонда шикәр чөгендерен эшкәртү нәтиҗәләре безнең предприятиеләрнең куәте зур булуын күрсәтте. Татарстан Республикасында шикәр чөгендере мәйданы 52 мең гектардан артык һәм республика Россия шикәренең 5%ка якынын җитештерә. Республика территориясендә 2 шикәр эшкәртү заводы уңышлы эшли – Зәй һәм Буа заводлары, аларда тәүлеккә 12 мең тоннадан артык шикәр җитештерелә. Еллык шикәр җитештерү якынча 275 мең тонна тәшкил итә. Үзебездә шикәр җитештерү республика халкын тәэмин итәргә генә түгел, ә Россия Федерациясенең башка төбәкләренә, шулай ук экспортка чыгарырга да мөмкинлек бирә. Шуңа да карамастан, безнең алда җитди бурычлар тора — шикәр җитештерүдә заманча технологияләрнең нәтиҗәлелеген арттыру һәм аларны файдалануга кертү», - дип сөйләде Ленар Гарипов.
"Технологлар клубы" инде 12нче тапкыр тармакның әйдәүче белгечләре арасында тәҗрибә алмашу мәйданчыгына әверелә. Семинарда технологлар, экологлар, шикәр заводлары өчен җайланмалар, төрү һәм ярдәмче материаллар җитештерүче компанияләр вәкилләре катнаша.
Союз илләре арасында Россия һәм Белоруссия генә үз җитештерүләре исәбенә шикәр белән тулысынча тәэмин ителгән. Калган әгъза дәүләтләр буенча 2023 елда шикәр белән тәэмин ителеш дәрәҗәсе 40% чамасы булган, шул ук вакытта Әрмәнстанда һәм Кыргызстанда ул 2 тапкырга кимегән.
«Әлеге вәзгыятьне җайга салу максатларында югары нәтиҗәле шикәр чөгендере гибридын булдыру проекты гамәлгә ашырыла, ул гектардан шикәр чыгышы буенча югары күрсәткечләргә ия һәм Евразия икътисадый берлеге (ЕАЭС) илләрендә шикәр чөгендерен игү зоналарында авыруларга һәм климат үзенчәлекләренә чыдам», - диде Евразия икътисадый комиссиясенең агросәнәгать комплексы коллегиясе әгъзасы (министр) Барсегян Гоар.
Чара кысаларында узган сезон нәтиҗәләре, шулай ук тармак үсешенең перспектив юнәлешләре каралачак. Төп темалар арасында: шикәр чыгышын арттыру, җитештерү югалтуларын киметү, җитештерүне диверсификацияләүнең яңа технологияләре, заводларны чимал белән тәэмин итү мәсьәләләре, җайланмалар һәм запас частьләр белән тәэмин итү каналлары, шулай ук шикәр җитештерүнең экологик аспектлары. Семинар "2024 елда Россиянең иң яхшы шикәр заводы" һәм "2024 елда ЕАЭС илләренең иң яхшы шикәр заводы" конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы белән тәмамланачак.
Мондый семинарлар уздыру барлык катнашучыларның (шикәр оешмалары, инжиниринг компанияләре, җайланмалар, ярдәмче материаллар җитештерүчеләр һәм химия тармагы) шикәр сәнәгатен үстерү нәтиҗәлелеген арттыру буенча мәнфәгатьләрен һәм көчләрен берләштерергә ярдәм итә.
--- |
Иң күп укылган
|